Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үзизоляция вакытында урамга чыгу рөхсәтен алу тәртибе


Якындагы кибеткә чыгу, чүпне ташлау, ашыгыч ярдәм өчен яки хайван белән урамда йөрү өчен махсус рөхсәт кирәкми. Башка сәбәпләр өчен урамга чыгу рөхсәтен махсус сайтта теркәлеп, тиешле номерга СМС җибәреп алырга кирәк булачак.

Татарстан хөкүмәте "үзизоляция" вакытында урамга чыгар өчен махсус рөхсәт алу тәртибен раслады. Бу турыда карар республика хөкүмәте порталында чыкты.

Карарга ярашлы, түбәндәге очракларда урамга чыгу рөхсәте кирәкми:

  • ашыгыч ярдәм кирәк булса, гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч янаса;
  • иң якында булган кибетләргә, даруханәләргә бару өчен;
  • өй хайваннары белән йөрү өчен (өйдән 100 метрдан да ераграк түгел);
  • чүп ташлау өчен.

Өйдән башка сәбәпләр белән чыгучыларга махсус рөхсәт алырга кирәк булачак. Әлеге рөхсәт республикада яшәүчеләргә бирелә. Моның өчен теркәлергә кирәк булачак. Теркәлү өчен һәр кеше 2590 номерына теркәлү — тулы исем — паспорт номеры — яшәү адресы тәртибе белән мәгълүмат җибәрергә тиеш. Шуннан соң җавап буларак уникаль теркәлү коды килә.

Урамга чыгу рөхсәте алу өчен ватандаш шул ук 2590 номерына чыгу максатын аңлаткан текст җибәрергә тиеш булачак. Карарга ярашлы, урамга түбәндәге максатлар белән чыгу рөхсәт ителә:

  • мәхкәмәгә бару;
  • балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына озату;
  • медицина яки ветеринар оешмасына бару;
  • җеназада катнашу;
  • паспорт алу, яңарту;
  • ял бакчасына (дача) бару һәм аннан кайту;
  • кредит оешмаларына, почта бүлекләренә бару;
  • ярдәм кирәк булган туганнарга ризык, дарулар, тормыш өчен зарур әйберләр илтү, аларга ярдәм итү;
  • күченү.

Җавап килгән СМС-та уникаль код булачак, әлеге код кешегә урамга чыгарга рөхсәт булып саналачак. Шунда ук аның гамәлдә булу вакыты да күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, Татарстан хөкүмәте карарында үзизоляция вакытында эшләргә мәҗбүр булган кешеләр өчен махсус рөхсәт кәгазе бланкы да расланган.

  • 30 мартта Татарстанда гомум үзизоляция тәртибе кертелде. Урамга кирәксезгә чыгучыларга штрафлар салыначак дип хәбәр ителде.
  • Русия думасы карантинны бозган өчен җәза төрләре каралган канун өлгесен кабул итте. Карантинны бозучыларга иң зур җәза – җиде елга иректән мәхрүм итү.
  • 31 мартта рәсмиләр Татарстанда 19 коронавирус йоктыру очрагы турында хәбәр итте. Русиядә авыручылар бер тәүлектә 500гә арткан диелә, хәзер аларның саны 2337гә җиткән.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG