Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татариянең урыс телле ата-аналары" Путиннан республикадагы "хокукый чамасызлыкка" игътибар итүне сорый


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Журналист Алсу Газизова change.org сайтында Владимир Путинга мөрәҗәгать урнаштырган. Анда ул президентны "республикадагы хокукый чамасызлыкка һәм урыс телле ата-аналарның кимсетелүләренә" игътибар итүне сорый.

Газизова шулай ук ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның "Семь дней" тапшыруныдагы чыгышын "милләтара низаг уятуның апофеозы" дип атый.

Прокурор тикшерүләреннән соң да Татарстанның күпчелек мәктәпләре яңа укыту планына компромисс буларак киметелгән күләмдә татар теле сәгатьләрен кертүгә басым ясый, диелә хатта. Алай гына да түгел, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөтен кеше алдында "әлеге мәсьәләдә ихтыярилык булмаячак", дип белдерделәр, ди мөрәҗәгать авторы.

Ләкин милләтара низаг уятуның иң югары ноктасы итеп Газизова ТНВ каналындагы "Семь дней" тапшыруын саный. Алып баручы Илшат Әминовның "минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм" дигән сүзләре китерелә.

Автор бу хәлләрне Путин йөкләмәсенә "ачык саботаж" дип саный һәм федераль дәүләт оешмаларының бу мәсьәләдә үз позицияләрен анык белдерүен сорый.

Петицияне 1700дән артык кеше имзалаган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG