Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гафуровка акча гына кирәк". Ни өчен Татарстан милли институт торгызуны КФУга тапшыра?


Татар җәмәгатьчелегенең милли университет булдыру хыялы кабат юкка чыгарга охшый. Узган ел Рөстәм Миңнеханов торгызырга вәгъдә биргән милли педагогика институтын КФУ карамагына тапшырмакчылар. Белгечләр моны "Гафуров акча эшләп калачак, институт шуның белән бетәчәк" дип бәяли.

Татарстанча: яшертен һәм качып эшләү

1994 елда Татарстан Югары шурасы Милли университет булдыру турында карар кабул иткән иде. Бер елдан ул оешырга тиеш иде. Ләкин парламент карары бүгенгә кадәр үтәлмәде.

Милли университет булдыру фикере Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, ана һәм республикалар дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Ләкин бер елга якын вакыт үтте. Бүгенгә кадәр институт булдыруда сизелерлек адымнар күренми. 26 июнь Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов Азатлык соравына җавап биреп, 1 сентябрьдә милли институт оешачак дип белдергән иде. "Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе - ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк. Яңадан укырга мәҗбүр булган 1369 укытучының күбесе шунда кире кайтачак", дип белдерде ул вакытта Борһанов.

Милли югары уку йортының концепциясе әзер диләр. Ләкин ул җәмәгатьчелеккә чыгарылмады. Дәүләт шурасына да уку йортының концепциясен әлегә кертелмәгәне билгеле.

Бу уңайдан Азатлык Татарстан мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, өч сорау юллады:

  • Институт нинди статус алачак, мөстәкыйль булачакмы, әллә КФУ каршында эшләр дип көтеләме?
  • Моның өчен бюджетта күпме акча каралган?
  • Җәмәгатьчелек сораган милли университет идеясе министрлыкта каралдымы?

Бу сорауларга министрлыктан җавап әлегә килмәде. Милли югары уку йортын оештыру татар җәмәгатьчелегеннән качырып, ябык ишекләр артында эшләнә, күрәсең.

Татарстаннан КФУга 125 белгечлеккә заказ бирелгән

Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Иң кызыгы – милли уку йортының юридик статусы турында авыз ачып беркем әйтми. КФУ ректоры Илшат Гафуров кына "КФУ кысаларында махсус оешма булдырылачак, заказ белән милли белгечләр әзерләячәкбез", дип ычкындырган иде. Мәгариф министрлыгындагы үз чыганакларыбыз да милли институт КФУ карамагына тапшырылачак, ди.

Шуңа дәлил буларак, Татарстанның КФУга татар телле белгечлекләр әзерләү өчен 125 урынга заказ биргәне ачыкланды. Бу хакта Азатлыкка КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдерде.

Рәдиф Җамалетдинов
Рәдиф Җамалетдинов

"Татар телендә белгечлекләр әзерләү өчен республика 125 урынга заказ бирде. Математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, өстәмә белем бирү белән бергә музыка һәм балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләячәкбез. Бу республика бюджетыннан. Узган ел мондый заказ булмады. Безнең федераль бюджеттан урыннар да былтыргы күләмдә калды", диде Җамалетдинов Азатлыкка.

"Заказны Татарстан мәгариф министрлыгы бирде. Алар районнардагы ихтыяҗны өйрәнеп эш иткәннәр дип уйлыйбыз. Бу очракта без – башкаручылар", ди Җамалетдинов.

"Милли педагогия институты КФУ каршына биреләчәк, диләр. Яңа бүлекләр оешачакмы?" дигән сорауга Радиф Җамалетдинов "әлегә бу мәсьәләне өйрәнәбез" дип җавап кайтарды.

Димәк, Рөстәм Миңнехановның милли педагогика институтын торгызу турындагы фикере КФУның бер бүлекчәсен булдыруга гына кайтып калырга охшый дигән сүз.

"Гафуровка акча гына кирәк"

Милли университет идеясен педагогика институтына алыштыру, ә анысын КФУ карамагына бирүне белгечләр "татарның югары уку йортын юк итү" дип бәяли.

Марат Лотфуллин: "Татарның югары уку йорты идеясен юк итәләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

"Бу республика акчасын сарыф итүгә китерәчәк. Чөнки пединститутны КФУга бирделәр бит инде. Ул вакытта бөтен белгечлекләр, укытучылар әзерләү кала дип вәгъда ителгән иде. Буш сүз булып чыкты. Инде дүрт ел татар телендә белем бирә алучы укытучылар әзерләнми. Тарихтан да, география, математика, физика, химия, хәтта журналистикадан да туктатылган. Бу бернинди кысага да сыймый. Шуңа да мин КФУ, Гафуров республика акчасын да җыеп алырга тели, дип уйлыйм. Мөгаен, Гафуровларның хезмәт хаклары университетның зурлыгыннан торадыр", диде Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин Азатлык хәбәрчесенә.

Лотфуллин сүзләренчә, кануни яктан Татарстан үз югары уку йортын булдыра ала. Ләкин барысы да Мәскәү сәясәтенә бәйле ди ул.

"Ул Милли университет булырга тиеш"

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов та шундый фикердә. Милли кадрлар әзерләүне КФУга тапшыру – хата ди ул.

Рафил Хәкимов
Рафил Хәкимов

"КФУга бирсәң Милли институтны бетерәчәкләр. Анда Гафуров, Рамилгә (Рамил Хәйретдинов - КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты мөдире - ред.) бу кирәк түгел, алар фәкать акча гына ди. Акча булса, аны каерып ала да, бетте шуның белән", дип сөйләде Хәкимов Азатлык хәбәрчесенә.

Хәкимов сүзләренчә, аны педагогика институты дип түгел, ә Милли университет итеп корырга кирәк. Анда тарих институты үзенең факультетын да ачарга әзер ди ул.

"Милли уку йорты үзебезнеке булырга тиеш. Ул ачылса, без факультет оештыра алабыз. Безнең тарихчылар болай да укыту белән шөгыльләнә. КФУда татар тарихын белүчеләрдән бер Индус Таһиров калды. Шуның белән бетте. Безнең әсбаплар да әзер. Аннан ИЯЛИ (Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият инстиуты - ред.) бар. Алар шулай ук тел юнәлешендә ярдәм итә ала. Ул Милли университет булырга тиеш. Безнең моңа профессорлар җитәрлек. Һәм анда татарча сөйләшергә тиешләр", ди Рафаил Хәкимов.

"Милли институтны әле торгызырга мөмкин"

1986-2002 елларда Казан дәүләт педагогика институты ректоры булып эшләгән Рүзәл Йосыпов Татарстанның ихтыяры булган очракта, Рөстәм Миңнеханов әйткән милли педагогика институтын торгызырга мөмкин ди.

Рүзәл Йосыпов
Рүзәл Йосыпов

"Белем бирерлек кадрлар җитәрлек. Аларның кайберләре пенсиядә, яки икенче эшкә күчкән. Кадрлар юк дисәң, аны гомер буе сылтау итеп, институтны ачмаска мөмкин. Безнең тәҗрибә бар. Күпләп татар телле укытучылар әзерләдек. Математика, физикадан булсынмы. Ике ел бары татарча гына укыта идек. Бу тәртипне бетерделәр. Аны әле торгызырга мөмкин. Үзем баш киңәшче булып эшләргә әзер. Ләкин мондый эшләр эшләнәчәгенә бик шикләнәм", диде Йосыпов Азатлыкка.

Шул ук вакытта Рүзәл Йосыпов КФУга милли кадрлар әзерләүне тапшыруны зур хата дип саный.

"КФУның укытучылар әзерләргә теләге юк. Шактый вакыт узды, күрдек инде без аларны. Федераль университет болай да дистәләгән уку йортын кушты. Туймас нәрсә булды алар. Әйтер идем катырак итеп. Кушканга күрә педагогика институты бетте. Монда бары мөстәкыйль институт турында гына сүз булырга тиеш. Аның форматы, формасы, бинасы - барысы да бар. Кирәк булса, мин киңәшләр бирә алам", ди Йосыпов.

"Татарстан бөтен уку йортларында татар телле белгечләр әзерләргә тиеш"

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдинов Татарстан бөтен югары уку йортлары белән эшләргә тиеш ди. Моның файдасы күбрәк булачак ди ул.

Исмәгыйль Хөснетдинов
Исмәгыйль Хөснетдинов

"Без ачык университет тәкъдим итәбез. Ул барлык университетлар белән эшләргә тиеш. Безгә татар телендә табибларны, агрономнар, технолог, ветеринар, укытучылар, икътисадчыларны әзерләргә кирәк. Аларны бер университетка гына җыеп булмый. Ул мондый очракта зур университет булырга тиеш. Бүгенге шартларда моны эшләве кыен. Ә ачык университет үзәге оештырсак, бу эшне башлау җиңелрәк булачак", ди Хөснетдинов.

Галим исәпләренә күрә, бүген бер бакалаврны әзерләү өчен 110-130 мең сум акча кирәк. Магистр өчен 160 мең сум. Бу КХТИдагы бәяләр белән исәпләнгән саннар.

"Русия вузларына татар телендә укучы студентларга, укытучыларга стипендия, тулай торак, методика белән ярдәм итәргә кирәк. Укытучыларга тел курслары оештырырга тиешләр. Менә миңа бүген татар телендә лекция укы дисәләр, миңа ярты ел телне үзләштереп, әзерләнергә кирәк. Минем бит гади татар теле генә. Югары уку йортларына татар телен кертер өчен бүген дәүләт акчасы кирәк", ди ул.

Хөснетдинов ачык университет концепциясенең әзер булуын әйтте. Аның фикеренчә, бу эшне бер ел эчендә оештырырга мөмкин.

"Ачык университетның концепциясе инде әзер. Хәзер Татарстан кабул итсә, бу эшне бер елда башларга мөмкин. Хәзер эшкә тотынсак, инде киләсе елның 1 сентябренә 100-200 кешене ике телдә укыта алабыз. Бер 25 елдан 15 мең кадр чыгарачакбыз", ди Хөснетдинов.

"Шулай эшләмәсәк, без татар телен КФУ эчендә генә калдырабыз. Алар моның белән җитешми. Анда филологлар, укытучылар, журналистларны укыталар. Шуның белән бетте. Физик, химикларны, табибларны укытырлармы – белмим. Аграрийлар, механикларны укыта алмыйлар", дип сөйләде Исмәгыйль Хөснетдинов Азатлыкка.

"Милли университет ачуны көтү –​ самимилек"

Сәясәт белгече Илшат Сәетов Татарстанның зур уку йорты ачылуга шикләнә.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

"Һичшиксез, федераль университетың татарлыкны ничек бетергәненә бөтенебез шаһитбез. Сәяси ихтыяр һәм матди ярдәм кирәк. Хәзерге шартлада милли югары уку йорты барлыкка килүе мөмкин түгел дип уйлыйм. Татар телен хәттә мәктәптә дә саклый алмаган җөмһүрияттән Милли университет ачуны көтү – артык самимилек", ди Илшат Сәетов.

XS
SM
MD
LG