Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан бер кешенең үлеме турында хәбәр ителде


27 апрельдә Чаллыда коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуыннан 70 яшьлек ир-ат үлгән.

Татарстанда COVID-19 вирусыннан беренче үлем очрагы булган. 27 апрельдә Чаллыда 1950нче елгы ир-ат вафат булган. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итә.

Авыруны 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, 15 апрельдән ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә дәваланган. Коронавирус аркасында авыруның үпкәсе ике яклап шешкән була диелә. Моннан кала, аның йөрәге дә сау булмаган. 23 апрельдән үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган була.

28 апрельгә Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 65 яңа очрагы рәсман теркәлгән. Республикада COVID-19 очраклары 697гә җитте.

Яңа авыруларның алтысы хастаханәгә салынган, 59 кеше җиңелчә авырый һәм дәвалануны өйләрендә уза. 7 очрак – читтән кайткан, 58 очрак – Татарстанның үзендә йоктырган кешеләр.

Соңгы тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар тагын 6411 кешегә арткан. Тәүлек эчендә 72 кеше үлгән. Илдә барлыгы 93 558 кеше COVID-19 йоктырган, 867 кеше үлгән, 8456 кеше савыккан. Бу - коронавируска каршы оператив көрәш штабының рәсми саннары.

XS
SM
MD
LG