Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ хакас активистына каршы эш ачкан


Лидия Баинова, "Вконтакте" челтәреннән алынган фото

ФСБ хакас мәдәниятен популярлаштыручы 30 яшьлек Лидия Баиновага каршы җинаять эшен ачкан, дип яза Сибирь.Реалии. Активистны экстремизмда гаеплиләр.

ФБСның Хакасия буенча идарәсе Баиновага экстремист эшчәнлеккә чакыруда гапләү белдергән. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул "Русиядә яшәүче урыс милләте вәкилләренә карата көч куллануга чакырып" социаль челтәрдә пост чыгарган. Тикшерү анда "Монды мизгелләредә инкыйлаб һәм түнтәрелеш оештырасы килә. Хакимиятне, җирне безнең халыкка кайтарыгыз. Кире яулап алырга", дип язылганын хәбәр итә.

Баинова tayga.info басмасына әлеге язманы Абакандагы бер урынга "урысларга гына керү мөмкин" дигән игъланнан соң язуын әйтә. Үз гаебен ул танымый, аңа каршы эш иҗтимагый эшчәнлек сәбәпле ачылган дип саный ул. Баинова хакас мәдәниятен популярлаштыру белән шөгыльләнә, милли телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен актив чыгышлар ясый.

"Агора" хокук яклау оешмасы вәкиле Владимир Васин фикеренчә, язмалингвистик экспертиза тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган, яклау ягында күп сорау тудыра.

XS
SM
MD
LG