Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда урамга чыгу өчен СМС аша рөхсәт алу кирәк булмаячак, шул ук вакытта яңа чикләүләр гамәлгә керәчәк


Балалар мәйданчыкларында да йөрү тыела
Балалар мәйданчыкларында да йөрү тыела

Хөкүмәт карарында изоляция режимы саклануы хакында әйтелә. Шул ук вакытта өйдән чыгу өчен смс-код алырга кирәк булмаячак.

Бүген Татарстан хөкүмәте коронавирус таралуга каршы чаралар турындагы карарга төзәтмәләр кертте. Анда 12 майдан соң чикләүләр сакланылачагы әйтелә. Карарны хөкүмәт башлыгы Алексей Песошин имзалаган.

Аерым алганда, 12 майдан түбәндәге чикләүләр гамәлгә керә:

  • Җәмәгать транспорты һәм сәүдә нокталарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү тыела. Бу таләп таксиларга да кагыла.
  • Балалар һәм спорт мәйданчыкларында йөрү, паркларга чыгу тыела. Әлеге тыю ишегалдында урнашкан мәйданчыкларга да кагыла.
  • Шәһәрара маршрут автобусларына йөрү рөхсәт ителми.
  • Рәсми язылышу чараларында 10 кешедән дә күбрәк кеше катнашырга тиеш түгел.

Кафеларга эшләү тыелган, алар бары ризыкны чыгарып яки өйгә китереп кенә бирә ала. Мунча, сәүдә үзәкләре, фитнес үзәкләр дә әлегә эшли алмый.

Әлеге чикләүләр 12 майдан яңадан гамәлгә керәчәк. Хөкүмәт халыктан изоляция режимын саклауны сорый.

Шул ук вакытта май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт алырга кирәк булмаячак. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгының норматив-хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итүче бүлеге җитәкчесе Эльмира Слепневага сылтанып “Татар-Информ” хәбәр итә.

Слепнева сүзләренчә, кешеләргә өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителмәячәк.

Моннан тыш 11 майда Татарстанның изоляция режимыннан чыгу юллары мәсьәләсе каралачак. Бу хакта иртәгә хөкүмәт башлыгы урынбасары Ләйлә Фазлыева махсус матбугат очрашуы үткәрә. Кайбер чикләүләр алынырга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG