Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәде


Казанда Хәтер көне митингы, 14 октябрь
Казанда Хәтер көне митингы, 14 октябрь

Казан мэриясе 3 ноябрь башкалада татар телен яклап митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Мэрия оештыручыларга иминлек чараларын тәэмин итү таләбе куя.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытыуны яклау митингына әлегә рөхсәт алынмады. Инициатив төркем исеменнән тапшырылган гаризага килгән җавапта күп кеше катнаша алган чарада оештыручылар тарафыннан иҗтимагый тәртип һәм кешеләр иминлеген тәэмин итү таләбе куела.

Казан башкарма комитеты башлыгы Евгений Варакин имзасы торган җавапта әлеге җитешсезлекләрне төзәтергә кушыла.

Казан мэриясе җавабы
Казан мэриясе җавабы

Берничә көн элек инициатив төркем 3 ноябрь көнне Казанның Камал театры каршындагы мәйданында Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытылуны яклау митингы үткәрү турында мэриягә белдергән иде. Митингта 2 мең кеше катнашачак дип күрсәтелде.

4 ноябрь Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм Урыс телле ата-аналар комитеты Казанда республика ата-аналар җыелышы уздырмакчы. Ул митинг формасында да узарга мөмкин. "Мәскәүдән ярдәм бар", ди оештыручылар.

Татарстанда татар телен мәктәпләрдә укыту буенча кискен бәхәс бара. Русия президенты күрсәтмәсеннән соң Татарстан мәктәпләрендә прокурор тикшерүләре уза. Төрле иҗтимагый оешмалар һәм аерым кешеләр татар телен яклап төрле чаралар, флешмоблар үткәрә, мөрәҗәгатьләр кабул итә. Рәсми затлар бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдермәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG