Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: үзмәшгульләрне штрафлар белән куркыту ярамый


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов салым түләүдән тайпылучы үзмәшгульләргә штраф салу белән килешмәвен әйтте.

Миңнеханов Татарстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә үзмәшгульлек салымы турында халыкка аңлату эшләре алып барырга кушты. Әмма штрафлар белән "кешеләрне куркыту кирәкми" диде ул.

"Кайчан да булса әлеге салым кертелә иде. Проектны тормышка ашырыр өчен мәгълүмат кампаниясен активлаштырырга кирәк. Без халыкка моның бөтен уңай якларын аңлатырга тиеш. Бу дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим мәсьәлә", диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан президенты, авырлыклар килеп туган очракта, республика проектка үзгәрешләр кертәчәк һәм татарстаннарның мәнфәгатьләрен яклаячак дип тә белдерде.

"Кешеләрнең ышануы кирәк. Канун әле эшли дә башламаган, ә халыкны безнең акыллы депутатлар штрафлар белән куркыта да башлаганнар. Мондый янаулар кирәкми дип уйлыйм", ди Миңнеханов.

Аның фикеренчә, үзмәшгульләр өчен бу файдалы әйбер. "Дүрт яки алты процент салым түлисең дә, тыныч яшисең", ди президент.

Үзмәшгульләр салым түләмәгән очракта, штраф салу идеясе белән Дума депутаты Андрей Макаров чыкты. Беренче тапкыр яшереп калдырылган керемнең 20 проценты күләмендә штраф салынса, кабаттан тотылган очракта штраф күләме 100 процент булыр дип фаразлана.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин Татарстанда һәм тагын өч төбәктә үзмәшгульлек өчен яңа салым идеясен сынап карарга кушты.

Апрельдә "Бәхетле" кибетләре челтәре хуҗасы Мөслисә Латыйпова президент Рөстәм Миңнехановка кече бизнес турында зарланып мөрәҗәгать итте. Сүз үз фатирларында тортлар пешереп сатучы хатын-кызлар турында барды. Латыйпова сүзләренчә, аларның ризыклары сыйфатсыз булырга мөмкин. Моннан тыш, вак эшмәкәрләр салым түләүче эре ширкәтләрнең табышы өлешенә керә дип тә зарланды Мөслимә Латыйпова.

XS
SM
MD
LG