Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Битлек белән тәэмин итмиләр, ә кимәгән өчен штраф сугалар"


Дәүләт бушлай битлекләр белән тәэмин итми, әмма аларны киеп йөрмәгән өчен штрафлар керткән. Башка илләргә хөкүмәт ярдәм итә ала, ә үз кешеләренә – юк, ди Баулыда яшәүче укучыбыз Азат Зиннуров. "Халык сүзе" бүлегендә аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Мәгълүмат чараларында Росздравнадзорның республика идарәсе башлыгының Татарстанда яшәүче хатын-кызның гаиләсен битлекләр һәм бармакчалар белән тәэмин итү үтенеченә җавабы пәйда булды. Канун нигезендә хакимият халыкны гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы вакытында шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә тиеш дип саный активист.

Түрә үз җавабында, югары әзерлек режимы Татарстан президенты боерыгы белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен кертелгән, дип яза. Ягъни, халык өчен түгел. Янәсе, шәхси саклану чараларын даруханәләрдә һәм кибетләрдә сатып алыгыз.

Спекулянтларга киртә куйдылар

Узган шимбә ниһаять мин дәүләт даруханәсенә барып җиттем. Анда медицина битлекләре 8 сум 80 тиен тора. Ләкин аларны бер кулга икене генә саталар. Ә перчаткалар (стериль хирургия бармакчаклары) бер пары 26 сум тора. Бер сатып алучыга бер пар гына бирелә.

Медицина битлекләре һәм хирургия бармакчаклары
Медицина битлекләре һәм хирургия бармакчаклары

Бармакча һәм битлекләрне сатуга кертелгән чикләүләр аңлашыла. Әгәр спекулянтларга ирек бирсәң, алар арзанлы саклану чараларын сатып алачак та, бәясен шактый арттырып сата башлыячак. Арзанлы битлек һәм перчаткалар бары тик дәүләт даруханәләрендә генә сатыла, башкаларга ышаныч юктыр, монысы да аңлашыла. Тик барысы да көн саен дәүләт даруханәсенә бара алмый бит. Ә кибетләрдә һәм дәүләтнеке булмаган даруханәләрдә саклану чаралары булса да, югары бәягә сатыла. Керемнәре кимегән кешеләр акчаларын битлек һәм бармакча сатып алуга акча тотачакмы? Бу безгә пандемияне җиңәргә ярдәм итәме?

"Битлек режимын" бозучыларны мәктәп укучылары "сата"

16 май, ял көне булуга карамастан, Баулы шәһәр мәхкәмәсендә Русия административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсенең беренче өлеше нигезендә ("гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү") бер көндә 18 административ эш каралды. Мондый хокук бозучыга кисәтү яки бер меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Узган атна Баулыда 70тән артык шундый эш каралган. Моннан тыш, әлеге маддә нигезендә җаваплылыкка тартылган бер хатын-кыз Русия административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсенең беренче өлеше нигезендә ("полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмау") җәза алган. Бу очракта канун 500–1000 сум штраф яки унбиш тәүлеккә административ тоткарлауны күздә тота. Шуңа күрә, битлек булмау сәбәпле, полиция белән низаг туган очракта, каршы килмәскә, ә аннары полиция гамәлләренә шикаять бирергә кирәк. Әгәр сез хаклы икән, оту ихтималы бар. Әйтик, 14 май мәхкәмәдә бер "битлек" эше туктатылган.

Баулыда соңгы атнада "гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү" маддәсе нигезендә мәхкәмәләр саны әнә шулай күренә:

11 май12 май13 май14 май15 май16 май
Каралган эшләр саны545221916
Административ җәза билгеләү турында чыгарылган карарлар саны543161713
Эшләрне карау кичектерелде--23--
Эш туктатылды---1--
Эшне карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат юк---225

Хәзер кибет сатучыларына да җиңел түгел. Аларга сатып алучыларда битлекләр һәм бармакчалар булуны күзәтергә туры килә. Аларның үзләрендә дә шәхси саклану чаралары булырга тиеш. Кагыйдәләрне бозган өчен аларга административ җаваплылык яный. "БИЗНЕС Online" Баулыда бер сатучыга 4 мең сумлык штраф салынган дип яза. Басма эшмәкәр Зөлфия Латыйпованың сүзләрен дә китерә:

"Сатучы сөйләшү өчен битлеген салган. Ялган кеше була, видеога төшерә, полиция килә һәм аны бүлеккә алып китәләр. Бу яхшы хәл түгел". Латыйпова сүзләренә караганда, шикаять итү өчен адвокат ялларга туры килгән.

Ул шулай ук полициянең мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итүе турында да сөйли: "Әлбәттә, без моны юридик яктан раслый алмыйбыз, әмма аларга сөйләгән егетләр барлыгын беләбез".

Сакланумы, кәмитме?

Бер яктан, мин бүгенге вазгыятьтә саклану чараларының кирәклеген аңлыйм. Ә икенче яктан, күпләрнең көннәр буе бер үк битлек киеп йөрүен, аны алыштырмауларын күрәм. Ул чакта аны йөртүнең ни файдасы бар? Штрафка тартмасыннар һәм кибеткә кертсеннәр өчен генә. Үз-үзебезне алдау, профанация килеп чыга. Хөкүмәтнең уйланылмаган карарлары халыкта канәгатьсезлек тудыра. Интернетта чикләү чараларын бозган кешеләрне тоткарлау видеоларын карагач, кешеләрнең ачулары гына кабара.

Кыскасы, хакимият халыкны саклау чаралары белән тәэмин иткәненә ышандырмакчы була, ә кешеләр – битлек һәм бармакчалар киеп йөргән сыман кылана.

Азат Зиннуров
Баулы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG