Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:01

Армиядән кайткан Азат Хөснетдинов, "бабайлык" әле дә бетмәгән, тамак туймый, әти-әниләр белән яшерен генә элемтәгә кереп була, мөселманнарга дуңгыз ите бирәләр, ди. Татарстан комиссариаты вәкиле Дмитрий Гурылев армиядә барсы да әйбәт дип белдерә.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин язын республикадан ким дигәндә 4 мең егет хәрби хезмәткә чакырылачак дип белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстандагы муниципаль берәмлекләр 46 хәрби бүлек, 4 укыту оешмасы белән хезмәттәшлек урнаштырган һәм 2017 елда армиягә алынган 1500 егет әлеге бүлекләрдә хезмәт итәчәк.

31 март "Татаринформ"да комиссариат җитәкчелеге белән матбугат очрашуы яшьләрне хәрби хезмәткә үгетләүгә ошаган иде, армиядә барсы да яхшы дигән рухта үтте. Армиядән кайтканнар льгота белән югары уку йортларына да керә ала диелде.

Быелгы яздан "Әниеңә шалтырат" дигән федераль проект эшли башлаячак дип тә белдерә хәрби комиссариат. Чакырылганнарга банк карталары да биреләчәк, аңа һәр ай саен 2000 сум, ятимнәргә 3000 сум ярдәм салынып торачак дип белдерелә.

Татарстан ун ел чамасы әти-әниләре белән элемтәдә торсыннар өчен чакырылучыга кесә телефоны да биреп җибәрә килде. Татарстан вәкилләре хәрби бүлекләргә баргалап та йөрде.

Чынлыкта бүген армиядәге хәлләр ничек соң, әти-әниләр белән хәбәрләшеп тору мөмкинлеге бармы? Чакырылганнарның тамаклары туямы? "Бабайлык" (дедовщина) бармы? Мөселманнарга дуңгыз ите урынына башка ризык тәкъдим ителәме? Намаз уку мөмкинлеге каралганмы?

Азат Хөснетдинов

Азат Хөснетдинов

Азатлык армия хәлләрен белү өчен узган елның 16 декабрь аенда хәрби хезмәттән кайткан Азат Хөснетдинов белән элемтәгә керде. Ул хәзер Казан тикшеренү техник университетының юридик бүлегендә читтән торып укый.

Азат тумышы белән Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылыннан. Ул хәрби хезмәткә чакырылгач та бер ай укуда (учебка) Тольяттида булган, аннан соң Түбән Камада 5561нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. Армияне Татарстанда узуны бәхет дип санаса да, кыенлыклар да бар: "бабайлык" (дедовщина) әле дә бетмәгән, тамак туймый, әти-әниләр белән элемтәгә яшерен генә кереп була, мөселманнарга намаз уку мөмкинлеге каралмаган, дуңгыз ите дә бирәләр дип белдерә.

– Хәрби хезмәткә килеп эләгү белән үзеңә нинди мөнәсәбәт сиздең?

– Башта мин кайда килеп эләккәнемне аңлап та бетермәдем. Тора-бара өй, әти-әниләр, апа сагындыра башлады. Әзрәк хезмәт иткәч, дуслар тапкач, офицерлар белән танышкач ияләнә башладым. Башта өй сагындыра, бик ямансулата. Әниләргә бу хакта белдермәдем, барсы да әйбәт дип әйтә идем. Бер ел хезмәт иткән вакытта иң авыры өйдән аерылу булгандыр.

Укыганда мөнәсәбәт әйбәт иде, беркем дә кыерсытмады. Алданрак килеп хезмәт иткәннәр бөтенесе булышты, якты чырай күрсәтте.

– Ә Түбән Камада ничегрәк?

– Анда күбесе Татарстаннан, татарлар да күп иде. Шунда ук дуслаштык. Кыерсытучы кеше булмады.

– Хәрби хезмәт турында төрле хәбәрләр, шул ук "бабайлык", яңа килгәннәрдән, йомшаграклардан акча таләп итүләр турында да ишетелгәли. Үзләренә кул салу, солдатларны үтерү очраклары да булып тора. Бу ягы ничегрәк иде?

– "Бабайлык"ны юк дип әйтеп булмый. Күп нәрсә үзеңнән тора. Хәрби хезмәткә килгәч тә үзеңне ничек күрсәтәсең бит. Артык мактанып та йөреп булмый, куркырга да ярамый. Ничек күрсәтәсең, бер елыңны шулай үткәрәчәксең. Анда бер караштан ук нинди кеше икәнне аңлап була. Әгәр үзеңне нормаль тотсаң, бу әйбәт малай дип, үзләре дуслашып китә.

– Йомшаграк холыклы егетләргә ниндирәк мөнәсәбәт?

– Төрлечә мөнәсәбәт анда, идән дә юдырталар аларга һәм башкасы да. Безнең аларны кызганып яклап чыккан вакытлар да булды. Бөтен әйбер дә бик яхшы дип әйтеп булмый. Алданрак хезмәткә килгәннәр арасында үзләрен өстен итүчеләр дә, үзләрен безнең белән бертигез итеп тотучылар да булды. Кешесенә карый. Бергә чакырылган малайлар белән бергә тордык һәм бердәм булдык, беркайчан кыерсытырга ирек бирмәдек. Үзләрен әллә кемгә куеп йөрүчеләр дә бар.

Азат Хөснетдинов (с)

Азат Хөснетдинов (с)

– Офицерлар солдатлар арасындагы хәлләрне беләме?

– Белә. Ул яктан каты куелган. Барсын да белү өчен алар безнең белән аралашып торды. Армия булгач кыерсытулар күп булганга, хәзер бөтен әйберне дә тикшереп торалар.

– Армиядә ризык ягы ничегрәк?

– Тольяттига килгәч тамак туймады. Анда безне өч тапкыр ашата иделәр. Сигездә иртәнге аш, икедә төшке аш, кичен сигездә тагын кичке аш була иде. Иртәнге сигез белән ике арасында вакыт күп бит, әнә шул вакытта безнең бик каты ашыйсы килә иде, түзәргә туры килде.

Тольяттидан Түбән Камага кайткач шәһәрдә кизүгә (ДПС) чыга идек, анда качып кына кибетләргә кереп ашый идек.

– Ашарга сезгә ни әзерләнә иде?

– Иртән күпчелек очракта ботка иде. Төшке ашка ике төрле ризык, кичкә бәрәңге, ә күбесенчә кәбестә пешерә иделәр. Аны бигос дип әйтә иделәр. Анда ит бөтенләй юк дип әйтерлек иде. Кечкенә генә ике кисәк эләксә эләгә, эләкмәсә юк, ите күренми иде. Түбән Камада тәмле ашатмадылар. Башкаларга ничектер, ә миңа ошамый иде.

– Арагызда мөселманнар да булгандыр, ит нинди иде?

– Дуңгыз ите дә була, әмма күпчелек очракта сыер ите иде. Пешерүче солдаттан сораштыра идек, ул сыер ите дип әйтә иде. Мин үзем дә сыер итен дуңгыз итеннән аерам.

Тольяттида Дагыстаннан килгән мөселманнар да бар иде, алар намаз да укыды. Безнең Татарстаннан килгән татарлар барсы да мөселманнар, әмма намаз укымый иделәр. Намаз укучылар командирлардан сорый иде һәм аларга каршы килмәделәр. Алар күп очракта намазларын иртән һәм кичен укыдылар. Алар сыер итен генә ашады, сосискалар ашамадылар. Түбән Камада Кавказдан, Дагыстаннан да чакырылганнар бар иде, әмма намаз укучыларны күрмәдем.

– Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр ничегрәк соң?

– Бездә андый бүленеш булмады, барсы да яхшы иде. Түбән Камада безнең батальонда 100 генә солдат иде. Барыбыз да дус булдык.

– Син Түбән Камада булганда туймый идек, кибеткә чыгып булса да ризык ала идек дисең. Акча каян алдыгыз соң?

– Бөтен егетләрнең дә банк карточкалары бар иде. Әти-әниләр булышып торды, акча күчерә иделәр.

– Акча сораучылар, таләп итүчеләр булдымы?

– Үзем андый хәлне беркайчан да күрмәдем.

– Айга күпме акча китә иде?

– Атнасына дүрт тапкыр шәһәргә чыга идек һәм көненә якынча 200 сумга ашый идек. Шаурма, өчпочмаклар, күбрәк пешкән ризык ашадык. Кайвакыт качырып кына үзебез белән хәрби бүлеккә дә алып кердек. Тотсалар, ризыкны алып кала иделәр.

– Әти-әниләр, туганнар белән элемтәгә керү мөмкинлеге ничек иде?

– Телефонны качырып кына йөрттек. Туганнар белән сөйләшергә ярамый иде. Көн саен кесәләрне тикшереп тормадылар. Күрсәтмичә генә йөрсәң, телефон аша туганнар белән элемтәгә керергә була. Өч-дүрт айдан соң әниләр белән көн саен сөйләшеп тордык дисәң дә була. Мин өч-дүрт тапкыр авылга да кайтып йөрдем. Офицерлар белән дус идем. Алар белән килешеп авылга да кайтып килергә мөмкин булды.

– Татарстанда хезмәт итүне бәхет елмайган дип исәплисеңме?

– Кайда хезмәт итсәң дә, барыбер шул бер үк хезмәт инде ул. Бер үк армия бит. Мин Татарстанда хезмәт итүемә сөенәм әлбәттә. Башта еракка китәсем килгән иде, аннан, Аллага шөкер, монда гына калдым дип сөендем.

– Татарстан егетләре Татарстада гына хезмәт итсен дигәнгә ничек карыйсың?

– Армия бөтен җирдә дә бер үк, Татарстан булсын, Ерак Көнчыгыш булсын – шул ук казармалар, шул ук офицерлар, шул ук устав. Кайда гына хезмәт итмә, барыбер бер армия инде ул.

"Ач солдатлар юк"

Дмитрий Гурылев

Дмитрий Гурылев

Татарстан хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев армиядәгеләрнең тамаклары туймауга карата: "Юкны сөйләмәгез, без хәзер XXI гасырда яшибез, ач солдатлар юк" дип белдерә. Азатлык Хөснетдинов күтәргән проблемнар турында Гурылев белән сөйләште.

Гурылев сүзләренчә, дуңгыз ите проблемы Русия армиясендә тулысынча хәл ителгән. "Хәзер армиядә швед өстәле (ризыкны үзең сайлап алу мөмкинлеге) рәвешендә туклану оештырылган. Ким дигәндә ике ризык тәкъдим ителә. Әгәр дуңгыз ите тәкъдим ителә икән, аның белән бергә тавык, йә булмаса сыер ите дә бирелә. Күпчелек хәрби бүлекләрдә сайлап алу мөмкинлеге бар. Мин боларны уйлап чыгарылган проблемнар дип саныйм", ди Гурылев.

Хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы хәрби хезмәтне "ал да гөл" итеп күрсәтергә омтыла. Аның сүзләренчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлек иткән бүлекләрдә проблемнар бөтенләй юк.

"Әгәр ниндидер җитешсезлекләр билгеле булса, хакимият вәкилләре ул урыннарга бара һәм сәбәпләрен ачыклый. Соңгы ике-өч ел эчендә җитешсезлекләр турында бөтенләй ишетелгәне юк. Мин соңгы тапкыр кайчан булуын хәтерләмим дә. Хәзер армия бер елга калдырылды, командирларга җаваплылык арттырылды, уставтан тыш хәлләр бөтенләй юк", ди Гурылев "бабайлык"ка карата.

Быел язын хәрби хезмәткә чакырылачак 4 мең егетнең 2,5 меңе Татарстан районнары һәм шәһәрләре белән хезмәттәшлектә булмаган бүлекләргә юл ала.

* * * *

Русия армиясендә хәрби хезмәткә чакырылганнарның үлү очраклары әледән-әле булып тора.

Быел 12 мартта Пермь өлкәсе Октябрь районы Бикбай авылында хәрби хезмәттә үлгән Денис Хәмидуллинны җирләделәр. Туганнары фикеренчә, Денистан акча таләп иткәннәр һәм шул сәбәпле үзенә кул салган, йә булмаса көч кулланып үтергәннәр. Бу хәлне тикшерү бара.

Илнар Закиров Пермь өлкәсеннән чакырылган булган. 2013 елда Хабаровски краенда хезмәт иткәндә кыйнаулар һәм эзәрлекләүгә чыдый алмыйча асылынып үлгән диелә.

Чиләбенең Арслан авылы егете Руслан Айдархановның үлүе 2011 елның 3 сентябрендә билгеле булды. Ул Свердлау өлкәсе Елань гарнизонында хезмәт итә, туганнары мәетнең тәнендә күпләгән җәрәхәтләр күреп, хәрбиләрнең "ул асылынып үлде" дип белдерүенә ышанмый.

2010 елда Татарстандагы Алексеевски районы Юеш Көрнәле авылы егете Илшат Усманов армиядән табут белән кайтарылган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG