Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортларның "Урал батыр" дастаны якут телендә басылды


Урал батыр эпосына иллюстрация (архив фотосы)
Урал батыр эпосына иллюстрация (архив фотосы)

Башкорт халкының "Урал батыр" эпосы якут телендә дөнья күрде. Китапны 1000 данә тираж белән "Халыкларның эпик һәйкәлләре" дигән проект кысаларында, Саха республикасы Дәүләт шурасы тәкъдиме белән бастырып чыгардылар.

Якут телендә дастанның исеме "Ураал Баатыр" буларак яңгырый. Республика җитәкчелеге бу китапның чыгуы ике халык арасында мәдәни бәйләнешләрне ныгытыр дип өметләнә.

Китап чыгу хөрмәтенә якут парламенты рәисе Александр Жирков башкорт Корылтае башлыгы Константин Толкачевка котлауларын юллады. "Бу күренекле вакыйга уңаеннан котлауларыбызны кабул итүегезне сорыйм һәм халыкларыбыз мәнфәгате өчен алга таба да хезмәттәшлеккә әзер икәнлегебез турында ышандырам", диелгән хатта.

Берничә ел элек "Урал батыр" эпосы кытайчага тәрҗемә ителгән иде. Былтыр аның кыргыз теленә тәрҗемә ителә башлануы билгеле булды. Аның урыс, инглиз, азәрбайҗан, маҗар, төрек, абхаз, фин телләренә тәрҗемәсе дә бар.

"Урал батыр" эпосы башкорт сүз сәнгате мирасы булып тора. Ул ТӨРКСОЙ оешмасының матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.

XS
SM
MD
LG