Accessibility links

Казанда Навальныйны яклау чарасында биш кеше тоткарланган


Навальныйны яклау пикеты
Навальныйны яклау пикеты

21 августта Казан үзәгендә оппозиция лидеры Алексей Навальныйга теләктәшлек күрсәтеп уздырылган чараны өзде. Навальный тарафдарлары ялгыз пикетлар әзерләгән иде. 

Ялгыз пикетлар бер сәгать чамасы дәвам итте, аннары полиция анда катнашучыларны тоткарлый башлады. Алексей Бояров, Дмитрий Блюм, Тимур Төхвәтуллин, Эльвира Бутакова һәм Наилә Мулаева полиция бүлегенә китерелде.

Наилә Мулаева - Питрәч районы депутатлыгына теркәлгән намзәт. Аны тоткарлау өчен прокурор рөхсәте кирәк.

Чарада барлыгы җиде кеше катнашты. Пикетка чыгучылар чиратлар басып торды. Алар кулларына "Минем Русия агуланган", "Русия, үзеңне сакла! Навальныйны коткарырга чык!" дип язылган плакатлар тотып торды. Алар янына шунда ук полиция килде.

Казанда Навальныйга теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Алексей Навальный 20 августта Омскида авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аны агуланган дип шикләнәләр.

XS
SM
MD
LG