Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халыклар мәгариф реформасы турында үз сүзен әйтергә тиеш, шул исәптән татарлар да"


Ламберто Заньер
Ламберто Заньер

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер узган атна Казанда булып китте. Ул Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты, алар арасында "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков та бар иде. Заньер сәфәр нәтиҗәләре турында "Idel.Реалии"га әңгәмә бирде, тел низагына карашы турында сөйләде, шулай ук республикада татарларның хокуклары кысыламы дигән сорауга да җавап бирде.

— Алдарак биргән әңгәмәдә сез миссиясегез этникара киеренкелекне һәм сугышларны булдырмау дип әйткән идегез. Казанга килүегез Татарстандагы тел низагына нәкъ менә шул күзлектән карауны аңлатамы?

— Юк, әлбәттә, моны аңлатмый. Мин монда ниндидер эчке яшерен янау бар һәм ул ничектер низаг китереп чыгарыр дип уйламыйм — юк.

Мине ике әйбер кызыксындыра. Беренчесе — нигезендә төрлелек яткан җәмгыятьләрдә интеграциянең ничек баруын, тотрыклылыкның ничек тәэмин ителүен, нәрсәгә нигезләнүен өйрәнү. Минем киң төрлелек булган җәмгыятьләрдә шундый социаль тотрыклылык мисалларын күрәсем килә.

Монда күргәннәр — бу бик күптөрле җәмгыять, ул үзенчә уникаль, чөнки без Европа һәм Азия мәдәниятләре кисешүе белән эш итәбез. Шулай ук мине дәүләт һәм автономия арасындагы мөнәсәбәтләр эволюциясе белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган мәсьәләләр кызыксындыра. Монда без төбәк һәм федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләрнең эволюциясе турында сөйли алабыз. Мине шуның нәтиҗәләре кызыксындыра, бу этник төрлелек булган конкрет төбәкләр өчен әһәмиятле булырга мөмкин. Һәм миңа мәгарифкә басым ясау аеруча мөһим, бу өлкәдә реформаның ничек узуына. Бусы бер нәрсә.

Мине кызыксындырган әйберләрнең икенчесе — гамәлдәге модельләрне өйрәнү. Ягъни [минем өчен] аларның ничек эшләве, моннан нинди сабак алып булуы һәм башка төбәкләр өчен нинди уңай модельләрне алырга мөмкин булуын карау мөһим. Шулай ук мине бу уңай интеграциянең нинди юллар белән тәэмин ителүе кызыксындыра, ул төрле партнерларны җәлеп итүгә һәм халыкның социаль яктан берләшкән җәмгыять төзүдә катнашуына нигезләнәчәк. Миңа шунысы кызык — бу интеграция төрле юнәлешләрдә: иҗтимагый тормышта, мәдәният, сәясәт, икътисадта тормышка ничек ашырыла ала. Һәм бу төбәкнең һәм тулаем дәүләтнең үсешен ничек дәртләндерә ала.

— Русиягә сәфәрегез кысаларында сез Мәскәү һәм Казанга килдегез. Ни өчен нәкъ менә Татарстан сайланды? Бу тел низагы белән бәйлеме?

— Ни өчен Татарстанмы? Чөнки бу [татарлар — ред.] Русиядә иң күпсанлы халыкларның берсе. Руслардан соң әле иң зуры булмаса. Миңа шундый зур милли-этник һәм тел җәмгыятенең ничек яшәвен һәм эшләвен күрү бик кызык булды. Моннан тыш, әлеге халык [татарлар — ред.] санына Татарстанда яшәүчеләр генә керми, бу этник гаилә күпкә зуррак, ул республика һәм Русиядән читтә яшәүче гаять зур диаспораны үз эченә ала. Ниһаять, мине мәгариф турындагы канун белән бәйле рәвештә барган реформа бик кызыксындыра, мин аны тормышка ашыру белән бәйле кайбер борчулар булуын ишеттем. Мәсьәлә татарларның мәдәни һәм тел мирасын саклауга никадәр көч куярга кирәклегенә кайтып кала. Һәм дә бу реформа мирасны саклап калу өчен ни дәрәҗәдә куркыныч.

Ламберто Заньер (сулдан икенче) белән очрашу
Ламберто Заньер (сулдан икенче) белән очрашу

Бу турыда ишеткәч, минем хәлне урынга барып, җентекләбрәк күрәсем килде. Аңлашыла ки, мәдәниятне, этник бөтенлекне, милли байлыкны, телне, мәдәниятне һәм әдәбиятны саклап калу — зур инвестицияләр таләп итә торган әйбер. Бу, һичшиксез, барыбызның да киләчәккә бурычы булырга тиеш. Шул ук вакытта без инклюзияне дә алга сөрәбез, шундый күпмилләтле илдә, әлбәттә, рус телен һәм рус мәдәниятен өйрәнү берләштерү факторы булырга тиеш.

Шушы ике нигезләмәгә бәйле рәвештә (милли мәдәниятне һәм башка бер телнең гомум берләштерү мәдәниятен саклау) миңа бу ике юнәлешкә нинди инвестицияләр, көчләр, игътибар бирелүен күрү һәм аңлау бик мөһим иде, чөнки алар икесе дә миңа бертигез әһәмиятле булып күренә.

Тагын ике аспект бар, алар шәхсән минем өчен бу теманы аеруча кызыклы итә. Татарстанда 170 яки 190 (без төрле мәгълүматны ишеттек) төрле этник төркемнәр яши. Минем халыкның этник төрлелеге белән бай шундый зур җәмгыятьтә барлыкка килә торган проблематиканы күрәсем килде. Моннан тыш, монда иң борынгы университетларның берсе урнашкан, анда без бик кызыклы фикер алышу уздырдык. Без оешма буларак һәрвакыт фәнни академик дөнья белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр эзлибез.

— Сез тел реформасына бәйле рәвештә әйтелгән борчулар турында алдан белгәнегезне әйттегез. Сездә булган мәгълүматтан һәм сәфәр нәтиҗәләреннән чыгып, татар телен өйрәнергә теләгән кешеләргә андый мөмкинлек ни дәрәҗәдә бирелгән?

— Сүз дә юк, татар телен үстерү һәм аңа өйрәтү өчен зур эш башкарыла. Мәсәлән, без бер мәктәптә булдык (2нче татар гимназиясе - ред.), анда барлык фәннәр тулысынча татар телендә укытыла. Бу бик шәп һәм җентекләп башкарылган.

Икенче яктан, Русиядә барлык имтиханнарның, шул исәптән БДИ да, рус телендә бирелүен күрәбез. Димәк, татар телен өйрәнергә яки имтиханнарын татарча тапшырырга теләүчеләрдә рус телендә имтиханнарны яхшы тапшыра алырмынмы дигән борчылулар туа. Шулай ук татар мәктәпләрендә рус телен укытуга бәйле сорау да туа. Аңлашыла, бу бик югары дәрәҗәдә эшләнә, чөнки без имтиханнарның бик яхшы бирелүен күрәбез. Әмма, минемчә, татар теле [республикада] дәүләт теле булуга карамастан, аны өйрәнергә теләгән, әмма татар булмаган кешеләрдә бу мөмкинлекне файдалануда кыенлыклар бар.

Ламберто Заньер Фәрит Мөхәммәтшин белән очраша
Ламберто Заньер Фәрит Мөхәммәтшин белән очраша

Бәлки, татар телен өйрәнергә теләгән, әмма татар булмаган кешеләрдә бу каршылыклар булмасын өчен сәясәтне яңадан карау кирәктер. Аңлашыла ки, бу көчләп тагыла алмый — сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш.

— Татарстанда андый мәктәпләрнең бик аз булуын беләсезме?

— Андый мәктәпләрнең күп түгеллеген беләм.

— Ничек уйлыйсыз, Мәскәү һәм Казанның тел низагына карата карашларында аерма бармы?

— Без Татарстанның мәгариф [һәм фән] министрлыгында очраштык һәм бу яңа кануннар белән бәйле рәвештә федераль һәм төбәк хакимиятләре арасында диалогның, чыннан да, барганын ишеттек. Әйе, борчылулар әйтелә, һәм мин җирле һәм федераль дәрәҗәдә хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлек итү идеясен бик хуплыйм. Узган ел мин бу вазгыять турында фикер алышу өчен Русия мәгариф министры урынбасары белән очраштым. Кирәк булса, бу фикер алышуны һәм ул вакытта әйтелгән тезисларны кабат киңәйтү өчен мин аңа яңадан әйләнеп кайтырга әзер.

— Сезнеңчә, мәгариф турындагы канунга тел сәясәте өлкәсендәге үзгәрешләр татар халкының хокукларын бозу булып торамы? Ул аларның хокукларын кысамы?

— Миңа бу сорауга җавап бирү кыен, чөнки мин монда нибары ике көн булдым һәм бер генә җирле мәктәпне күрдем. Икенче яктан, Мин Дәүләт шурасы рәисе, хакимият органнары белән очраштым — мин милли телләрне, аерым алганда татар телен өйрәнүгә зур инвестицияләр кертелүен күрәм. Бу уңайдан халыкта һәм канунда булган таләпләрне үтәү өчен зур көч куела. Шуңа күрә мин нинди дә булса фикерләрне ипләп кенә чыгара алам, чөнки әлегә мәгълүматлар җитәрлек түгел.

Икенче яктан, мин алган мәгълүмат нигезендә, бер этноста үз телен өйрәнү мөмкинлеге шактый чикләнгән булуын күрәм. Татар теле дәүләт теле булып саналганын искә алганда, аны өйрәнү өчен шактый киң мөмкинлекләр тәэмин итәргә һәм, халык санын исәпкә алып, аны укытуның ролен күпкә көчлерәк ныгытырга булыр иде. Шуңа күрә, бу мөмкинлекләрне бирү — һичшиксез, алга таба бик яхшы адым, әмма аларны тагы да киңәйтергә тырышып булыр иде.

— Казанга сәфәрегез һәм мондагы хәлләр белән шәхсән танышуыгыз нәтиҗәсендә Татарстанда милли һәм тел белән бәйле вазгыятьне даими контрольдә тоту процедурасы кертелә аламы?

— Мониторинг үткәрү миңа мөмкин булмас иде, чөнки миндә, нигездә, моны эшләргә мөмкинлек биргән инструментлар юк. Минем эшем бөтенләй башка — хакимият органнары, әңгәмәдәшләр белән эш итәм, тулырак мәгълүмат алу өчен аларны табарга тырышам. Файдалы мәгълүмат алу өчен турыдан-туры элемтәләр урнаштырырга тырышам. Әгәр нинди дә булса борчулар туса, бу хакта мәгълүмат килә алырлык үз каналларым бар.

Ламберто Заньер депутатлар белән очраша
Ламберто Заньер депутатлар белән очраша

Әмма без һәркайда бер үк принципларны яклыйбыз: тел һәм мәгариф өлкәсендәге кануннар (бигрәк тә, бу канун ниндидер реформа таләп иткәндә, яки ул хәзерге вакытта узганда) шушы мәнфәгатьләрне вәкиллек итүче халыкны җәлеп итеп гамәлгә ашырылырга яки булдырылырга тиеш. Алар реформага бәйле рәвештә тавышка ия булырга тиеш. Татар телле җәмгыять моңа никадәр тулы җәлеп ителгәндер, мин белмим. Кануннардагы үзгәрешләргә уңай караш таралсын өчен, стимулларга таянырга кирәк.

— ЕИХО илләре Руссиядә тел сәясәте өлкәсендә ниләр барганы белән таныша алсын өчен сезнең аппарат Казан сәфәре нәтиҗәләре турында хисап әзерләячәкме?

— Минем мандат нотыклар һәм хисаплар язуны күздә тотмый, чөнки мин "тын дипломатия" дип аталган нәрсә белән шөгыльләнәм. Әмма, берсүзсез, мин төрле әңгәмәдәшләр белән очрашканда, кайбер нәтиҗәләргә киләм, киңрәк күренешкә яткан әйберләрне ачыклыйм. Аннары мин бу хакта Русия хакимияте вәкилләре белән очрашуларда фикер алышам.

Әлбәттә, мин ЕИХОда даими шурага тәкъдим ителәчәк хисап вариантын әзерлим, ләкин бу минем Казанга сәфәремнең тулы анализы булмаячак. Монда кабул ителгән кайбер төп тезислар минем алдагы эшемнең бер өлеше булачак. Шуны да өстәп әйтәсе килә, минем элгәре коллегалар үз сәфәрләре ахырында барысы да әңгәмә бирмәде.

— Сәфәр барышында сез хакимият тарафыннан тәкъдим ителгән исемлектә булмаган кешеләр белән очраша алдыгызмы? Нинди дә булса тыюлар булмадымы?

— Бездә ул кадәре зур сайлау мөмкинлеге юк. Без мондагы белгечләрне җитәрлек дәрәҗәдә белмибез. Әмма шактый күп кеше белән очраштык, шактый киң фикер төзеп була. Сез сөйләгән мәктәп секторы вәкилләре белән дә, башка мәктәп секторы вәкилләре белән дә очраштык.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG