Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салым хезмәте үзмәшгульләргә беренче елда штраф салмаска тәкъдим итә


Үзмәшгульләргә беренче елда салым түләмәгән өчен штарф салмаска тәкъдим ителә. Салым хезмәте башлыгының әлеге тәкъдимен Путин да хуплады.

Русия салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин президент Владимир Путин белән очрашуда үзмәшгульләргә беренче елда штраф салмау тәкъдиме белән чыкты.

"Без сезнең хуплауны сорар идек - беренче елны штрафлардан баш тартырга булдык, әлеге вазгыятьне үзмәшгульләр ничек кабул итүен карарга телибез", диде Мишустин. Президент идеяне хуплады, диелә Кремльнең матбугат үзәге хәбәрендә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та сишәмбе эшмәкәрләр белән очрашуда хакимият оешмаларын үзмәшгульләргә басым ясамаска чакырган иде. Ул шулай ук үзмәшгульләрне алдан ук штрафлар белән куркыту да ярамый диде.

Күптән түгел Русия думасы үзмәшгульлек өчен салым турында канунны өченче укылышта кабул итте. Сынау рәвешендә киләсе елдан ул дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда эшли башлаячак.

Документка ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

Татарстанда 400 меңнән артык үзмәшгуль кешеләр бар диелә.

XS
SM
MD
LG