Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин үзмәшгульләр өчен салым турындагы канунны имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Канунга ярашлы үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли башлый.

Русия президенты Владимир Путин үзмәшгуль ватандашларның керемнәренә салым салу турында канунны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Канун 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр Татарстанда, Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә эшләячәк.

Документка ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр физик затлар өчен салым түләүдән азат ителә. Шулай ук алар өстәмә кыйммәт салымы (НДС) да түләмәячәк. Соңгысы Русиягә чит илдән тауар кертү белән бәйле эшмәкәрлеккә кагылмый.

Үзмәшгульләргә беренче елда салым түләмәгән өчен штарф салмаска тәкъдим ителде.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин Татарстанда һәм тагын өч төбәктә үзмәшгульлек өчен яңа салым идеясен сынап карарга кушты.

Апрельдә "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗасы Мөслисә Латыйпова президент Рөстәм Миңнехановка кече бизнес турында зарланып мөрәҗәгать итте. Сүз үз фатирларында тортлар пешереп сатучы хатын-кызлар турында барды. Латыйпова сүзләренчә, аларның ризыклары сыйфатсыз булырга мөмкин. Моннан тыш, вак эшмәкәрләр эре салым түләүче ширкәтләрнең табышы өлешенә керә дип тә зарланды Мөслимә Латыйпова.

XS
SM
MD
LG