Accessibility links

Ак йорт Русия уранын сатып алуны тыю мөмкинлеген карый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

АКШка уран сатып Русия елына бер миллиард доллар керем ала. 

АКШ президенты Джо Байден хакимияте Русиядән уран сатып алуга тыю кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg хәбәр итә.

Агентлык искәртүенчә, шундый ук проект Сенатта каралган чакта "туктап калган". 2023 елда АКШ Вәкилләр пулаты бу проектны кабул иткән булган, әмма әлегә аны Сенат хупламаган.

Уран импортын тыю өчен президент хакимияте башкарма хакимиятне кулланырга мөмкин. Тик Bloomberg искәртүенчә, Ак йорт һәм атом сәнәгате вәкилләре бу тыюны Конгресс кабул иткән канун өлгесе ярдәмендә кертсәләр яхшырак булыр дигән фикердә - чөнки бу очракта аны гамәлдән чыгару авыррак булачак.

  • АКШка уран сату Русиягә елына бер миллиард доллар китерә.
  • Ак йорт Русиянең уран чыганакларына бәйлелек "АКШ икътисады өчен куркыныч тудыра", дип белдергән иде. Шул ук вакытта Bloomberg язуынча, АКШ башка җирдән сатып ала башласа, бу катлаулы мәсьәлә булачак һәм уран бәясенең 20 процентка артуына китерергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG