Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт: Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый, ләкин чикләүләр саклана


Татарстан хөкүмәте бинасы, архив фотосы
Татарстан хөкүмәте бинасы, архив фотосы

Урамга чыкканда битлекләр кию мәҗбүри булачак. Җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында шулай ук бармакчалар кию дә таләп ителә.

Русия президенты карары нигезендә Татарстан 12 майдан "үзизоляция" тәртибеннән әкренләп чыга башлый. Моның хакта дүшәмбе Татарстан министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

Аның сүзләренчә, 12 майдан урамга чыгу өчен рөхсәт алу системы, эш урыныннан белешмәләр гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта хөкүмәт Татарстан ватандашларына "үзизоляция" тәртибен катгый рәвештә сакларга киңәш итә.

12 майдан урамга чыкканда битлекләр кию мәҗбүри булачак. Моннан тыш җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында шулай ук бармакчалар кию дә таләп ителәчәк. "Битлекләр, бармакчалар, социаль дистанция – алдагы вакытка безнең аерылгысыз атрибутлар", диде Фазлыева.

Даруханәләрдән тыш барлык кибетләр үз эшен кичке 10га кадәр алып бара ала. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү оешмалары, азык-төлек сатмаган сәүдә урыннары эшен торгыза ала. Моның өчен аларның мәйданы 400 дүрткел метрдан артмаска тиеш һәм урамнан аерым керү булырга тиеш.

Татарстанга башка төбәкләрдән килүчеләр өчен 14 көнлек мәҗбүри "үзизоляция" тәртибе сакланачак. Күңел ачу, мәдәни, спорт һәм башка төрле чараларга тыю да гамәлдә кала. Спорт үзәкләре, бассейннар, мунчалар, күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар, төнге клублар, балалар үзәкләре, шифаханәләр, балалар лагерьләре эшчәнлегенә дә тыю дәвам итә. 12 майдан Татарстанда барлык медицина оешмалары эшчәнлеге дә торгызыла.

Татарстан хөкүмәте 65 яшьтән олырак булган һәм хроник авырулары булган ватандашларга "үзизоляция" тәртибен сакларга киңәш итә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдергәнчә, "кабул ителгән кырыс чикләүләр ярдәмендә Татарстанда коронавирусның зур тизлектә таралуын туктатып булды". Аның сүзләренчә, коронавирус беркая да юкка чыкмаячак, ул кешеләр арасында таралып йөрәчәк. Битлекләр һәм бармакчалар кимәүчеләр җәзага тартылачак, ди ул.

  • Татарстанда хакимиятләр "үзизоляция" дип атаган тәртип 30 март көнне кертелде. Барлык кешеләргә урамга ихтыяҗ булу очрагында гына чыгарга рөхсәт ителде, моның өчен СМС аша махсус рөхсәт алу системы булдырылды.
  • 10 май көнне чикләүләр үзгәреше билгеле булды. Аерым алганда, СМС аша рөхсәт алу кирәк булмаячак диелде. Шул ук вакытта җәмәгать транспорты һәм сәүдә нокталарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү, балалар һәм спорт мәйданчыкларында йөрү тыелды.
  • 11 май иртәсенә Татарстанда коронавирусны 1761 кеше йоктырган (соңгы тәүлектә рәсмиләр тагын 90 кешенең авыруын раслаган). 475 кеше савыккан, 6 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG