Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы "7 дней" тапшыруында экстремизм тапмаган


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Татар телен укытуга багышланган "Семь дней" тапшыруында Татарстан прокуратурасы экстремизм чагылышы тапмаган.

Бу хакта Татарстан прокуратурасына һәм Тикшерү комитетына шикаять итүче журналист Алсу Газизова үзенең Твиттерында хәбәр итә. Газизовага прокуратурадан килгән җавапта да, Тикшерү комитеты җавабында да Илшат Әминов сүзләре нәфрәт тудырмый, аларда экстремизм чагылышы табылмады, тикшерү уздыру өчен нигез юк диелгән.

Журналист әлеге карарларны югары инстанцияләргә шикаять итәргә җыенуын белдерә.

Журналист Алсу Газизова change.org сайтында Владимир Путинга мөрәҗәгать урнаштырган иде. Анда ул президентны "республикадагы хокукый чамасызлыкка һәм урыс телле ата-аналарның кимсетелүләренә" игътибар итүне сорады. Газизова шулай ук ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруындагы чыгышын "милләтара низаг уятуның апофеозы" дип атады. Ул алып баручы Илшат Әминовның "минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм" дигән сүзләрен тикшерүне сорады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG