Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы II (отрывок)


Предлагаем снова погрузиться в мир волшебства на татарском языке! Сегодня мы подготовили концовку книги "Гарри Поттер и философский камень". Это адаптированный отрывок из фанатского перевода книги. Есть аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы (отрывок)
please wait

No media source currently available

0:00 0:16:03 0:00
йөкләү

Идән астына

Һарри һәркөнне Волдемортның ишектән керүен көтте.

Ул авырткан ярага игътибар бирмәскә тырышты.

– Мадам Помфри янына бар, – дип тәкъдим итте Һермиона.

– Мин авыру түгел, – диде Һарри. – Минемчә, бу кисәтү... Бу хәвеф–хәтәр билгесе.

Һарри кинәт басты.

– Минем башыма бер уй килде, – диде Һарри. Безгә Һагрид янына барырга кирәк. Хәзер үк!

– Ник? – диде Һермиона.

Һарри жавап бирмәде. Һагридның өенә йөгерде.

– Һагрид, минем сиңа бер соравым бар, – диде ул. Норбертны откан төнне хәтерлисеңме? Синең белән карта уйнаган юлчының кыяфәте нинди иде?

– Белмим шул, – диде Һагрид. – Ул никтер плащын салмаган иде.

– Һагрид, ни турында сөйләштегез аның белән? Ул Мамыккай турында кызыксындымы? – дип сорады Һарри.

– Кызыксынды. Мәйтәм, бераз музыка уйнат та, ул шунда ук йокыга китә.

Һагрид куркыныч тулы күзләрне күрде. Һарри, Рон һәм Һермиона чыгып чаптылар.

– Без Дамблдор янына барырга тиеш, – дип, сүз башлады Һарри. – Һагрид теге юлчыга Мамыккайны ничек йоклатырга икәнен әйткән. Ә кием астында Снейп та, Волдеморт үзе дә булган булырга мөмкин. Дамблдорның бүлмәсе кайда?

Коридорда профессор МакГонагалл пәйда булды.

– Сез өчегез дә монда нишлисез?

– Безгә профессор Дамблдор кирәк.

– Профессор Дамблдор ун минут элек Лондонга китте, – диде профессор.

– Ул китте? – дип сорады Һарри бик борчылып. – Хәзерме? Әмма бу бик мөһим эш, профессор. Бу фәлсәфә ташы турында.

Профессор МакГонагаллның кулындагы китаплары идәнгә төштеләр.

– Сез моны кайдан белдегез? – диде ул.

– Профессор, минем уйлавымча... Мин беләм... Сн... – ягъни берәү ташны​ урларга җыена. Миңа профессор Дамблдор белән сөйләшергә кирәк.

– Профессор Дамблдор иртәгә булачак, – диде ул. – Таш бик яхшы яшерелгән һәм көчле сак астында, аңа беркем дә тия алмый.

– Тик профессор...

Укытучы аларны тыңларга теләмәде.

– Бу бүген булачак, – диде Һарри дусларына. – Менә нишлибез! – дип пышылдады Һарри. – Мин бүген кич ташны беренче булып алырга тырышачакмын.

– Әйе, син хаклы, Һарри, – диде Һермиона тыныч тавыш белән.

– Мин күренмәс мантияне киячәкмен, – диде Һарри.

– Әмма без өчебез дә ул мантиягә сыярбызмы?

– Өчебез дә?

– Синең берүзеңне җибәрермибез без, – диде Рон.

Слова и выражения

  • кисәтү – предупреждение
  • хәвеф-хәтәр билгесе – признак трагедии
  • Хәзер үк! – Сейчас же!
  • откан төнне –​ выигравшую ночь
  • юлчының кыяфәте – вид путника
  • чыгып чаптылар – выбежали
  • пәйда булды – появился
  • урларга җыена – собирается украсть
  • көчле сак астында – под сильной защитой
  • берүзеңне – одного

***

Кич җитте.

Дуслар үзләре белән мантия, флейта алдылар.

Һарри ишекне ачты. Этнең тавышлары ишетелде. Ул аларны күрми, әмма ишетә иде.

Һарри Һагридның флейтасына өрде. Эт йоклады.

Өчесе дә аска сикерделәр .

Аста ниндидер тавышлар ишетелде.

– Бу өрәкме икән?

– Мин белмим... бу канат кагышына охшаган.

– Алга карагыз! Анда нидер селкенә!

Алар залга керделәр. Залда күп кечкенә кошчыклар бар иде. Каршыда авыр агач ишек күренде. Һарри ишекне тартты, әмма ул бикле иде.

– Хәзер ни эшлибез инде? – диде Рон.

– Тукта! Болар кошлар түгел! – диде кинәт Һарри. Бу – ачкычлар. Канатлы ачкычлар бу! Әнә, карагыз, анда оча торган себерке тора. Без ишеккә туры килә торган ачкычны табарга тиеш!

– Ләкин алар монда бик күп! Йөз, мең...

Ишеккә зур көмеш ачкыч кирәк иде. Дуслар аны тоттылар һәм ишекне ачтылар.

Залга керүгә ул яктырды. Өч дус искитмәле күренеш күзәттеләр.

Алар бик зур шахмат тактасының каршында торалар иде. Залның икенче башында ак фигуралар бар иде. Биек ак сыннарның йөзләре юк иде.

– Бүлмәдән үтәргә теләсек, уйнарга кирәк, – диде Рон. – Минем уйлавымча, без шахмат сыннары булырга тиеш.

Ул кара ат янына килде һәм аңа кагылды. Сын җанланды. Җайдак башын иде һәм Ронга карады. Сыннар ишетәләр иде.

– Без сезнең белән уйнарга тиешме?

Кара җайдак ризалашып башын какты.

– Уйлап карыйк, – диде Рон дусларына. – Минемчә, без теге өч буш урынга басырга тиеш. Һарри, син менә бу фил, Һермиона, син тура урынына бас.

– Ә син?

– Мин ат урынына булам, – диде Рон. – Аклар һәрчак беренче башлый, – диде Рон. – Әнә, карагыз.

Ак сын алга килде. Рон кара пешкалар белән эш итә башлады. Алар, ул кая кушса, шунда атладылар.

– Һарри, син диагональ буенча дүрт шакмак уңга бар.

Дусларның икенче атлары алынды.

– Һермиона, синең чират.

Һәр адым саен аклар рәхимсезлекләрен күрсәтте. Ике тапкыр Рон Һарри һәм Һермионаны коткарды.

– Без уен азагына якынлаштык, – диде Рон. – Бу бердәнбер чара. Минем чират. Мине алырга тиешләр.

– Бу шахмат уены! Сез кем белән булса да корбан итәргә тиеш. Мин адым ясыйм, ул мине ала. Мат була, һәм сез азат, Һарри.

– Тик!..

– Сез Снейпны туктатырга телисезме? Бүтән чара юк! – Ронның йөзе агарды. Әмма ул үзенә ышана иде.

Рон адым ясады. Ак вәзир Ронның башына сукты. Малай егылды.

Дуслар җиңделәр. Шахмат фигуралары ишеккә юлны ачтылар.

Һарри белән Һермиона тагын бер ишектән керделәр. Бу бүлмәдәге сынауны кичер өчен Һермиона калырга мәҗбүр булды. Һарри алга ялгыз китте.

Соңгы бүлмәдә кемдер бар иде, әмма бу Снейп түгел иде. Юк, ул хәтта Волдеморт та түгел иде.

Слова и выражения

  • тавышларыих голоса
  • канат кагышына охшаган – похоже на звук крыльев
  • каршыда – напротив
  • оча торган себерке – летающая метла
  • ишеккә туры икилә торган – подходящий к двери
  • залга керүгә – как только зашли в зал
  • искитмәле күренеш күзәттеләр – наблюдали удивительную картину
  • сыннарның йөзләре – лица фигур
  • кагылды – коснулся
  • сын җанланды – фигура оживилась
  • ризалашып башын какты – с согласием кивнул
  • өч буш урынга басырга тиеш – должны встать на три пустых места
  • тура урынына бас – встань вместо ладьи
  • эш итә башлады – начал действовать
  • шунда атладылар – шагали туда
  • синең чират – твоя очередь
  • рәхимсезлекләрен күрсәтте – показали беспощадность
  • бердәнбер чара – единственный способ/выход
  • корбан итәргә тиеш – должен пожертвовать
  • адым ясады – сделал шаг
  • ишеккә юлны ачтылар – открыли проход к двери
  • сынануны кичер өчен – чтобы пройти испытание
  • калырга мәҗбүр булды – был вынужден остаться

Ике битле кеше

Бу Квирелл иде.

– Сез? – гажәпсенде Һарри.

Квирелл елмайды. Аның гел тартышып тора торган йөзе бүген тартышмый иде.

Әйе, мин, – диде ул тыныч кына. – Ә мин, Поттер, сине монда очратырмынмы икән дип баш ваткан идем.

– Ә мин... Мин уйладым... Снейп...

– Северус? – Квирелл рәхәтләнеп көлде. – Әйе, Северус бик шикле күренә, шулай бит? Мәктәпә зур ярканат йөри сыман. Ул минем өчен бик файдалы булды. Мондый Снейп булганда тотлыгучы мескен профессор Квиреллдан беркем дә шикләнми.

Һарри ишеткәненә ышанмады.

– Әмма Снейп мине үтерергә тырышты!

– Юк, юк һәм юк. Сине мин үтермәкче идем . Ә Снейп сине коткарырга теләде. Ә бүген мин сине үтерәчәкмен.

Квирелл артында Рәлтемө көзгесе тора иде.

– Әлеге Көзге – Таш янына алып киләчәк ачкыч ул, – диде Квирелл. – Кайда соң ул Таш? Мин аңлый алмыйм, – дип пышылдады ул. – Бәлки, таш көзге эчендәдер? Бәлки, аны ватаргадыр? Нәрсә эшли бу көзге? Нәрсә күрсәтә ул? Зинһар өчен, ярдәм итегез миңа, Хуҗам!

Кинәт куркыныч тавыш җавап бирде. Әлеге тавыш Квиреллның үзеннән килә иде сыман.

– Малайны куллан... Малайны куллан...

Квирелл Һаррига борылды

– Кил әле монда, Поттер! Көзгегә кара һәм нәрсә күргәнеңне әйт.

Һарри аның янына атлады.

Башта ул көзгедән үзенең агарынган йөзен күрде. Берникадәр мизгелдән соң көзгедәге чагылышы аңа елмайды. Ул кесәсеннән канлы кызыл төстәге ташны чыгарды. Һаррига күз кысты һәм ташны кире салды. Могҗизамы бу, әмма Таш чыннан да аның кесәсендә иде.

– Шуннан? – түземсезлек белән сорады Квирелл. Нәрсә күрәсең анда?.

– Мин үземнең Дамблдор белән кул бирешкәнемне күрәм, – дип алдады Һарри.

– Ул алдый… Ул алдый… – диде баягы тавыш. Миңа аның белән сөйләшергә кирәк... Күзгә-күз...

Һарри Квиреллның чалмасын сүткәнен карап торды. Нәрсә бу? Чалма, ниһаять, идәнгә төште. Квирелл әкрен борылды.

Слова и выражения

  • гаҗәпсенде – удивился
  • тартышып тора торган йөзе – дёргающееся лицо
  • баш ваткан идем – ломал голову
  • тотлыгучы мескен профессор – заикающийся бедный профессор
  • үзеннән килә иде сыман – будто исходил из него
  • куллан – используй
  • агарынган йөзен – побелевшее лицо
  • көзгедәге чагылышы – отражение в зеркале
  • канлы кызыл төстәге ташны – камень кроваво красного цвета
  • күз кысты – подмигнул
  • могҗизамы бу – чудо ли это
  • түземсезлек белән – с нетерпением
  • кул бирешкәнемне – как я жму руку
  • күзгә-күз – с глазу на глаз
  • чалмасын сүкәнен – как разматывал чалму

Квиреллның баш артында икенче бит бар иде. Һарри мондый коточкыч йөзне беренче тапкыр күрде. Акбур төсле ак йөз, борын урынына еланныкы сыман тар тишекләр һәм җете-кызыл күзләр иде бу.

Һарри Поттер, – дип пышылдады әлеге йөз, – нишләп әле сиңа кесәңдәге ташны миңа бирмәскә ди?

Димәк, ул барысын да белә. Һарри үзенә көченең кире кайтканын сизде.

– Җүләр булма, – дип кычкырды йөз. – Югыйсә, сине әти-әниеңнең язмышы көтә. Алар миннән кызгануымны сорап үлделәр...

– ЯЛГАНЧЫ! – дип кычкырды Һарри.

– Батырсың… Малай, син хаклы. Әти–әниең бик кыю кешеләр иде. Мин башта батыр әтиеңне үтердем. Ә әниеңне үтерергә теләмәдем... ул сине коткарырга теләде... Ә хәзер миңа Ташны бир, әниеңнең үлеме заяга булмасын!

– БЕРКАЙЧАН ДА!

Һарри ишеккә йөгерде.

– ТОТ АНЫ! – дип кычкырды Волдеморт.

Киләсе мизгелдә Һарри Квиреллның кулын тойды. Әмма Квирелл нигәдер аны җибәрде. Профессорның бармаклары канга баткан иделәр.

– Тот аны! ТОТ! – дип кычкырды кабат Волдеморт.

Квирелл Һаррины аяктан екты. Аның куллары Һаррины бугазыннан тоттылар. Һарри Квиреллның авыртудан кычкырганын ишетте.

– Хуҗам, мин аны тота алмыйм... кулларым, минем кулларым!

Квирелл Һаррины җибәрде. Аның тиресе пешкән иде. Ярасыннан кан ага иде.

– Алайса үтер аны, җүләр! – дип кычкырды Волдеморт.

Квирелл Һаррига үлем сихере салырга теләде. Тик Һарри бармаклары белән Квиреллның йөзенә кагылды.

– А–А–А–А!

Һари берни күрмәде. Тик:

– ҮТЕР АНЫ! ҮТЕР АНЫ! – дигән тавыш кына ишетте.

Квирелл Һарриның кулын җибәрде. Бар да караңгылыкка чумды...

***

Һарри күзләрен ачты. Альбус Дамблдорның йөзе күренде.

– Хәерле көн, Һарри! – диде Дамблдор.

Һарри аңа карады да барысын искә төшерде. Ул үзенең хастаханәдә булуын аңлады. Ул караватта ята иде.

– Мин монда күптәнме? – дип сорады Һарри.

– Өч көн. Мистер Рональд Уизли белән мисс Грейнджер бик борчылалар.

– Тик, сэр, ә Таш ничек соң...

– Профессор Квирелл ташны синнән ала алмады. Мин вакытында килдем һәм аңа комачауладым.

– Сез шунда идегезмени?

– Мин Таш өчен борчылмадым, мин синең өчен курыктым... батырлыгың сине һәлак итә язды. Ә Таш юк ителде.

– Профессор, ник Квирелл миңа кагыла алмады?

– Әниең сине коткарырга теләп һәлак булды. Әгәр дөньяда Волдеморт аңлый алмаган нәрсә бар икән, ул мәхәббәт. Әгәр сине бик яраталар икән, яраткан кеше үлсә дә, аның яклавы синең белән калачак. Сине яклаучы көч тәнеңә үк үтеп кергән...

***

Берничә көннән соң Һарри үзен яхшы хис итте. Дуслар йомгаклау мәҗлесенә бардылар. Зал Слизеринның көмеш һәм яшел төсләре белән бизәлгән иде. Слизерин инде җиденче тапкыр җиңә.

Бераздан Дамблдор килде.

– Димәк, тагын бер ел артта калды! – диде Дамблдор. Аның кәефе яхшы иде.

– Ә хәзер ярышның нәтиҗәләрен әйтергә вакыт. Беренчелекне Слизерин алды. Әмма минем тапшырасы берничә баллым калган.

– Мистер Рональд Уизлидан башлыйк… Һогвартс мәктәбе күп еллар күрмәгән искиткеч оста шахмат уены өчен Гриффиндор йортына илле балл бирәм. Алга таба... мисс Һермиона Грейнджер, – диде Дамблдор. – Кыюлыгы өчен мин Гриффиндорга тагын илле балл бирәм. Һәм ниһаять, мистер Һарри Поттер, – диде Дамблдор. – Искиткеч түземлек һәм сокландыргыч кыюлыгы өчен, Гриффиндор йортына алтмыш балл бирәм.

Грифиндорның баллары Слизеринныкыннан артты.

Бу кич Һарриның тормышында иң бәхетле кич иде...

***

Платформада Һаррины Вернон агасы каршы алды.

– Сез бу җәйне безгә килергә тиеш, – диде Рон. – Икегез дә. Мин сезгә ябалак җибәрермен.

Әмма Һарриның өйдән чыга алуына берсе дә ышанмый иде.

– Җәй беткәч күрешербез алайса.

– Шикләнмәгез дә! – диде Һарри. – Өйдә тылсымларга ярамаганын белмиләр бит алар. Шулай булгач, Дадли белән бик күңелле ял итәчәкбез әле.

Слова и выражения

  • баш артында – на затылке
  • борын урынына – вместо носа
  • җете-кызыл – ярко-красный
  • Нишләп әле сиңа кесәңдәге ташны миңа бирмәскә ди? – Почему бы тебе не отдать камень, что у тебя в кармане, мне?
  • көчнең кире кайтканын сизде – почувствовал, как возвращается сила
  • язмышы көтә – ожидает судьба
  • кызгануымны сорап үлделәр – умерли, прося пощады
  • заяга булмасын – пусть не будет напрасной
  • бугазыннан тоттылар – схватили за горло
  • үлем сихере салырга – пустить проклятие смерти
  • һәлак итә язды – чуть не погубило
  • юк ителде – был уничтожен
  • кагла алмады – не смог прикоснуться
  • аның яклавы синең белән калачак – её защита останется с тобой
  • тәнеңә үк үтеп кергән – вошло даже в тело
  • йомгаклау мәҗлесенә – на вечер итогов
  • күп еллар күрмәгән – не видевший много лет
  • сокланлыргыч кыюлыгы – восхищающая смелость
  • тылсымларга ярамаганын – что нельзя колдовать

*****

Ну и как вам, понравилось? ​Полный фанатский перевод книги на татарский язык можно прочитать на сайте potter.tatar. Также советуем вам почитать и послушать следующие произведения на татарском:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Һарри Поттер

Тест: Һарри Поттер

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG