Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы (отрывок)


Кто не знает книги о Гарри Поттере? У этой истории многомиллионные фанаты по всему миру, книга издавалась на более чем 70-и языках с огромными тиражами. К сожалению, официального перевода книги на татарский нет, но недавно группа волонтеров начала переводить серию на татарский. Предлагаем вам адаптированный отрывок из фанатского перевода первой книги.

Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы (Гарри Поттер и философский камень) – отрывок на татарском
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:41 0:00
йөкләү

Дурсль әфәнде җиденче төшен күрә иде инде. Песинең күзләренә йокы керми иде. Ул Бүрекүз урамнан күзен дә алмыйча, хәрәкәтсез утыра, ябалак очканга да кузгалмады.

Төн уртасында урам почмагында кеше күренде. Ул, фәрештә сыман, тавышсыз пәйда булды. Песи койрыгын селкетте һәм күзләрен кысты.

Көмеш чәчле һәм озын сакаллы, озын һәм ябык ир-ат бик карт иде. Ул озын киемнәр һәм шәмәхә мантия, ә аягына озын үкчәле итекләр кигән. Аның зәңгәр күзләре ялтырый. Картның борыны озын һәм кәкре. Бу кешенең исеме Альбус Дамблдор иде.

Альбус Дамблдор мантиясенең кесәләрен актарды. Аннары урам почмагында утырган песигә карады, песи аңа карый иде.

СЛОВА:

әфәнде – господин​
җиденче төшен күрә – видит седьмой сон
күзләренә йокы керми – не может уснуть
күзен дә алмыйча – не отрывая взгляда
ябалак – сова
кузгалмады – не шевельнулся
кеше күренде – показался человек
Ул, фәрештә сыман, тавышсыз пәйда булды. – Он появился беззвучно, словно ангел.
көмеш – серебро
сакаллы – бородатый
ябык – худой
шәмәхә – фиолетовый
итекләр – сапоги
ялтырый – сверкает
карт – здесь: старик
актарды – порылся

Карт әйберен эчке кесәсендә тапты. Бу көмеш тәмәке кабызгыч иде. Ул аны ачты, һәм урам лампасы әкрен генә сүнде. Тагын басты - икенче лампа да сүнде. Урамда хәзер песинең күзләре генә күренә иде. Дамблдор сүндергечне мантия кесәсенә тыкты һәм дүртенче йортка китте. Анда ул песи янына утырды. Ул аңа карамады, ләкин аннан соң песи белән сөйләшә башлады.

Сезне монда күрү бик кызык, профессор МакГонагалл.

Ул елмайды, ләкин песи юкка чыккан иде инде. Аның урынында күзлекле җитди хатын-кыз утыра иде. Ул да зөбәрҗәт төстәге мантия кигән. Аның йөзе ачулы иде.

– Сез ничек мине таныдыгыз? - дип сорады ул.

–​ Кадерле профессор, минем шулай хәрәкәтсез утырган мәчене күргәнем юк.

–​ Утырырсың монда хәрәкәтсез, кирпеч диварда утырдым.

СЛОВА:

эчке –​ внутренний
тәмәке кабызгыч - зажигалка
әкрен –​ медленно​
хәзер –​ сейчас
сүндергеч –​ выключатель
дүртенче йортка –​ к четвёртому дому
Сезне монда күрү бик кызык –​ Очень необычно вас здесь видеть
юкка чыккан –​ исчез
аның урынында –​ не его месте
җитди –​ серьёзно
зөбәрҗәт төстәге –​ изумрудного цвета
таныдыгыз –​ узнали
кадерле профессор –​ дорогой профессор
хәрәкәтсез утырган –​ сидевшего неподвижно
Булырсың монда хәрәкәтсез –​ Посидишь тут (неподвижно)
кирпеч диварда –​ на кирпичной стене

– Мин монда бик күп бәйрәм күрдем.

Профессор МакГонагалл усал карады.

– Аһ, әйе, һәркем бәйрәм итә, – диде ул кырыс кына. – Аларга саграк булырга кирәк. Хәтта магллар да нидер сизә. Яңалыкларда сөйләделәр.

Ул Дурсльләрнең караңгы тәрәзәсенә карады.

– Сез аларны гаепләмәгез инде, – диде Дамблдор. – Соңгы унбер елда бәйрәм итәргә сәбәпләр бик булмады.

– Беләм, - диде МакГонагалл. – Әмма тылсымчылар маглл киемнәрен дә кимиләр, көндез урамнарда йөриләр.Үзегез-Беләсез-Кем юкка чыкканын магллар аңласалар... Дамблдор, Ул бит чыннан да җиңелде?

– Шулай ахры, - диде. – Дамблдор. – Бүген чыннан да сөенечле көн, профессор. Лимон кәнфите теләмисезме?

– Ә... нәрсә?

– Лимон кәнфите. Магл ризыгы, минем иң яратканы.

– Юк, кирәкми, рәхмәт. Әйткәнемчә, Үзегез-Беләсез-Кем юкка чыккан булса да, - диде профессор МакГонагалл. Ул хәзер кәнфит ашар чак түгел дип уйлый иде.

СЛОВА:

усал –​ зло​й
бәйрәм итә –​ празднует
кырыс –​ строго, строгий
саграк –​ осторожнее
нидер сизә –​ что-то чувствует
караңгы –​ темно
гаепләмәгез –​ не осуждайте
тылсымчылар –​ волшебники
көндез –​ днём
җиңелде –​ проиграл
сөенечле –​ радостный
ризыгы –​ (его, ее) еда
кәнфит ашар чак түгел –​ не время есть конфеты

– Кадерле профессор, сезнеке кебек акыллы кеше аны исеме белән атарга тиеш. Үзегез-Беләсез-Кем, имеш. Унбер ел буена кешеләрне аны үз исеме белән атарга үгетләдем. Волдеморт! Үзегез-Беләсез-Кем дип сөйләшкәндә буталам мин. Аның Волдеморт дигән исемен әйтергә куркырга кирәкми.

– Беләм, Сезнең өчен сәбәп юк, – диде профессор МакГонагалл, ачу һәм соклану белән. – Әмма Сез башка кеше. Волдемортның Сездән генә куркуы һәркемгә билгеле.

– Волдемортта миндә булмаган көч бар иде, – диде Дамблдор тыныч тавыш белән.

– Сез андый көчне кулланмыйсыз. Сез изге кеше.

– Тылсымчылар нәрсә сөйләгәннәрен беләсезме? Аның юкка чыгуы турында.

– Тагын шуны да сөйлиләр: кичә Волдеморт Годрикка барган икән. Ул анда Поттерларны эзләгән диләр. Халык сүзе дөрес булса, димәк... Лили белән Джеймс Поттерлар... алар.. һәлак?

Дамблдор башын иде. Профессор МакГонагалл аһ итте.

– Лили һәм Джеймс... Ышанып булмый... Минем моңа ышанасы да килми иде... Аһ, Альбус...

– Мин беләм, беләм... – диде ул авырлык белән.

СЛОВА:

имеш –​ якобы​
үгетләдем –​ убеждал
буталам –​ путаюсь
ачу –​ злость
соклану –​ восхищение
башка –​ здесь: другой
билгеле –​ известно
тыныч –​ спокойно
кулланмыйсыз –​ не используете
изге –​ святой
юкка чыгуы –​ исчезновение
һәлак –​ погиб
башын иде –​ наклонил голову
аһ итте –​ ахнула
ышанып булмый –​ не верится
авырлык белән –​ с тяжестью

– Ул Поттерларның улын, Һаррины да үтерергә теләгән дип сөйлиләр. Ләкин үтермәгән. Ни өчен – беркем белми.

Дамблдор ямансу гына башын селкеде.

– Бу, бу дөресме? – диде профессор МакГонагалл. –​ Бөтен явызлыклардан соң... күп кешене үтергәннән соң... Бер баланы җиңмәгәнме? Аны туктатырга күпме көч түгелде бит. Нинди могҗиза белән исән калды икән Һарри?

– Бәлки, без бу сорауга җавапны беркайчан да белмәбез.

Профессор МакГонагалл кулъяулыгы белән яшьләрен сөртте. Ә Дамблдор алтын сәгатенә карады. Бу гади сәгать түгел иде: аның унике угы бар, ә саннары юк. Алар урынына кечкенә планеталар иде.

СЛОВА:

үтерергә теләгән –​ хотел убить​
ямансу гына башын селкеде –​ с грустью покачал головой
бөтен явызлыклардан соң –​ после всей жестокости
җиңмәгәнме –​ не победил?
Нинди могҗиза белән исән калды икән Һарри? –​ Каким же чудом выжил Гарри?
кулъяулыгы белән яшьләрен сөртте –​ вытер платком слёзы
алтын –​ золотой
гади –​ простой
угы –​ стрелка (нач. "ук")
саннары –​ цифры
аның урынына –​ вместо него

– Һагрид соңара.

– Профессор, Сез нигә бу шәһәргә килдегез?

– Мин Һаррины апасы һәм агасына калдырам, шуңа килдем. Аның башка туганнары юк.

– Сез шушы йортта яшәүчеләр турында әйтәсезме? – дип кычкырды МакГонагалл. Ул сикереп торды һәм дүртенче йортка күрсәтте. – Дамблдор, сез алай эшли алмыйсыз! Мин көне буе күзәттем. Аларның уллары бар. Мин аның бөтен урамга кычкырганын ишеттем, ул әнисенә кәнфит эзләргә кушты. Һәм сез Һарри Поттерны шуларга бирәсезме?

– Аның өчен иң яхшысы шул, – диде Дамблдор. – Ул үскәч, агасы белән апасы аңа барысын аңлатырлар. Мин аларга хат язам.

– Хат? - дип сорады МакГонагалл һәм тагын утырды. – Дамблдор, чыннан да бу кешеләр аңлатыр дип уйлыйсызмы? Алар беркайчан да Һаррины аңламаячаклар! Ул танылган бала булыр, аның турында риваятьләр сөйләрләр. Аның турында китаплар язарлар, безнең дөньяда һәр бала Һарриның исемен белер!

–​ Нәкъ шулай, - диде Дамблдор һәм бик җитди карады. – Әйе, йөри белми, сөйләшә белми, ә инде данлыклы бала. Ни өчен данлыклы булуын үзе дә аңламый!

СЛОВА:

соңара –​ опаздывает​
килдегез –​ пришли
шуңа килдем –​ пришёл для этого
туганнары –​ родственники
күрсәтте –​ показал
сез алай эшли алмыйсыз –​ вы не можете так поступить
күзәттем –​ следил
аңа барысын аңлатырлар –​ всё ему объяснят
танылган –​ известный
риваятьләр –​ легенды
нәкъ шулай –​ именно так
данлыклы –​ прославленный

***

Как и всегда, если хотим проверить наши знания, проходим тест по тексту и лексике:

Һарри Поттер: тест

Һарри Поттер: тест

Сынау

​Полный фанатский перевод книги на татарский язык можно прочитать на сайте potter.tatar.

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG