Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда медицина тикшерүе узарга теләмәгән өчен активист Гөлназ Равилова тоткарланган


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Равилова 3 июльдә "Берләшкән демократлар" штабында узган тентүләр вакытында анализлар тапшырудан баш тарткан.

Казанда полиция активист кыз Гөлназ Равилованы тоткарлаган. Аны өе янында, 3 июльдә "Берләшкән демократлар" штабында тентү вакытында медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен тоткарлаганнар. Бу турыда Idel.Реалиигә Равилованың адвокаты Борис Якушанов хәбәр иткән.

"Аны "табиб кушмаган килеш әфьюн яки психотроп матдәләр куллану" маддәсе нигезендә тоткарлаганнардыр дип уйлыйм. Равилованың тентү вакытында баш тартуы тиешенчә теркәлмәде. Медицина тикшерүенә җибәрү өчен ныклы нигез кирәк – мәсәлән, административ эш кузгатылган булырга тиеш, ә бу юк иде", дип сөйләгән адвокат.

Якушанов сүзләренчә, Равилова 3 июльдән соң үз иреге белән медицина тикшерүе узган, ул организмында наркотик яки хәмернең яки аларның эзләренең булмавын раслаган.

"Берләшкән демократлар" Гөлназ Равилованы тоткарлау басым ясау һәм активистларны эзәрлекләү дип саный.

3 июльдә "Берләшкән демократлар"ның Зур Кызыл урамындагы штабына полиция, экстремизмга каршы көрәш үзәге һәм ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Активистлар туган көн бәйрәм иткән була, аларны тавышланалар дип, күршедән берәү зарланган диелә. Полиция һәм ОМОН штабта тентү уздыра, аларның тентүгә рөхсәт бирүче документлары булмый. Алты активист тоткарлана.

6.9.1 маддәсе нигезендә гаепле дип табылган очракта, Равиловага 4-5 мең сум күләмендә штраф яки утыз тәүлеккә кадәр сак астына куелу янарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG