Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә гаепләнүче Ялта кешеләре кырыс шартлы колониягә хөкем ителде


"Ялта алтылыгы"
"Ялта алтылыгы"

Дондагы Ростовтагы Көньяк хәрби мәхкәмәсе 12 ноябрьдә "Хизб ут-Тәхрир"нең "Ялта эше" нигезендә алты кешегә хөкем карары чыгарды. Алар җиде елдан 19 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Муслим Алиев 19 елга, Инвер Бекиров18 елга, Эмир-Усейн Куку һәм Вадим Сирук – 12-шәр, Арсен Джеппаров – 7, Рефат Алимов 8 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар кырыс тәртипле колониягә җибәреләчәк.

Хөкем ителгән кырымнарны якларга утырышка йөздән артык кеше килде, шулай ук Amnesty International халыкара оешма вәкиле һәм Украинаның Дондагы Ростовтагы баш консулы Тарас Малышевский бар иде.

Amnesty International вәкиле Александр Артемьев әлеге хөкем карарын "сәяси эзәрлекләү" дип атады һәм хөкем ителүчеләрне азат итүне таләп итәчәкбез дип белдерде. Бу хакта Крым.Реалии яза.

Русия прокуроры Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә гаепләнгән алты мөселманны 13,5 елдан алып 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сораган иде.

Мөселманнар 2016 елда тоткарланды. 2017 елның декабрь аенда аларны Кырымдагы вакытлы изолятордан Дондагы Ростовка күчерделәр.

"Ялта эше" нигезендә гаепләүнүчеләрнең берсе дә үзләрен гаепле дип танымый. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткын дип таныды.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә гаепләп Кырым мөселманнарын эзәрлекләү Кырымны Русия аннексияләгәннән соң башланды. Әлеге вакытка барлыгы 50дән артык кеше тоткарланган.

XS
SM
MD
LG