Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләрендә ана телен укытуны тагын киметергә мөмкиннәр


Казанның 155нче гимназиясе. Архив фотосы

Бу көннәрдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсен тикшерү һәм контрольдә тоту департаментының республика мәктәпләренә яшерен хат җибәрүе турында хәбәр таралды. Анда ана телен укытуга бәйле прокурор тикшерүләре узачагы әйтелгән.

Хатта мәктәп мөдирләреннән ана телен укытуны ике тапкырга киметәчәк бердәм укыту планын кабул итү сорала. Әлеге хат турында Idel.Реалии Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков белән сөйләште.

—​ Берничә көн элек сез социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәп мөдирләренә яшерен хат килүен һәм хатны бары серсүз кертеп кенә укып булуын яздыгыз. Хатны укыгач ук юк итәргә һәм бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә кушылган. Бу нинди хат?

Миңа яшерен хат килде. Аны беркемгә күрсәтмәскә, укыгач ук юк итәргә кушылган

— Миңа яшерен хат килде. Аны беркемгә күрсәтмәскә, укыгач ук юк итәргә һәм беркемгә сөйләмәскә кушылган. Хатта бөтен нечкәлекләре белән безнең укыту планы ничек булырга тиешлеге язылган. Әмма минем ачуымны чыгарганы – анда мөмкин укыту планының бер варианты турында гына язылган.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Бу хат Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментыннан килде.

Алардан татар теле сәгатьләрен киметеп, урыс телен арттырырга таләп итәләр

Миңа мәктәп мөдирләренең берсе мөрәҗәгать итте. Ул республикада гадәтләнгәнчә үз исемен атамауны сорады. Әлеге укытучы билгеле башлангыч татар мәктәбе җитәкчесе булып тора. Ялгышмасам, алар хәзер дүртенче план нигезендә укыталар, әлеге укыту планнары барлыгы дүртәү. Аларның берсе татар телендә укытучы мәктәпләр, ә башкалары урыс телендә белем бирүне күздә тота. Ягъни алардан татар теле сәгатьләрен киметеп, урыс телен арттырырга таләп итәләр. Ул хатта гаҗәпләнерлек әйберләр шактый, аны укырга кирәк.

Бездә ("СОлНЦе" мәктәбе) ана теле бөтенләй юк. Татар теле аерым дисциплина буларак бара. Русиядә бит төрле төбәкләр, мисал өчен Петербур. Анда укыту планнары төп-төгәл түгел. Чөнки ул мәктәп җаваплылыгында. Элегрәк анда милли төбәк компоненты бар иде, хәзер ул юк. Бары белем бирү-алуда катнашучылар тарафыннан сайлана торган компонент кына бар. Бу компонентта без татар телен укытабыз һәм беркем каршы түгел, барысы да канәгать. Бернинди гаризалар (ана телен сайлау турында) язылмый, ата-аналар җыелышы, укытучылар утырышлары узды һәм анда барыбыз да татар телен бераз укыйбыз дип килештек.

—​ Мәктәп үзе укыту планын сайлыймы яки ата-аналар гаризалар алып килгәннән соң карар кабул ителәме?

— Мәктәп ата-аналар белән килешеп укыту планын сайлый. Ата-аналар җыелышында, комитетларда. Барысы да килештерелә. Укыту процессында һәрвакыт өч тараф катнаша: бала, ата-ана һәм мәктәп. Аңлашыла, күпмедер дәрәҗәдә бу килештерелергә тиеш.

Ата-аналар туган телне сайларга мәҗбүр түгел, аларның мондый мәҗбүрияте юк

Ата-аналар туган телне сайларга мәҗбүр түгел, аларның мондый мәҗбүрияте юк. Әгәр алар гариза белән килсә, бу инде башка мәсьәлә, ата-ананың мондый хокукы бар. Ул вакытта мәктәп моны игътибарсыз калдырмаска тиеш. Әмма хәзер кешеләрне бу гаризаны язарга мәҗбүр итәләр.

Укыту планын сайлау – бу ата-аналар белән килештереп һәм дәреслекләрне исәпкә алып мәктәп мөдире җаваплылыгында. Әмма мәктәп мотлак сайларга тиешле укыту планы юк.

Без моңа яки тегеңә күпмедер сәгать күләмен сайларга тиеш дигән әйбер юк. Бу хатта тагын шундый әйбер язылган: укыту планнары төп-төгәл түгел һәм сез аңа карап кына эшләргә тиеш түгел – бер-ике сәгатьне туры китермәү рөхсәт ителә диелгән. Менә бусы ялган. Ничек инде бер-ике сәгатьне туры китермәү? Бәлкем өч-дүрт сәгатькә читләшү ярыйдыр?

—​ Димәк, алар бу хат белән бөтен мәктәпләргә бер укыту планын сайлап куярга кушамы?

— Әйе, әйе.

—​ Мондый яшертен хат беренче тапкыр гына киләме яки бу гадәтиме?

— Мин хәтерләмим. Бәлкем элек тә булгандыр, әмма серсүзле һәм мондый эчтәлектәге хат килгәне истә юк.

—​ Алар бу мәсьәләдә кабат җәнҗал чыгар дип куркалармы?

— Әйе, тавыш чыгу дулкыныннан куркалар. Ягъни бик матур эшләнгән: беркемгә күрсәтмәгез, укыгач юк итегез, почтадан алып атыгыз. Коточкыч.

—​ Хатта прокуратура тикшерүе турында әйтеләме?

РОНОдан берничә мәгълүмат килде, анда мәктәп мөдирләре прокуратурага килергә тиеш диелгән. Бу хат та яки рәсми чакыру да түгел, телдән. Барысы да яшертен эшләнә

— Әйе, тикшерүнең хәзер баруы турында. Әле тикшерү үзе дә бик кызык. Миңа берничә хат килде. Казанның кайбер районнарында барлык мәктәп мөдирләре WhatsApp төркемендә берләшкән. Бәлкем безнең районда да берләшкәннәрдер, әмма мин белмим, мин анда юк. Һәм прокуратура тикшерүе турындагы барлык мәгълүмат шул ябык төркемдә генә таратыла. Хәтта безгә РОНОдан берничә мәгълүмат килде, анда мәктәп мөдирләре прокуратурага килергә тиеш диелгән. Әмма бу телдән генә әйтелде. Бу хат та яки рәсми чакыру да түгел. Барысы да яшертен эшләнә.

—​ Мондый тикшерүләрне прокуратура еш үткәрәме? Бу ел саен уздырыла торган чарамы яки прокуратура теләге белән узамы?

— Еш түгел. 2017 елда бер дулкын булды. Ә болай прокуратура планлы тикшерүләр ясый, алар булса да, сирәк була. Яисә шикаять буенча тикшерү уздыра. Бездә шикаятьләр юк. Ике ел элек бер шикаять булды, ләкин бу укучыларның гаилә хәленә кагыла иде.

Павел Шмаков: "Прокуратура оятсызларча эш итә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:15 0:00

—​ Ә хатта урыс теленә һәм туган телгә ничә сәгать калдыру турында сүз бара?

— Сәгатьләрнең якынча бүленеше белем бирү програмнары өлгесендә күрсәтелгән. Башлангыч мәктәп: урыс теле – атнага 19 сәгать (cүз дүрт елдагы сәгатьләр саны турында бара: ягъни беренче сыйныфта дүрт сәгать, икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфта бишәр сәгать), әдәбият – атнага 11 сәгать, төп мәктәп: урыс теле – 21 сәгать, әдәбият – 13 сәгать.

Миңа бер татар башлангыч мәктәбе мөдире язды, алар хәзер урыс телен һәм әдәби укуны үз эченә алган програм белән укыйлар – атнасына 21 сәгать - дүрт еллыкның федераль дәүләт стандарты. Аңардан дүртенче планны түгел өченчесен кабул итүне таләп итәләр дип ачулана: урыс теле – 19 сәгать, уку – 11 сәгать, ягъни барлыгы 30 сәгать; ә туган тел һәм әдәби уку – 12 сәгать.

—​ Хәзер барлык мәктәпләрдән дә менә шулай булсын дип таләп итәләрме?

— Әйе, шулай. Минем мисалда сүз башлангыч мәктәп турында бара, тик тулаем алганда, шулай.

—​ Сез үз мәктәбегездә нәрсәдер үзгәртәчәксезме?

— Формаль яктан бу тикшерү безгә кагылмый, ләкин, күрәсең, тагын мәхкәмә эшләре булыр. Бу – туган телне укытуны тикшерү. Безнең укыту планында андый төшенчә юк. Безнең барлык балалар да татар телен өйрәнә. Без канун рөхсәт иткән башка юлдан киттек. Асылда, бар да элеккечә. Әгәр бездә туган тел белән шөгыльләнергә теләүчеләр булса, без аны, әлбәттә, кертәчәкбез. Без мәктәптә дөресрәк булсын дип килештек. Мин безнең мәктәпкә татар телен өйрәнмичә, урыс телен күбрәк өйрәнергә теләүчеләр килер дип уйламыйм. Мөгаен, мондый хәл килеп чыкса, бу балалар математикадан мәхрүм булачак. Без шундый акыллы әйбер уйлап таптык, бездә бернинди дә хилафлык юк.

Татарстанда татар телен өйрәнмәү дөрес түгел дип саныйм. Формаль яктан мин моны мәхкәмәдә дәлилли алмадым

1990нчы елларда татар теле бик күп иде, ә урыс теле киметелде. Татарстанда урыс телен башка төбәкләргә караганда азрак өйрәнделәр. Аннары хәл икенче якка авышты. Урыс телен туган тел дип сайлаганнар өчен урыс теле плюс урыс теле булып чыга, ул беркемгә дә кирәк түгел, урыс теле болай да күп. Ә татар телен сайлаган кешеләр башка фәннәр санына зыян китерә. Без ниндидер шундый хилафлыклар булуын теләмәдек. Без барлык балаларның да урыс дәүләт теле һәм татар дәүләт телен өйрәнүен теләдек. Сәгать саны ягыннан бәхәсләшергә була, анысы күп булмаска мөмкин, чөнки соңыннан математикага сәгать җитмәячәк. Ләкин мин Татарстанда татар телен өйрәнмәү дөрес түгел дип саныйм. Формаль яктан мин моны мәхкәмәдә дәлилли алмадым, чөнки бездә мәхкәмәләрнең ничек эшләүләрен сез үзегез дә беләсез, әмма без кабул иткән башка вариант бар. Ул алай ук уңайлы түгел, ләкин кануни һәм башкарып чыгарлык.

—​ Сезнең укыту програмы варианты белән хәзер бернинди проблемнар да юкмы?

— Бәлки, булыр. Чөнки прокуратураның кайбер хезмәткәрләре паровоз алдыннан йөгерергә һәм алардан турыдан-туры таләп ителмәгәнне башкарып, эш күрсәтергә кирәк дип саный. Прокуратура кабат шулай кыланырга мөмкин.

* * * *

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин фаразлавынча, прокуратура "Мәгариф турында" канун үтәлешен тикшерәчәк.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Ә канунның төп максаты – туган телдә укуны төп мәктәп белән чикләү, 10-11 сыйныфларда туган телләрне укытмау. Урта белем туган телдә алынмагач, югары белемне дә туган телдә алып булмый дигән сүз. Прокуратура татар телендә белем бирә алырлык укытучылар калмаячагын, мәктәпләрнең татар телендә белем бирү өчен федераль исемлеккә кертелгән дәреслекеләр булмавын тикшерсен иде", диде белгеч Азатлыкка.

Ул шулай ук мәктәпләргә уку-укыту планын муниципалитетлар да, бернинди мәгариф департаментлары да тага алмый, мондый планны бары тик мәктәп үзе һәм ата-аналар гына сайлый ала дип кабатлады.

Азатлык мәктәпләргә җибәрелгән "серле" хатлар турында аңлатма сорап Татарстан мәгариф министрлыгына да сорау җибәрде. Министрлыктан килгән җавап хатында департамент бер мәктәпкә дә мондый хат җибәрмәде диелгән.

Наталья Гречанникова
Наталья Гречанникова

"Туган телләрне укытуны киметүне күз уңында тотучы уку планнарын кабул итү белән бәйле мәктәп җитәкчеләренә департамент бернинди дә басым ясамады һәм ясамый. Чөнки 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән 273нче санлы "Русиядә мәгариф турында" федераль канунга ярашлы, белем бирү програмнарын әзерләү һәм раслау белем бирү оешмасы компетенциясендә генә. Уку планнары федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә һәм төп белем бирү програмнары өлгесен исәпкә алып төзелә.

Шул ук вакытта белем бирү програмнары, шул исәптән уку планнары, гамәлдәге норматив хокукый актларга каршы килә алмый", диелгән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова җавабында.

Татар теле дәресләре 2017 елның ноябреннән башлап Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри укытылудан туктады. Ул вакытта республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. Хәзер татар телен өйрәнү өчен укучыларның ата-аналары гариза язарга тиеш.

Путин сүзе һәм Ана теле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG