Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәҗә белән Сарык (сказка Габдуллы Тукая)


Сегодня в рамках курса "читаем на татарском" предлагаем вашему вниманию знаменитую сказку татарского писателя и поэта Габдуллы Тукая - "Кәҗә белән Сарык" (Коза и Баран). Предлагаем текст в адаптированном формате для изучающих татарский.

Борын заманда Ир белән Хатын яшәгән. Алар бай булмаган, бер Сарык һәм бер Кәҗә асраганнар. Бер көн Ире хатынына: “Печән бәясен үзең беләсең. Кәҗә белән Сарыкны бушка ашатмыйк, чыгарып җибәрик аларны”, – дигән. Хатыны ризалашкан: “Алардан файда юк, китсеннәр”, –дигән.

Нишләсеннәр Кәҗә белән Сарык? Риза булалар. Зур капчык алалар да сәфәргә кузгалалар. Бервакыт юлда алар бүре башы таба. Кәҗә дә, Сарык та башны кузгатырга курка. Бер-берсенә “син тот”, “син тот”, диләр. Кәҗә әйтә: “Син, Сарык, көчлерәк”, – ди. Сарык әйтә: ”Ә син кыюрак”, – ди. Болар бүре башын ике колагыннан тоталар да капчыкка салалар.

Кәҗә белән Сарык (Коза и Баран) – Габдулла Тукай
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00
йөкләү

Слова:

сарык – баран​
кәҗә – козёл​
асраганнар – держали (скотину)​
бәя – цена​
бушка ашатмыйк – не будем кормить зазря​
чыгарып җибәрик – отпустим​
риза булалар – соглашаются​
файда – польза​
бер вакыт – однажды​
кузгатырга курка – боятся тронуть с места​
капчыкка салалар – положили в мешок

Берзаман күрәләр: еракта ут яна. Сарык иптәшенә әйтә: “Әйдә, Кәҗә, бүген шунда куныйк. Утка бүреләр дә килми”, – ди. Бу киңәш Сарыкка да ошый. Алар ут янына китәләр. Ә ут янында өч-дүрт бүре утыра, ботка пешерәләр. Кәҗә белән Сарык бик куркалар. Бүреләргә: “Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!” – диләр. Боларны күргәч, бүреләр: “Боткабызга ит булды”, – дип сөенәләр.

Слова:

иптәш – товарищ, друг​
киңәш – совет​
ботка пешерәләр – варят кашу​
әфәнде – господин​
боларны күргәч – увидев их​
сөенәләр – радуются

Кәҗә әйтә: “Борчылмагыз, бездә ит күп, ул барыбызга да җитә”, – ди һәм Сарыкка бүре башын алып килергә куша. Бүреләр башны күрәләр һәм бик куркалар. Ә Кәҗә Сарыкка тагын әйтә: “Капчыкта бит унике бүре башы бар, зуррагын алып кил”, – ди. Сарык хәйләне аңлый, капчыктан шул ук башны алып килә. Бүреләр катырак куркалар. Алар тизрәк качарга тели. Шулвакыт иң олы Бүре әйтә: “Боткага су кирәк. Мин суга барып киләм”, – ди. Шуннан икенче бүре дә: “Мин олы Бүрене эзләп кайтам”, – дип китә. Шулай бөтен бүреләр дә качалар.

Кәҗә белән Сарык бик шатлана. Алар ут янына утыралар һәм тәмләп ботка ашыйлар. Икенче көнне ике дус бүре башын алалар да, тагын сәфәргә кузгала.

Слова:

алып килергә куша – просит принести
хәйлә – хитрость
шул ук башны алып килә – приносит ту же голову
катырак куркалар – пуще пугаются
бөтен – все
сәфәргә кузгала – трогается в путь

***

Справились? Теперь же давайте, проверим, как вы поняли текст. Да и слова, заодно, повторим. Небольшой тест по содержанию и лексике.

Кәҗә белән Сарык (тест)

Кәҗә белән Сарык (тест)

Сынау

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG