Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы Радий Хәбировның шовинизмда гаепләвенә җавап бирде


"Башкорт" оешмасы матбугат очрашуы

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Уфада узган матбугат очрашуында барлык милләтләргә дә тигез карауларын һәм аларга зыян китермичә башкорт халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау эшчәнлеге алып баруларын белдерде.

Дөнья башкортларының V корылтае көннәрендә Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын", дип кисәткән иде. "Башкорт" оешмасының матбугат очрашуы Хәбировның шул фикерләренә җавап буларак оештырылды.

Без башка халыкларның мәнфәгатенә каршы түгел

Очрашуны оешма рәисе Фаил Алчынов ачты: "Без башка халыкларның мәнфәгатенә каршы түгел. Без үз милләтебезне яратабыз, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итәбез. Минем башка милләт – татар, урыс, казакъ һәм башка халыклар арасында дусларым бик күп”, диде һәм оешманың башкорт мәнфәгате өчен күп эш алып баруы турында сөйләде.

"Башкорт" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов: "Тел, табигать һәйкәлләре, мәсәлән, Торатау дигән төшенчәләр бар. Телне мәгарифкә, мәдәнияткә кертсәк тә, ул иң башта сәясәткә барып кагыла. Торатау белән дә шулай. Башка өлкәләр һәм сәясәт арасындагы чик бик нечкә нәрсә", диде Габбасов.

Башкорт телен яклап Уфада өч мең кеше урамга чыккан иде. Алар бар да шовинист буламы?

"Башкорт телен яклап Уфада өч мең кеше урамга чыккан иде. Алар бар да шовинист буламы? Башкорт яшьләре берлеге 90-нчы елларда федерализм таләп итеп көрәште. Бүген ул кешеләр дәүләт Думасында, Башкортстан парламентында, хөкүмәттә, җитәкче урыннарда эшли. Ә бүген без федерализм таләп иткән өчен шовинист булабызмы?
Без Русия һәм Башкортстан республикасы арасында ике яклы килешү төзелүен таләп итәбез. Русиядән чыгу, башка милләтләрне республикадан куу турында сүз алып барганыбыз юк. Кайда безнең җинаять? Безне радикаллаштыралар. Башкорт яшьләре берлеге әгъзалары да 90-нчы елларда федерализмны яклаган. Без дә яклыйбыз", диде Габбасов һәм телне саклау өчен эш алып барган җәмәгатьчелек оешмасының сәясәттән читтә була алмавын әйтте. Аның сүзләренчә, Русия конституциясендә язылган федерализмны таләп итү шовинизм да, милләтләргә нәфрәт тә була алмый.

Оешманың тагын бер әгъзасы Сәгыйть Исмәгыйлов Башкортстан башлыгының "андый оешмалар белән хезмәттәшлек итмәячәкмен" дигән сүзләре уңаеннан оешмада радикал карашлы әгъзалар булуын, ләкин эшчәнлектә һәм идеологиядә шовинизм булмавын әйтте.

"Шовинизм ул – башка милләтләрдән өстен булу, аларның мәнфәгатен кысу. Безнең оешма эшчәнлегендә алар юк. Бу гадел булмаган, нигезсез, ялган гаепләү", диде Исмәгыйлов. Ул шулай ук, Русия президенты Владимир Путинның үз-үзен урыс милләтчесе дип атавын искә төшереп, үзен башкорт милләтчесе дип атады.

Сәгыйть Исмәгыйлов фикеренчә, "Башкорт" оешмасы республикадагы хакимиятнең каршылыклы сәясәте сәбәпле төрле агымнарга бүленгән башкортларны берләштерү эше белән шөгыльләнә.

Журналистларның "Башкорт" оешмасының Радий Хәбировка мөнәсәбәте турында соравына җавап биреп, оешма җитәкчеләре Хәбиров сәясәтен башлыча хуплауларын, ләкин аерым мәсьәләләрдә килешмәүләрен белдерде. Килешмәгән мәсьәләләрнең тәүгесе дип Куштау шиханын "Сода"га чимал итеп бирүен атадылар.

"Башкорт" оешмасы лидерлары Хәбировның башка милләтләргә каршы эш алып баруда гаепләве белән килешмәүләрен әйттеләр һәм хакимият белән эшләргә, хезмәттәшлек итәргә риза булуларын ассызыклады.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Фаил Алчынов Дөня башкортлары корылтае турында да фикерләрен белдерде. "Без Дөнья башкортлары корылтаеның элекке рәисе Данир Гайнуллин белән күп тапкырлар очрашып хезмәттәшлек турында сөйләштек. Ул ризалыгын бирде. Ләкин бу сүздә генә булып чыкты, чынбарлыкта алар сайланган делегатларны корылтайдан куып чыгарды. Без нинди шартларда хезмәттәшлек итә алабаыз соң?", дигән сорау куйды ул.

Чарада Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Искәндәр Юлдашев та катнашты һәм залдан чыгаруны аңлашылмаучанлык дип аңлатты. Аның сүзләренчә, бу сайланган делегатларның түләнмәгән штрафлары булган. Янәсе, яңа тәртипләр нигезендә алар шуның өчен катнаша алмый. "Башкорт" оешмасы лидерлары сайланган делегатларны чыгаруның канун бозу булуын, бу аңлатуларның нигезсезлеген белдерде.

Башкортстан башлыгын сайлау мәсьәләсендә кемне яклаячаклары турында "Башкорт" оешмасы фикер белдермәде.

Очрашуны Фаил Алчынов: "Халык мәнфәгате өчен ничек эшләдек, шулай дәвам итәчәкбез. Дөреслек җиңәчәк. Аллаһ шаһит!" дип тәмамлады.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG