Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шүрәле (сказка Г.Тукая)


Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")

Сегодня мы читаем одну из самых известных татарских сказок. Легенды о "шүрәле" (лешем) возникли у татар очень давно. Считалось, что у лесов есть свои духи, так же, как и например у водоёмов или домов (вспомните сказку про Су анасы). Татарский классик Габдулла Тукай изложил свою версию легенды в виде детской сказки, вложив в неё поучительный мотив.

Специально для нашего проекта мы изложили сказку Тукая в виде прозы. Текст, как и всегда, адаптирован для изучающих язык. Перевод ключевых фраз и аудиосказка прилагается. Приятного прочтения!

Шүрәле (сказка Г.Тукая)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:46 0:00
йөкләү

Мин ул авылда тумадым, әмма бераз яшәдем. Монда мин җир тырмаладым, ашлык чәчтем һәм иген урдым. Авылның һәр ягында урманнар бар. Болыннарында, юрган кебек, яшел чирәм үсә.

Кырлай бик зур авыл түгел, кечкенә. Аккан су да инеш кенә. Монда һава бик рәхәт. Салкын да, эссе дә түгел. Җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява.

Урманнарда кып-кызыл җиләкләр – кура, җир җиләкләре үсә. Бик матур! Чыршы, нарат агачлары да биек. Анда хәл җыеп мин дә ята идем.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр, аллы–гөлле чәчәкләр үсә. Ал, кызыл, сары, зәңгәр, яшел чәчәкләр бөтен якка тәмле исләр тараталар.

Бервакыт чут-чут итеп кошлар сайрый. Аларның матур тавышларыннан күңелгә рәхәт була.

Бик зур бу урман, диңгез кебек, хәтта читләре дә күренми.

Бу авылда бульварлар, клуб, танцевальня, цирк, оркестр һәм театрлар да бар.

СЛОВА:

тумадым – не родился​
бераз – немного
Монда мин җир тырмаладым, ашлык чәчтем һәм иген урдым. – Здесь я боронил землю, сеял хлеб и зерно убирал .
һәр ягында – по всем сторонам
юрган – одеяло
чирәм – трава
инеш – ручей
рәхәт – приятно, хорошо
җир җиләге клубника
чыршы, нарат – ель, сосна
хәл җыеп – набирая силы
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр, аллы–гөлле чәчәкләр үсә. – Под липами, берёзами растут щавель, грибы и разноцветные цветы.
ал – розовый
бөтен якка тәмле исләр тараталар – во все стороны распространяют вкусные запахи
сайрый – поют
күңелгә рәхәт була – душе делается приятно
чит – край, граница

I

Җәй көне турында бераз яздым. Хәзер инде кыш, көзләре турында да языйм. Шулай ук алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызлары турында да язарга телим. Авылның мәйданы, сабан туйларын язмыйм, югыйсә уйларым бик еракларга китә...

Тукта! Мин тәмам онытканмын икән. Мин бит Шүрәле турында язарга теләгән идем. Шулай авылымны уйлыйм да, уйларым еракларга китә инде минем.

СЛОВА:

бераз – немного​
кыш, көз – зима, осень
алсу йөзле, кара кашлы – румяный, чернобровый
мәйдан – площадь
югыйсә – иначе
уй – мысль
тәмам здесь: совершенно

Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")
Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")

II

Билгеле, бу кап–кара урманда төрле ерткыч бар. Аю, бүре, төлке, куян, әрлән, тиен, йомран, пошиларны аучылар еш очраталар.

Әйткәнемчә, бу урман бик куе. Шуңа монда җен–пәриләр, албасты, убырлы, шүрәлеләр бар диләр. Бик мөмкин! Бик куе, бик зур бит бу урман.

СЛОВА:

билгеле – известно​
төрле ерткыч бар – есть разные хищники
Аю, бүре, төлке, куян, әрлән, тиен, йомран, пошиларны аучылар еш очраталар. – Охотники часто встречают медведей, волков, лис, зайцев, хомяков, белок, сусликов и лосей.
җен–пәриләр – черти
албасты, убырлы, шүрәлеләр мифические герои татарских мифов и сказок

III

Шул турыда биш–алты гына сүз сөйлим әле.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Егете берүзе урманга утын ярырга киткән. Тиз барып җиткән ул һәм утын кисә башлаган. Җәйге бу төн бераз салкын булган. Бөтен кошлар, җәнлекләр йоклаганнар, шуңа урман тын икән.

Күп утын кискән егет һәм бераз ял итәргә туктаган. Шулвакыт ниндидер бик ямьсез тавыш ишеткән. Егет бик курыккан, каршысында әллә нинди бер зат күргән. Нәрсә бу? Җенме? Өрәкме? Нәрсә бу? Үзе бик ямьсез, куркыныч. Борыны кәкре, куллары, аяклары ботаклар кебек. Төнлә генә түгел, хәтта көндез дә куркыныч. Тәне ялангач, бик ябык, ләкин үзе кешегә охшаган. Маңгаенда урта бармак кадәр бер мөгезе дә бар. Бармаклары кәкре түгел, тигез, әмма һәрберсе ярты аршиннан озынрак.

СЛОВА:

биш-алты – пять-шесть​
айлы кичтә – в лунную ночь
берүзе – один
утын кисәргә – рубить дрова
тиз – быстро
җәнлек –​ животное
тын – бесшумно
ниндидер – какой–то
каршысында әллә нинди бер зат күргән – увидел перед собой какое–то непонятный образ
өрәк – привидение
борыны кәкре – нос кривой
ботак – палка
куркыныч – страшно
тәне ялангач, ябык – тело голое, худое
Маңгаенда урта бармак кадәр бер мөгезе дә бар. – На лбу есть рок размером со средний палец.
тигез – стройный, ровный
һәрберсе ярты аршиннан озынрак – каждый длиннее пол-аршина

Болар икесе бер–берсенә озак карап торганнар. Шунда батыр Егет сораган: "Сиңа миннән нәрсә кирәк?"– ди.

– Син шикләнмә, Егет. Мин карак түгел. Шулай да мин бик тугъры түгел. Бер гадәтем бар: кешеләрне кытыклап үтерәм. Менә сине күрдем дә, шатлыгымнан сөенәм (ликую от радости). Бармаклар миңа кытыклар өчен бирелгән. Син дә кил әле, бераз уйныйк бергә.

– Яхшы, яхшы, мин каршы түгел, уйныйм. Ләкин син минем шартым белән ризалашмассың дип уйлыйм.

– Нинди шартың? Тизрәк әйт! Тизрәк уйныйк, зинһар! Ни әйтсәң дә, ризалашам.

СЛОВА:

шикләнмә – не сомневайся​
карак – вор
шулай да – всё же
тугъры здесь: добросовестный, правильный
гадәт –​ привычка
кытыклап үтерәм – убиваю щекоткой
шатлыгымнан сөенәм – ликую от радости
бергә – вместе
каршы түгел – не против
шарт – условие
зинһар – умоляю, прошу

Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")
Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" (студия "Татармультфильм")

– Сөйлим шартымны, син тыңла. Әнә шунда бер бик озын һәм юан бүрәнә ята. Әйдә шул бүрәнәне арбага салыйк. Мин дә ярдәм итәрмен.

Шүрәле барган һәм бармагын ярыкка тыккан. Егетнең хәйләсен ул аңламаган. Шулвакыт Егет балтасын ярыктан алган һәм Шүрәленең бармаклары кысылган.

СЛОВА:

тыңла – слушай​
озын – длинный
юан – толстый
бүрәнә – бревно
арбага салыйк – положим на телегу
ярыкка тыккан – сунул в щель
хәйлә – хитрость
кысылган – застрял

Шүрәле дә аңлаган Егетнең хәйләсен. Хәзер ул тәүбә иткән һәм ялынган:

Бераз кызган мине, коткар. Үзеңә дә, гаиләңә дә тимәм. Башкаларга да тимәскә кушармын. Ул минем дустым диярмен. И Егет, әйт әле! кем син? исемең ничек синең?

– Әйтәм, син белеп кал: чын исемем Былтыр минем.

Шүрәле кычкырган:

Кысты, үтерде мине Былтыр! Коткарыгыз, зинһар!

Икенче көнне Шүрәле янына башка шүрәлеләр килгән:

– Юләр син! Тилергәнсең,– диләр.– Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар бит!

СЛОВА:

тәүбә иткән – покаялся​
ялынган – умолял
Бераз кызган мине, коткар – Пожалей меня немного, спаси
тимәм – не трону
Башкаларга да тимәскә кушармын. – И других попрошу не трогать.
белеп кал – знай
былтыр – в прошлом году
кысты – прищемил
тилергәнсең – с ума сошёл

***

Надеемся, вам понравилось, и все было понятно. Давайте проверим, всё ли вы поняли? Пройдём тест по тексту и лексике:

Для желающих, можно прочитать оригинал произведения в стихотворной форме вот здесь. Также доступен и литературный перевод поэмы. Плюс к этому, предлагаем вам посмотреть замечательный мультфильм "Шүрәле" производства студии "Татармультфильм":

Кстати, у нас также есть адаптированные тексты сказок "Су анасы" и "Кисекбаш", также написанные Тукаем.

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG