Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның СОлНЦе мәктәбен прокуратура тикшерәчәк


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Прокуратура мәктәптә укыту телләренең федераль һәм төбәк кануннарына туры килүен ачыклаячак.

Казанның Вахитов районы прокуратурасы СОлНЦе мәктәбенә тикшерү җибәрә. Ул 6 февральдән 3 мартка кадәр узачак. Бу турыда мәктәпнең мөдире Павел Шмаков хәбәр итә.

Шмаков социаль челтәрләрдә бүлешкән документтан күренгәнчә, прокуратура тикшерүенең максаты - мәктәптә белем бирү телләренең федераль һәм төбәк кануннарына туры килүен ачыклау. Шулай ук мәктәптәге вазифаи затларның үз вәкаләтләрен үтәгәндә канун бозуларын кисәтү, ачыклау, аларны булдырмау өчен чаралар күрү дип тә күрсәтелгән. Хатта шулай ук бу тикшерүнең Татарстан прокуратурасының 28 гыйнварда чыгарган 21-24-2020 санлы биреме нигезендә уздырылуы да әйтелә. Аны Казанның Вахитов районы прокурор ярдәмчесе Альбина Мирзанурова уздырачак диелә. Хатка Вахитов районы прокуроры урынбасары Нияз Мотыйгуллин кул куйган.

Берничә көн элек Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсен тикшерү һәм контрольдә тоту департаментының республика мәктәпләренә яшерен хат җибәрүе турында хәбәр таралды. Анда ана телен укытуга бәйле прокурор тикшерүләре узачагы әйтелгән.
Хатта шулай ук мәктәп мөдирләреннән ана телен укытуны ике тапкырга киметәчәк бердәм укыту планын кабул итү сорала дип сөйләгән иде Азатлыкка Павел Шмаков. Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпләргә бернинди дә яшерен хат җибәрелмәде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG