Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның 302 яңа очрагы ачыкланган


Русиядә авыручыларның гомум саны 1836га җитте.

Русиянең 35 төбәгендә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлгән. Соңгы тәүлектә ил күләмендә 302 яңа очрак ачыкланган, хәзер барлыгы 1836 кеше авырый. Авыру илнең 71 төбәгендә таралган. Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Тәүлек эчендә коронавирус ачыкланган кешеләре санының иң күбе Мәскәүдә (+212 кеше), Комида (+15 кеше), Петербурда (+8 кеше). Татарстан белән Башкортстанда яңа очраклар теркәлмәгән.

Мәскәүдә бүгенге көнгә барлыгы 1226 кеше авырый. 30 мартта шәһәрдә кырыс карантин чаралары кертелде.

  • Дөньяда яңа вирус йоктыручылар саны 720 меңнән артты. 34 меңгә якын кеше үлде.

Рәсми саннар. 29 март 2020

төбәкләравырганүлгәнтерелгән
Татарстан1401
Башкортстан500
Русия1836966

стоп.коронавирус.рф

XS
SM
MD
LG