Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен татар үзе кимсетә


Фольклор фестивалендә баннер урыс телендә генә
Фольклор фестивалендә баннер урыс телендә генә

Баулы районында фольклор фестивален оештыручылар чараның бизәлешендә татар телен кулланмаган. Бу Татарстан хөкүмәте карарын үтәмәү булып тора дип яза журналист, район газетының элекке баш мөхәррире Азат Зиннуров. Азатлык аның язмасын "Халык сүзе" шәлкемендә китерә.

Гыйнвар уртасында Баулы районында фольклор коллективларының "Традиции живая нить" дип аталган фестивале узды. Шунысы игътибарга лаек, фестиваль баннерында бер татар сүзенә дә урын табылмаган.

Башка бер баннерда Татарстанның 100 еллыгы логотипы һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган логотип куелган. Аларның беренчесендә язулар урысча да, татарча да бирелгән, ә икенчесендә – урысча гына (анда "Бавлы. Рассвет Татарстана. 90 лет Бавлинскому району" дип язылган).

Баулыда фольклор фестивалендә язулар
Баулыда фольклор фестивалендә язулар
Татар телен татарлардан ныграк кимсетүче юк

Татар телен татарлардан ныграк кимсетүче юк. Ә район җитәкчелегендә гел татар кешеләре югыйсә: район башлыгы да, аның урынбасары да, район башкарма комитеты җитәкчесе, социаль-мәдәни мәсьәләләр урынбасары да, мәдәният бүлеге җитәкчесе дә, башкалар да.

Мөгаен, татар теленең юкка чыгуына киртә кую өчендер, республика хөкүмәте узган елның декабрендә Татарстан дәүләт телләрен кулланып чаралар әзерләү һәм уздыру турындагы карарга үзгәрешләр кертте.

Документта әйтелгәнчә, "визуаль атрибутика, бизәлеш, чараны алып бару һәм аның турында мәгълүмат бирү Татарстанның дәүләт телләрен бертигез куллану нигезендә алып барылырга тиеш".

Муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан хөкүмәтенең 25 декабрьдә чыккан 1195нче санлы бу карары белән кичекмәстән танышырга кирәк.

Азат Зиннуров
Баулы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG