Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла Тукай – әкиятләр (сказки)


Фрагмент из мультфильма "Сөткә төшкән тычкан" производства "Татармультфильм"
Фрагмент из мультфильма "Сөткә төшкән тычкан" производства "Татармультфильм"

В день рождения самого известного татарского поэта Габдуллы Тукая мы подготовили его самые известные детские сказки. Впервые мы перевели их в прозу и адаптировали для изучающих татарский. Прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Тукай әкиятләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:04 0:00
йөкләү

Сөткә төшкән тычкан
(Мышь, упавшая в молоко)

Бер көнне идән астында яшәүче тычкан бер табак сөткә егылган. Йөзә, чыгарга тели тычкан, әмма һич булмый. Йөри тычкан, йөзә, күңеле бер дә тыныч түгел. Шулай да ул өметен өзми. Тырышу бушка китми шул. Бик озак йөзгәннән соң, сөт куерган, майга әйләнгән. Ә Тычкан майга баскан һәм табактан сикереп чыккан.

Син дә, дустым, шулай бул. Кирәк булса, суга бат, кирәк булса, майга бат. Сабыр бул, тырыш.

Слова и выражения

  • идән астында яшәүче – живущий в погребе
  • табак – таз
  • егылган – упал, свалился
  • күңеле тыныч түгел – душа не на месте
  • бер дә – нисколько, совсем
  • өметен өзми – не теряет надежду
  • бушка китми – не пропадает попусту
  • куерган – загустел
  • басканздесь: встал

Бала белән күбәләк
(Ребёнок и бабочка)

– Әйт әле, күбәләк! Сөйләшик синең белән. Син шундый күп очасың. Ничек армыйсың? Ничек яшисең? Ничек ризык табасың?

– Мин кырларда, болында, урманда яшим. Көн яктысында уйныйм, очам.

Тик гомерем бик кыска. Бер генә көн яшим. Шуңа да син миңа тимә, мине рәнҗетмә!

Слова и выражения

  • ризык табасың – находишь пропитание
  • көн яктысында – при дневном цвете
  • тимә – не трогай

Фатыйма белән Сандугач
(Фатима и соловей)

Фатыйма:

Син нигә сайрамыйсың, Сандугач? Син сайрасаң, минем күңелем шатлана. Читлегең әйбәт, ризыгың бар. Нигә син болай күңелсез?

Сандугач:

Аһ, мин урманда сайрый идем. Анда төрле-төрле ризык күп иде. Мин бу җирдә шатлана алмыйм. Урманда өч балам ятим калды бит! Һәм мине анда дустым да көтә. Ул сагына, ут йота. Беләсеңме, тоткынлык газап ул, алтын булса да, барыбер читлек ул.

Фатыйма:

Алайса, мин сиңа ишек ачам. Бар, ирекле бул. Минем өчен дога кыл. Бар, яшел урманга оч. Ятим балаларың белән кавыш.

Слова и выражения

  • читлек – клетка
  • ятим калды – остались сиротами
  • ут йота – горюет
  • тоткынлык газап ул – неволя – это мучение
  • дога кыл – помолиcь
  • кавыш – сойдись

Кызыклы шәкерт
(Забавный ученик)

Әйдәле, Акбай, өйрән! Арт аягыңда тор. Аума, аума! Туры утыр, төз утыр.

– Ник син болай мине газаплыйсың? Мин әле бик кечкенә. Мин ике я өч кенә ай элек тудым. Юк, теләмим, мин өйрәнмим! Мин уйнарга гына телим. Минем болында ятасым, ауныйсым килә.

– Аһ, юләр Маэмай! Яшь вакытта тырышырга кирәк. Зурайгач, җайсыз ул. Картайгач буыннар катачак. Эшләве җиңел булмаячак!

Слова и выражения

  • кызыклы шәкерт – забавный ученик
  • арт аяк – задние лапы
  • туры, төз – ровно, прямо
  • газаплау – мучение
  • җайсыз – неудобно

Эш беткәч уйнарга ярый
(Закончив работу можно играть)

Бик матур бер җәйге көн иде. Бер бала өстәл янында тәрәзә каршында дәресен хәзерли. Бик тырышып, бик озак итеп укыды ул.

Шулвакыт бу баланы Кояш чакырды: «И Сабый, әйдә урамга. Калдыр дәресеңне, күңел ач! Җитте, инде күп тырыштың. Урамда нинди якты, уйнарга шундый рәхәт вакыт!»

Бала Кояшка болай дип җавап бирде: «Тукта, сабыр ит, уйнамыйм мин. Уйнасам, дәресләрем кала. Көн бит озын. Уенга вакыт табып була. Дәресемне тәмамламыйча, урамга чыкмыйм».

Малай тагын дәресенә утырды.

Шулвакыт өй янында Сандугач сайрый башлады. Ул да малайны урамга чакырды. Әмма малай барыбер чыкмады. «Тукта, дәрес бетсен. Аннары уйнармын. Син дә матур итеп сайрарсың. Ә мин сине тыңлармын!»

Шул вакытта Алмагач тәрәзә какты. Ул да малайны уйнарга урамга чакыра иде. «Сабыр ит, Алмагач! Дәресем хәзер булмаса, уемда кызык бер дә юк», - диде аңа малай.

Тиздән Бала дәресен тәмамлады. Дәфтәр, китапны алып куйды. Бакчага йөгереп чыкты да:

– Я, кем чакырды мине? Дәресем бетте!» – диде.

Шулвакыт матур итеп кояш елмайды, Алмагач малайга кып-кызыл зур алма бирде. Шулвакыт шатланып Сандугач сайрады. Шулвакыт аңа бакчадагы һәр агач баш иде.

Слова и выражения

  • тәрәзә каршында – напротив окна
  • сабый – маленький ребёнок, малыш
  • калдыр – оставь, отложи
  • күңел ач – веселись
  • сабыр ит – потерпи
  • тәрәзә какты – постучал в окно
  • уемда кызык бер дә юк – в мыслях веселья совсем нет
  • баш иде – поклонились

*****

Ну как, интересные сказки? Если вы хотите почитать и послушать другие сказки Тукая, то у нас есть для вас небольшая подборка адаптированных текстов с аудио:

Также предлагаем посмотреть мультфильм по мотивам стихотворения "Сөткә төшкән тычкан" производства Татармультфильм:

А сейчас предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Тукай әкиятләре

Тест: Тукай әкиятләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG