Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучы: "Битемә төкерерләр дип уйламаган идем"


Архив фотосы
Архив фотосы

Дәресләремне өч сәгатькә калдырдылар. Ярдәм сорап һөнәр берлегенә кереп карадым, яклау тапмадым.

Мин Əлмəт шəһəренең бер мəктəбендə татар теле һәм әдәбияты укыткан бер укытучы. Исемемне күрсәтергә тартынам. 20 елдан артык инде һәр көнне Азнакайдан Әлмәткә килеп эшләп йөрим. Ана телләрен укытуны ата-аналар теләгенә калдыргач, миңа атнасына өч сəгать кенә дəрес бирделәр. 30 сәгатьтән 3 сәгатькә калуның ни икәнен һәркем дә аңлый торгандыр. Балигъ булмаган ике бала белəн эшсез калдым дияргә була.

Башка белгечлек алу өчен мөмкинлек бар дигәч, мин рус теле һәм әдәбияты белгечлеге алам дип гаризалар тапшырдым. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бушка укыта икəн дип барыбыз да куандык. Ахырда бу да ялган булып чыкты. Мәктәп мөдире миңа шушы көннәрдә генә "сезне исемлектән сыздылар, түлəп укысагыз гына" дип кайтарды. "Анда укыр өчен мин сезне тәкъдим итү кәгазе (ходатайство) язарга тиеш, ə минем кешелəрем житə", дип тә өстәде. 20 ел буена балалар тəрбиялəп бу хəтле хурлыкны күтəрермен дип уйламаган идем.

Дəреслəр бетə башлагач, безнең мәктәптә үзләренә кирəк кешелəрне калдыра башладылар. Миннəн соң урнашкан кешелəргə дə дəреслəр табылды. Кемнең рус теле дипломы булган, кемнең ире юк, кем үзе генə яши дип аңлаттылар. Акланулар күп булды инде. Пенсионер ханымда 7 сəгать, миндә 3 сəгатькә калдырдылар. Ə сəгате дə булган, эшен дə югалтмаган ханымнарга уку да бушлай булып чыкты. Министрлыктан килгән исемлектә минем фамилиям дә бар иде. Хəзер кемнең танышы бар, шул укый, кем мескен, шул түлəп укый була инде, шулаймы?

Минем өстемдә ике балам барлыгы беркемне борчымады. Тормыш иптəшем дә бертуктаусыз чирли, бер ел эчендә бума чире (астма) барлыкка килде. Ашыгыч ярдәм машинасының бездән киткәне юк.

Мөдир белгечлек алырга тәкъдим кәгазе язмыйм дигәч, менә ел уртасында мин мəктəптəн мəктəпкə йөреп, бер белмəгəн мөдирләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булдым. Кемгə кирəк без? Аларның үзлəренең укытучылары да житəрлек бит.

Бу ике айны ничек уздырганымны үзем генə белəм. Ишек төбендə каравылчы булып тору да, балаларны шəһəр буенча олимпиадаларга ташу да, берсе дə калмады. Һәм бер нəрсəгə дә өметем дә калмады. Һөнәр берлегенә ярдәм сорап кереп карадым, Казандагыга да барып җиттем, тик яклаучы гына тапмадым. Кызганыч,19 яшемнəн көн саен икенче шəһəрдəн килеп йөреп, балалар тəрбиялəп битемə төкерерлəр дип уйламаган идем.

Укытучы
Әлмәт шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG