Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Хакасия халыкларын яклаучы активист эшен тикшерүне тәмамлаган


Лидия Баинова
Лидия Баинова

Хакасиядән Лидия Баинова "Вконтакте" челтәрендәге посты өчен экстремизмда гаепләнә.

Федераль иминлек хезмәтенең Хакасия башкаласы Абакандагы идарәсе Хакасиянең асаба халыкларын яклап пост язган Лидия Баинова эшен тикшерүне тәмамлаган. Бу хакта "Агора" хокук яклау төркеме адвокаты Владимир Васин хәбәр итә.

Баинованы яклау ягы җинаять эшен тикшергәндә хилафлыклар һәм хаталар җибәрелгән дип саный.

Июльдә ФБСның Хакасия идарәсе хакас мәдәниятен популярлаштыручы 30 яшьлек Лидия Баинованы экстремист эшчәнлеккә чакыруда гаепләгән иде. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул "Русиядә яшәүче урыс милләте вәкилләренә карата көч куллануга чакырып" социаль челтәрдә пост чыгарган. Тикшерү анда "Мондый мизгелләрдә инкыйлаб һәм түнтәрелеш оештырасы килә. Хакимиятне, җирне безнең халыкка кайтарыгыз. Кире яулап алырга", дип язылганын хәбәр итә.

Баинова үз гаебен танымый, аңа каршы эш иҗтимагый эшчәнлек сәбәпле ачылган дип саный. Активист хакас мәдәниятен популярлаштыру белән шөгыльләнә, милли телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен актив чыгышлар ясый.

Августта Лидия Баинова экстремистлар исемлегенә кертелде һәм аның банктагы хисаплары ябылды, банк картасын куллану тыелды.

XS
SM
MD
LG