Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буада һәм Алабугада хастаханәләрне COVID-19 белән авырулар өчен үзгәрткәннәр


Буада үзәк район хастаханәсендә һәм Алабуга бала тудыру йортында коронавируслы авырулар дәваланачак.

Татарстанның Буа шәһәрендә үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге коронавируслы авыруларны дәвалый торган итеп үзгәртелгән. “Байрак” район газетасы язганча, бу вакытлы һоспиталь булачак, анда Татарстанның дүрт районыннан коронавируслы авыруларны китерәчәкләр. Беренче пациентлар һоспитальдә урнаштырылды диелә.

Тагын бер COVID-һоспиталь бу атнада Алабуга шәһәрендә, бала тудыру йорты бинасында ачыла. Ул 80 урынга исәпләнгән. Монда авыр хәлдәге авыруларны китермәячәкләр, ул Чаллыда коронавируслы авыруларны дәвалаучы хастаханәләрне бушату өчен эшләнә дип яза “Татар-информ”.

Май ахырында Чаллыдагы Тукай районы үзәк хастаханәсен дә коронавируслы авыруларны дәвалауга күчергән иделәр. Хастаханәгә 170 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итеп табиблар, башка төр медицина хезмәткәрләре эшкә чакырылды.

Аңа кадәр Казанның 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары өчен һоспитальдә, Балалар республика клиник хастаханәсендә һәм Биектау район үзәк хастаханәсендә COVID-19 авырулар өчен урыннар саны арттырылган иде. Май ахырында шәһәрнең 16нчы санлы хастаханәсенәдә дә коронавируслы авыруларны сала башладылар.

Шул ук вакытта Русиянең һәм Татарстанның рәсми саннары республикада COVID-19 белән авыручыларның кимүен хәбәр итә. 8 июнь саннарына караганда, хәзер республикада коронавирус белән нибары 58 кеше авырый.

Рәсми саннар. 09 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 113 (+96) 1 505 (+52) 18 (+0)
Татарстан3 665 (+54) 3 563 (+20) 10 (+0)
Русия485 253 (+8 595) 242 397 (+11 709) 6 142 (+171)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG