Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:01

Җомга көнне SpaceX ширкәте тарихта беренче тапкыр моңарчы инде кулланылган беренче баскыч ярдәмендә Falcon 9 ракетын җибәрде. Бу вакыйга галәм очышлары бәясен шактый киметергә мөмкинлек бирә. Азатлык фәнни шәлкемендә SpaceX хуҗасы Илон Маскның уңыш юлын һәм хыялый проектларын күзәтә.

Илон Маскка багышланган китап авторы Эшли Вэнс фикеренчә, эшкуар – яртылаш кешелекне коткарырга тиешле технологик “пәйгамбәр”, яртылаш исә ул инвестор акчаларын шикле проектларда югалтучы шарлатан. Һәрвакыт югары максатларны куярга күнеккән Илон күп тапкыр финанс торгынлык хәленә эләккән, тик ул һәрвакыт чыгу юлын таба алган. “Маскны йә яраталар, йә нәфрәт итәләр”, ди Эшли Вэнс.

Эшкуар Көньяк Африка республикасында, Претория шәһәрендә туып үсә. Инде ун яшендә ул программалар язарга өйрәнә, унике яшендә 500 долларга үзенең беренче програмын – Blast Star видеоуенын сата. Фармацевтика ширкәте акцияләрен уңышлы сатып, ул берничә мең долларга Канадага китә, шуннан Стэнфордка укырга керә, дөрес, университетны тәмамламый. 1996-97 елларда кардәше белән Zip2 ширкәтен булдыра, аны 308 млн долларга сата.

Elon Musk

Elon Musk

Тик Маскның төп кызыксынуы компьтерларга түгел, галәмгә юнәлә. “Без кеше өчен галәмгә юл ачарга телибез, моның өчен безгә галәмгә җиңел ирешү юллары кирәк” дигән сүзләре Илонның тормыш юлын билгели булып чыга.

SpaceX

Илон Маскның төп эшчәнлеге SpaceX ширкәте тирәсендә бара. Бу – галәмгә очу ракетларын ясый торган һәм галәм очышлары операторы булган табышлы оешма. Бер кешенең шәхси галәм ширкәтен төзеп, миллиардлаган контрактлар төзүнең бердәнбер очрагы бу. Әйтик, 2008 елда SpaceX NASA белән 1,6 млрд долларлык килешү төзи.

"Иң мөһиме – Марста тулысынча автоном һәм бәйсез шәһәр төзү"

Маск үзенең төп максатын яшерми – ул кешеләрне Марска күчерергә тели. “Иң мөһиме – Марста тулысынча автоном һәм бәйсез шәһәр төзү. Моннан кешелекнең һәм безнең цивилизациянең яшәү озынлыгы тора”, ди ул. Марска очышлар реаль булсын өчен Маск күптапкыр кулланыла алган галәм корабларын төзү максатын куя.

Видео: Falcon 9 ракеты очышы: җибәрү, җиргә утырту, яңадан җибәрү һәм яңадан утырту:

Җир орбитасына чыгу өчен һәртөрле җиһазга беренче галәм тизлегенә ирешергә кирәк. Моның өчен ракетлар өч баскычтан ясала. Һәрберсе ягулык белән тулган. Беренче баскычы - авырлыгы һәм күләме белән иң зурысы, аның ягулыгы беткәч, баскыч аерылып, Җиргә төшә.

Falcon - беренче өлешен Җиргә ташламый торган беренче ракет, беренче өлеш төгәл генә билгеле урынга төшеп утыра. Һәм бу әлеге баскычны кабат кулланырга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр тарихта беренче баскычны утыртып, аны күп тапкыр куллану очраклары булмаган.

Шулай итеп, җомга көн уңышы белән Илон Маск чыннан да үз максатына ирешүдә мөһим адым ясый. Ракетлар җибәрү бәясе кими, чөнки хәзер аларның беренче баскычларын күп тапкыр кулланып була. Һәм галәм сәяхәтләре хыяллардан чынга әйләнә бара. Марска очышларны Маск 2020-2025 еллар арасында башкарырга тели.

Видео: Илон Маск Марска очышны ничек күргәнен аңлата:

Tesla Inc.

Маскның тагын бер ширкәте Tesla Inc. дип атала. Ул электр көчендә эшли торган машиналар җитештерү һәм электр энергиясен саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ширкәт инде Tesla Roadster, Tesla Model S, Tesla Model X кебек машиналар модельләрен тәкъдим итте. Әлбәттә, әлегә бу прототипларны бәяләре шактый югары. Мәсәлән, соңгы модель, Tesla Model 3 “бюджетлы” булып санала. Аның бәясе – “нибары” 35 мең доллар.

"Шәһәрләрдә һава чиста булсын өчен барысына да электромобильләргә күчәргә кирәк”

Киләчәктә хыялый Илон Маск бөтен кешеләрнең дә электромобильләргә күчүен тели. “Шәһәрләрдә һава чиста булсын өчен барысына да электромобильләргә күчәргә кирәк”, ди ул. Моның өчен ул хәтта электр станцияләре челтәрен дә булдырды. Әйтик, АКШның бер ягыннан икенчесенә электромобиль белән барып җитеп була – тиешле маршрутта кояш батареяле станциялә урнаштырган. Алар хәзер Европада да очрый башлады. 2016 елда беренче мондый станция Русиядә дә ачылды.

Tesla Model S машиналары

Tesla Model S машиналары

Гомумән, Маск альтернатив энергиягә зур игътибар бирә. “Күз алдыгызга китерегез, бездә бары тик кояш энергиясе генә калачак, Кояш – бердәнбер ресурс. Аның белән барлык Европаны электр белән тәэмин итәр өчен Испаниядәге бер кечкенә территория җитә”, ди ул.

Югары максатлар

Илон Маск биографы Эшли Вэнс фикеренчә, эшкуарның иң зур хатасы – аның һәрвакыт югары максатлар куюы. Бер стабильлеккә ирешкән вакытта, Маск тагын да катлаулырак максатлар куя һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә яңгырата.

Мисал өчен, берничә көн элек кенә ул Neuralink проектын башлап җибәрү турында игълан итте. Төп максат – кешенең баш миен компьютер белән тоташтыру. Моның өчен аның белгечләре нейрокомпьютер интерфейсларын булдыру өстендә эшләячәк. Маск сүзләренчә, бу техгологиянең куллану мөмкинлеге чиксез киң – медицинадан башлап, чын киборгларны булдыруга кадәр.

Бу төр хыялларның чынга никадәр ашырылачагын вакыт күрсәтер. Falcon мисалы исә шуны дәлилләде: кешелек өчен тырышып хезмәт куйганда, хыяллар чынбарлыкка әйләнә бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG