Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла: Төтен сукты битемә


Урыс халкының йөрәге яңа яуларга алгысына. Безнең татар да шуңа ияргән, бичара. Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне, ди шагыйрь, публицист Ркаил Зәйдулла. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Телевизордан бик зур (бик зур!) кеше сөйләп торды, безнең илдә иң зур бәйрәм, бәйрәмнәрнең дә бәйрәме 9 май, ягъни Җиңү көне икән. Аның өчен дә, чөнки ул бер-беребезне рухи ырмаулар белән беректереп тора икән.

Шулайдыр. Кешеләрне дә, халыкларны да бер-берсенә иң нык беркетеп, укмаштырып торган бер генә нәрсә бар. Кан. Ә Икенче дөнья сугышында иң күп канны совет халкы түккән. Һәлак булганнарның исәбен әле дә төгәл генә белүче юк. Русиянең хәрби министрлыгы икрар иткәнчә, инде корбаннар саны кырык миллионнан ашкан. Шулайдыр, яу кырында кемедер һәлак булмаган гаилә юк диярлек элекке Совет берлегендә. Нишләп тә булмый, мәгълүм җырдагы "егерме миллион"ны "кырык бер миллион" дип үзгәртеп җырларга туры килер.

Русия өчен гомерен биргән, "государствообразующий" булмаган башы белән

Үземнең дә әни ягыннан бабам 1944 елның 10 мартында совет иле өчен сугышта ятып калган. Хәзерге күзлектән караганда, ул инде Русия өчен гомерен биргән, "государствообразующий" булмаган башы белән... Җәсәде Псков өлкәсенең Себеж районы Чайка авылында.

Бабам Мөдир Шыгырдан имамы Сәгадетдин (Сәгъди мулла) Салиховның улы. Сугышка кадәр безнең як авылларында укытучы булып эшли. Сәгадетдин үзе Буа өязенең Алшик авылында туган. Буа мәдрәсәсен тәмамлагач, 1897 елның 17 гыйнварында Шыгырданның икенче Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйб итеп билгеләнә. Ләкин Салиховларның төбе Алшиктан түгел, Сәгадетдиннең бабасы Салихҗан монда Үтәмеш авылыннан (хәзерге Тәтеш районында) килеп мулла булган. Мөдир бабамның туганнан туган абыйсы Камәретдин, иманы хакына төрмәләрдә утырып күп җәфалар чиккәннән соң, сугыш елларында Мәрҗани мәчетендә, 1956-1963 елларда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын башкара.

Сугышта Сәгъди мулланың сигез улы катнаша, алтысының шунда гомере өзелә. Әллә "иң олы бәйрәм" уңаеннан исемнәрен санап китимме? Рәхим итегез: Фоат, Фаикъ, Мөдир, Фатыйн, Вазыйх, Әнвәр... Алтының өчесе Ржев янындагы сугышларда башын салган.

Алты улын әллә кайдагы ерак сугышта югалткан картның кичерешләрен тасвирларлык каләм көче юк миндә

Алты улын әллә кайдагы ерак сугышта югалткан картның (бу вакытта ул җитмештән өстә) кичерешләрен тасвирларлык каләм көче юк миндә. Кешене юаныч яшәтә. Ә Сәгъди мулла үзен ни дип юатты икән? Улларым изге Ватан өчен һәлак булдылар дипме? Өеннән куып чыгарылган, дүрт ел Себердә сөргендә интегеп, үлем хәлендә кеше мунчасына кайтып егылган, изге Ватанда барлык хокукларыннан мәхрүм ителгән татар мулласы “язмыштан узмыш юк” дип кенә юана алгандыр.

Әби иреннән өч бала белән кала. Үзе дә Чүти мулласы Габдрахман Бәширинең кызы, сугыштан төрле юллар белән котылып калган авыл куштаннары гел кага үзен. Ач сабыйларына дип берничә башак алып кайтканда, тентеп, фаш итеп, төрмәгә ябып куялар. Ярый, тикшерүче ятим балаларны кызганып - анда да кайчак яхшы кешеләр очраган! - ике атнадан чыгаралар үзен. Ләкин ул шундый шартларда да сөенергә тиеш була: ире бит изге Ватан өчен башын салды!

Мөдир бабам бер хатын шигырь белән язган. Әни аны яхшы хәтерли:

Утырдым поезд артына,
Төтен сукты битемә.
Елыймын да сөртеп алам
Ак кулъяулык читенә.

Безнең янда түгәрәк күл,
Битне юам тирләгәч.
Моңаерга гына кала
Өйдән хатлар килмәгәч.

Әйләнә кош, әйләнә кош...
Өч әйлән дә илгә оч!
Канатыңа хатлар яздым,
Гаиләм кайда, шунда төш...

Әйе, "кому война, кому мать родна". Иң олы бәйрәм! Кычкыралар: "Можем повторить! Без барысын да җиңәчәкбез! Всех порвем!" Фейерверклар... Тоташ гүләү.

Урыс халкының йөрәге яңа яуларга алгысына. Безнең татар да шуңа ияргән, бичара.

Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне.

Әле әти ягыннан бабамны йәд итәсем бар.
Истә... истә...

Ркаил Зәйдулла
шагыйрь, публицист

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG