Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үзизоляция тәртибе кертелде


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан рәсмиләре республикада "үзизоляция" режимын кертүе турында игълан итте. Кирәксезгә урамга чыгучыларга штраф салыначак.

Татарстан президенты республикада барлык ватандашлар өчен "үзизоляция" режимын кертте. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде.

30 марттан Татарстанда барлык ватандашларга "үзизоляция" урыннарында гына булу теләп ителә. Урамнарга бары тик ихтыяҗ булу очрагында гына чыгарга рөхсәт ителә. "Үзизоляцияләү урыныннан чыгу - COVID-19 таралуына бәйле махсус режимны бозуны аңлата", дип белдерде Фазлыева.

Урамга нинди очракларда чыгарга мөмкин дигән карар якын көннәрдә игълан ителәчәк. Урамга чыгу өчен махсус "белешмә" кирәк булачак, диде Татарстан вице-премьеры. Сәбәпсез чыккан кешеләргә штрафлар салыначак.

Аеруча 65 яшьтән олырак кешеләргә өйдән чыкмау әһәмияте әйтелде. "Үзизоляция тәртибен бозмавыгызны һәм ашыгыч ярдәм кирәк булган очраклардан тыш, өйләрегездән чыкмавыгызны сорыйм", диде Фазлыева.

Моннан тыш республикада шәһәрләр арасында җәмәгать транспорты йөреше дә туктатыла.

  • Бүгенге көндә рәсмиләр Татарстанда 14 кеше коронавирус йоктырганын әйтә, соңгы ике тәүлектә яңа авырулар турында хәбәр ителмәде. Башкортстанда исә 29 мартта вирус йоккан биш кеше ачыкланды дип хәбәр ителә.
  • 30 март көненә Русиядә бүгенге көндә коронавирус йоктыруның 302 яңа очрагы ачыкланган. Русиядә авыручыларның гомум саны 1836га җиткән. Авыру илнең 71 төбәгендә таралган. Дөньяда яңа вирус йоктыручылар саны 730 меңнән арткан. 35 меңгә якын кеше үлгән.
  • 30 марттан карантин чарасы Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә кертелде. Кирәксезгә урамга чыгу тыелды. Русия премьер-министры Михаил Мишустин Мәскәүдә кертелгән карантин режимын ил күләмендә кертергә тәкъдим итте.

Коронавирус. 29 март 2020

төбәкләравырганүлгәнтерелгән
Татарстан1401
Башкортстан500
Русия1836966

стоп.коронавирус.рф

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG