Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәчек авылы зиратында кабер ташларын җимерүгә бәйле җинаять эше ачылды


Бәчек зиратында җимерелгән кабер ташы
Бәчек зиратында җимерелгән кабер ташы

Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында кабер ташларын җимергәннән соң "Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне табу һәм тоткарлау өчен бөтен тиешле чараларны күрәчәк, диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

30 апрельдә Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында 90лап кабер ташының аударылуы турында билгеле булды. "Татар-информ"га авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйткән. Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы ватылган.

Бәчек авылында 90лап кабер ташы мәсхәрәләнгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар, ул, эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән.

Узган елның 8 сентябрендә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты. Ләкин әлегәчә гаеплеләрне табу турында мәгълүмат юк.

2009 елда Алабуга шәһәренең татар зиратында 30лап кабер ташы аударылган һәм ватылган, чардуганнар җимерелгән иде. Ул чакта милиция татар зиратын давыл туздырган дигән аңлатма бирде.

XS
SM
MD
LG