Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган протест чараларында меңнән артык кеше тоткарланган


Полиция Русия шәһәрләрендәге митингларда меңнән артык кешене тоткарлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

Русиядә якшәмбе узган протест чараларында меңнән артык кеше тоткарланган, ике кешегә җинаять эше ачылган. Алар полиция хезмәткәренә карата көч куллануда гаепләнә.

9 сентябрьдә тоткарланучыларның иң күбе Петербурда (452 кеше) һәм Екатеринбурда (183 кеше) теркәлгән. "ОВД-Инфо" төрле шәһәрләрдә тоткарланган кешеләр исемлеген чыгарды.

Якшәмбе бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә пенсия реформасына каршы урам чаралары узды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә дә генә аларга рөхсәт бирелде. Протест чараларына 60 меңнән 80 меңгә кадәр кеше чыкты. Бу хакта әлеге чараларны оештырган оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный хезмәттәше Леонид Волков Twitter-да хәбәр итте.

Мәскәүдә ике кешегә җинаять эше ачылган диелә. Алар полиция хезмәткәренә көч куллануда гаепләнә.

Казанда Навальный тарафдарларының пенсия яшен күтәрүгә каршы чарасы Тинчурин паркыннан Казан Кирмәненә күчте. Килештерелмәгән митинг һәм йөрештә 22 кеше тоткарланды. Алар арасында кулына Татарстан әләмен тоткан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмов та бар иде. Урам җыенында 500ләп кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG