Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 12 майдан Русиядә "ял көннәре" тәртибен гамәлдән чыгара


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Чикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә саклана. "Үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз һәм җиңел булмаячак диде Путин.

Русия президенты Владимир Путин 12 майда илдә коронавирус пандемиясе аркасында игълан ителгән "ял көннәре"нең тәмамлануын белдерде. Моның хакта ул 11 май илдә санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган онлайн-киңәшмәдә белдерде.

Шул ук вакытта Путин чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган, ди ул. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дә чикләү чаралары саклана.

Русия президенты сүзләренчә, 30 марттан булган режим ил хастаханәләрендә урыннар санын күбәйтергә, кирәкле җиһазларны җитәрлек дәрәҗәдә җыю мөмкинлеген бирде. "Бу гадәттән тыш чара эпидемия таралуын әкеренәйтергә мөмкинлек бирде", ди ул. Үпкәне җилләтү җиһазлары резервы бар, аларның кирәге тулы күләмдә кирәк булмады, ди президент.

Владимир Путин бүгенге карар белән төбәк башлыкларының "киңәйтелгән" вәкаләтләрен озайтуын әйткән. "Үзизоляция" тәртибеннән чыгуны һәр төбәк үзе хәл итәчәк, диде ул.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук эпидемия сәбәпле яңа финанс ярдәм чаралары да аталды. Путин өч яшькә балалар булган гаиләләргә һәр бала өчен 5 мең сум түләргә тәкъдим итте, акчалар май-июнь өчен түләнәчәк, президент апрель өчен дә түләргә тәкъдим итте.

Моннан тыш 1 июньнән 3 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар булган гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнгән акча ала алачак. Аңа гаризаны 12 майдан биреп булачак.

  • Русия президенты коронавируска бәйле халыкка берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Март азагында ул бер атнаны ял атнасы буларак игълан итсә, аннары "ял көннәре" башта апрель азагына кадәр, аннары 11 майга кадәр озайтылды. Бер чыгышында Русия президенты коронавирусны бәҗәнәкләр һәм кыпчакларга тиңләде.
  • 11 майга рәсмиләр Русиядә коронавирусны 221 344 кеше йоктырган дип хәбәр итә. Русия әлеге сан белән Италия һәм Британияне узып китте һәм дөньяда COVID-19 белән авыручылар саныннан караганда өченче урынга менде. Соңгы тәүлектә 11 656 яңа очрак теркәлгән. Авырудан Русиядә барлыгы 2009 кеше үлгән.
  • Татарстанда рәсмиләр коронавирусны 1 761 кеше йоктырган ди. 30 марттан республикада гамәлдә булган "үзизоляция" тәртибе 12 майдан йомшартыла, урамга чыгу өчен рөхсәт алу системы кире кагыла. Шул ук вакытта урамга чыкканда битлекләр кию мәҗбүри булачак.

Рәсми саннар. 11 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 761 (+90) 460 (+100) 5 (+0)
Башкортстан 1 567 (+76) 435 (+0) 15 (+0)
Русия221 344 (+11 656) 39 801 (+5 495) 2 009 (+94)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG