Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: "Чит ил агентлары турында канунны әзерләүчеләрнең берсе мин булдым"


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хакимияткә каршы көрәшүчеләрне чит илдән акча алучылар буларак сурәтләп, аларга карата аяусыз булачагын белдерде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 22 ноябрь газет, интернет медиа һәм телеканалларның баш мөхәррирләре белән очрашты. Анда ул хакимиятне бәреп төшерергә тырышучыларга каршы каты көрәшәчәген белдерде.

Мин баррикадаларга чакыручыларга каршы, чит илдән акча алучыларга каршы

“Хакимиятне бәреп төшерергә тырышучыларга каршы кискен көрәшәчәкмен. Мин баррикадаларга чакыручыларга каршы, чит илдән акча алучыларга каршы. Мин озак вакытлар Иске мәйданда (Мәскәү Кремле - ред.) эшләдем, һәм нәкъ менә бу көрәшнең алгы сызыгында булдым, шулай килеп чыкты да инде. Мине барыннан да күбрәк тәнкыйтьләделәр, чөнки чит ил агентлары турындагы канунны әзерләүчеләрнең берсе нәкъ мин булдым. Безнең республикада да бу принципларга иярүче кайбер кешеләр бар. Асылда, алар бик сөйкемле, бик идеяле кебек тоела. Әмма мин аларның гамәлләренә, ысулларына, аеруча максатларына каршы. Шуңа күрә мин алар белән нәкъ менә шулай эшләячәкмен, һәрвакыт моңа каршы булачакмын”, диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров белән медиа очрашуы
Радий Хәбиров белән медиа очрашуы

Башкортстан башлыгы Дөнья башкорт корылтае көннәрендә “Башкорт” оешмасына карата әйткән кискен сүзләрен дә искә төшерде.

“Дөнья башкортлары корылтае үткәндә, миннән “Башкорт” һәм башка шундый оешмаларга ничек каравымны сорадылар. Мин аларга рәхимсез булачагымны әйттем. Мин үзем, Совет берлегеннән чыккан кеше буларак, холкым белән шактый интернациональ. Ләкин, әгәр дә бер милләтне икенчесеннән югары куючы структуралар барлыкка килә икән, мин алар белән көрәшәчәкмен. Мәсәлән, бер мәктәптә алар татар милләтеннән булган мөдир урынына башкорт милләтеннән булган мөдирне куярга теләделәр. Һәм алар шуннан соң галәм дәрәҗәсендәге җәнҗал куптарды. Мин андый кешеләр белән юлдаш түгел”, диде Хәбиров.

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре ул чакта Хәбировның бу гаепләүләрен кирек какты һәм барлык милләтләргә дә тигез карауларын, аларга зыян китермичә башкорт халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау эшчәнлеге алып баруларын белдерде.

Башкортстан башлыгы алдагы эшчәнлегендә үзе өчен мөһим булган дүрт нәрсәгә дә тукталды:

  1. Башкортстанда горурланырлык нәрсәләр күп (кешеләр, тарих, табигать, ширкәтләр).
  2. Тәрәккый икътисадлы һәм алга киткән җәмгыятьле көчле республика.
  3. Башкортстанның уңышлы киләчәге.
  4. Республикада 4 миллион кеше яши, гаделлекне, тәртиптә яшәүне, аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүне хәл итү.

Әлеге юнәлешләр Башкортстан башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга күндереләчәк еллык юлламага да кертеләчәк.

XS
SM
MD
LG