Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар баласына татарча мәдәни чара кирәк


Тинчурин театрында Яңа ел тамашасы, архив фотосы
Тинчурин театрында Яңа ел тамашасы, архив фотосы

Татар укучыларын татарча мәдәни чаралар белән тәэмин итмәгән уку йортлары мөдирләренә, татар сыйныфлары җитәкчеләренә карата административ чаралар күрергә вакыт.

Берничә ел элек Чаллыда балалар өчен татарча спектакльләр, Яңа ел кичәләре калмавы турында Татарстан җитәкчеләренә хатлар юллаган идем. Шуннан соң чыршы бәйрәмнәрен татар телендә ике ел элек Чаллы татар дәүләт драма театры, һәм узган ел "Эврика" мәдәният үзәге оештыра башлады.

Чаллы татар дәүләт драма театры 2016 елда татар телендә ике тапкыр чыршы бәйрәме оештырса, узган ел унлапны уздырды. Татар теленең тәмам аяныч хәлгә калуын исәпкә алып, быел монда татар телендәге тамаша саны тагын да үсәргә тиеш иде. Ә без нәрсә күрәбез: дәүләт театрында бары тик өч кичә билгеләнгән. Анысын да яхшы укыган укучылар өчен генә шәһәр хакимияте заказы буенча оештыралар икән. Бу хәлне театр хезмәткәрләре быел татар мәктәпләренең урысча Яңа ел кичәләренә генә заявка бирүе белән аңлатты.

Ата-ана баласын татар сыйныфларына ана телендә тәрбия-белем алсын, татар телендәге мәдәни чараларда катнашсын дип бирә. Ә сыйныф җитәкчеләре урысча укыту өстенә, төрле сылтау табып, татар балаларын урыс телендәге чараларга алып бара. Мәктәп директорлары моңа күз йома. Шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан да бу мәсьәләдә бернинди контроль юк. Әле киресенчә, һәр елны мәгариф идарәсе татар мәктәпләрен урыс телендәге Яңа ел кичәләренә билет саттыра. Ел азагында узган җыелышларда ул кыйбатлы билетларны сыйныф җитәкчеләре ата-аналарга төрлечә тагарга мәҗбүр була. Алучылар табылмаса, "җирәбәгә салып" булса да сатырга тырыша.

Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе генә укучыларны татарча мәдәни чараларда катнаштыруда активлык күрсәтә. Әйтик, "Эврика" мәдәният үзәге бу елның декабрь ае азагында 9 тапкыр татарча Яңа ел кичәсе уздыра. Шуларның 7се 2нче гимназия заказы буенча оештырыла.

Быел, ниһаять, Чаллы дәүләт курчак театрында Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәре буенча спектакль сәхнәләштерелде. Ул ике вариантта: татарча яисә урысча куярга әзерләнгән. Ләкин, ни гаҗәп, әлеге спектакльнең татарча варианты бары тик бер тапкыр гына күрсәтелгән булып чыкты. Бу вакыйга апрель аенда булган икән. Киләсе елга да шул Тукай туган айда гына аны татар телендә куярга планлаштырылган. "Нигә спектакльнең татарчасын бакчалардагы татар төркемнәрендә күрсәтмисез?" диюемә, театр хезмәткәре: "Ул невыездной, декорациясе зур" диде.

Чаллы татар дәүләт драма театры да бу елда "Кошкин дом" дигән яңа спектакль сәхнәләштерде. Әмма ул да урыс телендә генә куела. Белеүмчә, биредә быел балалар өчен иске репертуардан ике тапкыр гына татар телендә спектакль күрсәтелде.

300 меңгә якын татар яшәгән шәһәрдә укучылар өчен ел әйләнәсендә курчак театрында бер тапкыр, драма театрында ике тапкыр татар телендә спектакль кую, 10-15 тапкыр татарча яңа ел кичәсе уздыру – бу диңгездә бер тамчы суга тиң. Шуңа күрә, укучыларны татар телендәге мәдәни чараларда катнаштыру бер системага салынырга тиеш. Бу мәсьәлә буенча мәктәп директорлары һәр уку елында мәгариф идарәсе һәм татар җәмәгатьчелеге алдында хисап тотсын. Мәктәпләр рейтингын билгеләгәндә дә бу хисап нәтиҗәсе исәпкә алынсын.

Татар укучыларын татарча мәдәни чаралар белән тәэмин итмәгән уку йортлары директорларына, татар сыйныфлары җитәкчеләренә карата административ чаралар күрергә күптән вакыт!

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG