Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Буа театры мөдире Раил Садриев җинаять эшендә шикләнелеп тоткарланган


Раил Садриев
Раил Садриев

Тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә диелә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны тоткарлаган. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына таянып "Бизнес Online" хәбәр итә.

Басма мәгълүматынча, тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Бу маддә нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

"Бизнес Online" чыганаклары әйтүенчә, җинаять эше 20 майда ачылган, аның нигезендә "Дәрвиш" моноспектакленә сатылган билетлар ята. Спектакльдәге рольне Садриев үзе башкара. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум эшләгәннәр, дип фаразлана.

Әмма декорация, киемнәр һәм башкаларны театр биргән, димәк акчаны да нәкъ менә театр алырга тиеш булган, дип саный куәт оешмалары вәкилләре.

Басма язуынча, Садриев үзе күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Аны төнгә Казанның вакытлыча тоту изоляторына япканнар диелә.

  • "Дәрвиш" моноспектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында. Андагы бердәнбер рольне Раил Садриев үзе уйный. Спектакль урыс телендә чыкты, соңрак Садриев аны журналист Искәндәр Сираҗиның тәрҗемә итәргә алынуын әйткән иде. Спектакльдә Нургали Хәсәнов (1852-1919) биографиясендәге бер эпизод – аның Төркиягә сәяхәте һәм Госманлы солтаны Габделхәмит II белән очрашу мизгелләре бәян ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG