Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиядә ял көннәрен 30 апрельгә кадәр озайтты


Русия президенты Владимир Путин

Путин апрельне ял ае дип игълан итте. Хезмәт хаклары сакланачак дип белдерде ул. Вазгыять үзгәрү очрагында ял вакыты кыскартылырга да мөмкин. 

Русиядә ял көннәре 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде. Ул хезмәт хаклары сакланачак дип ассызыклады. Вазгыять үзгәрү очрагында ял вакыты кыскарырга да мөмкин.

Русия президенты төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәген белдерде. Төбәкләр нинди режим кертүе турында үзләре хәл итәчәк диде ул. Хакимият органнары, даруханәләр, кибетләр, медицина оешмалары, туктатып булмаслык сәнәгать оешмалары элекке режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Путин сүзләренчә, үзизоляция режимы мобилизация, сәламәтлек саклау өлкәсендә ресурслар арттыру өчен эпидемиягә каршы нәтиҗәле көрәшергә вакыт һәм мөмкинлек бирде. Өлкән буынны вирус таралуыннан саклап булды, диде ул.

Үз чыгышында Путин шулай ук медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, волонтерларга, эпидемия шартларында төрле өлкәләрдә эшләүчеләргә аерым рәхмәтен белдерде.

  • Путин халыкка мөрәҗәгать белән бер атна элек, 25 март көнне дә чыкты. Ул коронавирус эпидемиясенә бәйле 30 март – 5 апрель атнасын ял атнасы итеп игълан итте, социаль өлкәдә чараларны атады. Шулай ук президент Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирүне соңгарак вакытка күчергәнен белдерде.
  • 2 апрель көненә Русиядә 3 548 кеше коронавирус йоктырган. Соңгы тәүлектә генә 771 яңа очрак теркәлгән. Авырудан Русиядә барлыгы 30 кеше үлгән.
  • Татарстанда рәсмиләр коронавирусны 19 кеше йоктырган дип хәбәр итә. 30 марттан республикада "үзизоляция" тәртибе кертелде, урамга махсус рөхсәт белән чыгу рөхсәт ителә.

Азатлык коронавируска бәйле барлык соңгы хәбәрләрне, актуаль киңәшләрне җанлы блогта теркәп бара.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG