Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "ял көннәрен" 11 майга кадәр озайтты


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

12 майдан Русия әкренләп чикләүләр режимыннан чыга башларга мөмкин, дип белдерде президент. Моның өчен хөкүмәт һәм Роспортребнадзор махсус план әзерләргә тиеш булачак.

Русиядә "ял көннәре тәртибе" 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта 28 апрельдә Русия президенты Владимир Путин илнең төбәк башлыклары белән киңәшмә алдыннан халыкка мөрәҗәгатендә белдерде. 6, 7, 8 май көннәре дә, хезмәт хаклары сакланган килеш, ял көннәре булачак, диде ул.

Президент коронавирус куркынычы барлык төбәкләрдә бер үк вакытта юкка чыкмаячагын белдерде. Вазгыять әле катлаулы булып кала, шуңа күрә, чикләүләрне юкка чыгаруны барлык төбәкләрдә бер вакытта оештырып булмый, әлеге процесс чиратлап 12 майдан башланачак, диде ул. Моның өчен Путин хөкүмәткә һәм Роспотребнадзорга махсус план әзерләргә кушты.

"Без коронавирус таралуын туктата алдык. Яңа очраклар теркәлүе тотрыкланды, ләкин бу безне туктатырга тиеш түгел. Югары ноктаны әле узмадык", диде ул.

Путин Русия халкына һәм икътисадына ярдәм максатыннан яңа план кирәк булачагын да әйтте. Икътисад үсеше һәм ватандашлар керемнәре артуы өчен масштаблы гамәлләр планы кирәк, диде ул. Әлеге эш хөкүмәткә йөкләнде.

28 апрельне Русия президенты ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне дип игълан итте.

  • Путин коронавируска бәйле халыкка берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Март азагында ул бер атнаны ял атнасы итеп игълан итсә, аннары ял көннәрен апрель азагына кадәр озайтты. Бер чыгышында Русия президенты коронавирусны бәҗәнәкләр һәм кыпчакларга тиңләде.
  • 28 апрельгә рәсмиләр Русиядә коронавирусны 93 558 кеше йоктырган дип хәбәр итә Соңгы тәүлектә 6411 яңа очрак теркәлгән. Авырудан Русиядә барлыгы 867 кеше үлгән.
  • Татарстанда рәсмиләр коронавирусны 697 кеше йоктырган ди. 30 марттан республикада "үзизоляция" тәртибе кертелде, урамга махсус рөхсәт белән генә чыгарга ярый. Бу чикләү азык-төлек кибетенә, даруханәләргә, хастаханәләргә баруга кагылмый.

Рәсми саннар. 28 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан697 (+65) 72 (+18) 0 (+0)
Башкортстан 631 (+61) 80 (+8) 14 (+0)
Русия93 558 (+6 411) 8 456 (+1110) 867 (+72)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG