Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су анасы (Водяная) – сказка Габдуллы Тукая


Фрагмент из мультфильма "Су анасы" (студия "Татармультфильм")
Фрагмент из мультфильма "Су анасы" (студия "Татармультфильм")

Сегодня мы читаем одну из самых известных татарских сказок. Легенды о "су анасы" (водяной) возникли у татар очень давно. Считалось, что у водоёмов есть свои духи, так же, как и например у лесов или домов.

Татарский классик Габдулла Тукай изложил свою версию легенды в виде детской сказки, вложив в неё поучительный мотив.

Специально для нашего проекта мы изложили сказку Тукая в виде прозы. Текст, как и всегда, адаптирован для изучающих язык. Перевод ключевых фраз и аудиосказка прилагается. Приятного прочтения!

Су анасы (Водяная) – аудиосказка Габдуллы Тукая
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:24 0:00
йөкләү

(Бер авыл малае авызыннан)

I

Җәйге бик эссе көн иде. Мин суда коена, йөзә идем; суны чәчрәтәм, уйныйм, чума идем. Шулай мин бер сәгатькә якын уйнадым. Аннан судан чыктым, тиз-тиз киендем, ә үзем куркам – янымда беркем юк иде. Шулвакыт күзем басмага төште. Анда бик куркыныч бер хатын утыра иде.

Кулында алтын тарак ялтырый. Шул тарак белән бу хатын чәчен тарый. Тын да алмыйча тордым басмада, бик курыктым. Ул чәчләрен үрде дә, суга сикерде. Мин әкрен генә басмага килдем. Җен тарагын шунда оныткан! Мин як-якка карадым, урамда беркем юк иде. Таракны алдым да, авылга чаптым.

Бик каты чаптым мин авылга, тирләдем, ут кебек яндым. Бервакыт артка карадым – Су анасы да минем арттан чаба! Кычкыра ул: "Качма! качма! Тукта! тукта, и карак! Ник алдың син таракны? Ул бит минем алтын тарак!", – ди. Мин качтым – ул куды, ул куды – мин качтым. Урамда да беркем юк иде, мин бик курыктым.

Слова и выражения

бер сәгатькә якын – около часа
үзем – сам
янымда – рядом (со мной)
күзем төште – взгляд упал
басмага – на мостик
ялтырый – сверкает
тарый – расчёсывает
тын да алмыйча – не дыша
үрде – заплела
як-якка – по сторонам
каты чаптым – быстро побежал
ут кебек яндым – горел/пылал словно огонь
куды – здесь: гналась

Шулай без авылга җиттек. Су анасын этләр күрделәр, аңа бик каты өрделәр. "Вау!" да "вау!" да, "һау!" да "һау!" – бертуктамый өрде этләр.

Су анасы этләрдән курыкты, кире китте.

Инде эш җайланды, куркуым да бетте. "И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың!",– дидем. Өйгә кайттым да: "Әни, мин алтын тарак таптым! Сусадым, ардым, бик озак чаптым!", – дидем.

Әни таракны алды, ә үзе бик курыкты.

Слова и выражения

җиттек – дошли до​
өрделәр – лаяли
бертуктамый – без остановки
кире китте – ушёл обратно
эш җайланды – работа наладилась
карчык – старуха
коры калдың – лишилась
сусадым – сильно захотел пить
чаптым – побежал

Фрагмент из мультфильма "Су анасы" (студия "Татармультфильм")
Фрагмент из мультфильма "Су анасы" (студия "Татармультфильм")

II

Шулай кояш батты, мин йокларга яттым. Өйгә кичке хуш исле һава керде. Мин юрган астында ятам, йоклый алмыйм. Шунда кемдер тәрәзә шакыды. Бу тавышка әни куркып торды.

– Ни кирәк? Кем бу? Бу вакытта кем йөри? – дип кычкырды.

– Мин су анасы! Кайда минем алтын тарак? Аны синең улың урлады, карак ул. Бир тарагымны!

Мин юрган астыннан карыйм, калтырыйм, куркам. Ходайдан сорыйм: "Инде мин кая барыйм?!" Су анасы һич туктамый, шык та шык тәрәзәне кага. Аның бик ямьсез һәм куркыныч чәчләреннән чишмә кебек су ага.

Әни тәрәзәне япты. Су анасы киткәч, әни тынычланды һәм мине бик әрләде. Мин дә шуннан соң урламыйм, кеше әйберләренә тимим.

Слова и выражения

кояш батты – солнце село
кичке һава – вечерний воздух
юрган астында – под одеялом
йоклый алмыйм – не могу уснуть
тәрәзә шакыды – постучался в окно
куркып торды – вскочила/встала от испуга
чәчләреннән – с волос
чишмә кебек – как река
ага – течёт, стекает
япты – закрыла
тынычланды – успокоилась
әрләде – наругала
соң – здесь: после
тимим – здесь: не трогаю

***

Как обычно, если хотим проверить наши знания, проходим тест по тексту и лексике:

Тест: Су анасы

Тест: Су анасы

Сынау

Для желающих, можно прочитать оригинал произведения в стихотворной форме вот здесь. Также доступен и литературный перевод поэмы. Плюс к этому, бонус: предлагаем вам посмотреть замечательный мультфильм "Су анасы" производства студии "Татармультфильм":

Также читайте другие сказки Тукая на сайте нашего проекта:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG