Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питер Пэн (Джеймс Барри)


Читаем мировую классику на татарском языке! Специально для наших читателей мы перевели отрывок из сказки "Питер Пэн". Мы максимально упростили текст, записали красивую аудиосказку, добавили перевод основных фраз и тест по тексту.

Питер Пэн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:06 0:00
йөкләү

Уң якка икенче борылыш, аннары таңга чаклы алга барасы. "Юк һәм булмаячак" утравы шул тарафта булачак, дип әйтте Питер. Әмма мондый адрес буенча кошлар да кирәкле урынны таба алмас иде. Кыскасы, адрес түгел иде бу. Башына ни килде – шуны гына әйтте Питер. Ул еш шулай итә иде.

Башта Венди һәм малайлар аның һәр сүзенә ышана иделәр.

Элек алар бүлмәләренең түшәменә кадәр генә күтәреләләр иде. Ә хәзер югары биналар түбәсенә кадәр очалар.

Кайвакыт алар ачлык тоялар иде. Питер аларны кызык кына итеп ашата иде. Томшыгына ризык капкан кошны куып тота да шул ризыкны тартып ала иде.

Кайвакыт алар очкан вакытта йокыга китәләр иде. Бу бик куркыныч иде. Әмма Питерга бу, киресенчә, бик күңелле булып тоела иде:

– Әй, карагыз, ул тагын төшә! – дип кычкыра иде ул, йокымсыраган Майклга күрсәтеп.

Венди Питерга Майклны коткарырга куша. Һәм Питер Майклны тотып ала. Ул үзе белән шул вакытта бик горурлана иде.

Питер үзе һавада рәхәтләнеп йоклый ала иде. Ул мамык сыман җиңел, шуңадыр, мөгаен.

– Венди, кыланмасын әле шул, әйт аңа, – ди Джон.

– Кычкырма, – дип пышылдады Венди. – Әрләшмә аның белән. Я безне монда ташлап калдырыр!

– Ул очракта кире кайтырбыз.

– Ансыз юлны ничек табабыз соң?

– Алайса, алга таба очарбыз.

– Менә шунысы куркыныч та инде. Безгә һаман алга очарга туры киләчәк. Ничек туктыйсын без белмибез бит.

Бу чыннан да шулай иде. Питер ничек туктарга кирәклеген әйтергә оныткан.

– Һәрхәлдә, – диде Джон, – очарбыз-очарбыз да Җирне әйләнеп чыгарбыз. Ул бит түгәрәк. Һәм өйгә икенче яктан кайтырбыз.

– Ә кем ашатыр безне?

– Үзебез. Бөркеттән ризыгын ничек оста талап алганымны күрдеңме?

– Әйе-е. Егерменче тапкырдан. Үзебез азык табарга өйрәнсәк тә, без оста очмыйбыз, бертуктаусыз болыт эченә кереп китәбез. Питерсыз берничек тә булмый.

Чыннан да, алар гел болытларга бәреләләр, болытлар аларны тырный. Сәяхәтчеләрнең бөтен тәннәре кара янып бетте.

Слова и выражения

  • борылыш – поворот
  • таңга чаклы – до утра
  • шул тарафта булачак – будет на той стороне
  • һәр сүзенә ышана иделәр –​ верили (его) каждому слову
  • югары биналар түбәсенә кадәр – до крыш высоких зданий​
  • ачлык – голод
  • томшыгына ризык капкан кошны куып тота да – догонят птицу, держащую в клюве еду
  • йокымсыраган – дремлющий
  • коткарырга –​ спасти
  • Әрләшмә – не ругайся, не ссорься
  • кыланмасын әле – пусть не дурачится
  • Җирне әйләнеп чыгарбыз –​ обогнём Землю
  • бөркет – орёл
  • тырный – царапает
  • кара янып бетте – быть в синяках

Шул рәвешле алар очтылар, очтылар һәм "Юк һәм булмаячак" утравына якынлаша башладылар. Питер һәм фея Динь-Динь юлны яхшы белгәнгә генә түгел. Утрау аларның каршысына үзе килгәнгә. Ул үзе аларны эзли иде. Әйтергә кирәк, шул очракта гына утрауның тылсымлы ярларына барып җитәргә була иде.

– Әнә утрау күренә, – диде Питер гади тавыш белән.

– Кайда? Кайда?

–​ Уклар күрсәткән якта.

Чыннан да, миллион алтын уклар балаларга утрауга таба юлны күрсәтәләр иде. Бу аларның дусты кояш нурларын җибәргән. Йокыга талганчы, аларга юлны күрсәтергә уйлаган ул.

Сезгә сәер булып күренер, әмма алар утрауны таныдылар. Әйтерсең, алар монда кайчандыр инде булганнар иде.

– Джон, кара, әнә синең көймәң!

– Майкл, кара, әнә синең вигвамың!

– Күр әле, Венди, синең шалашыңнан кулга ияләндерелгән бүре чыгып килә!

– Джон, мин индейцларның авылын күрәм.

– Кайда? Кайда? Карыйм әле. Төтеннең формасына карап, алар сугышка әзерләнәме, юкмы икәнен әйтә алам мин.

– Әнә, Тылсымлы елга аръягында.

– Күрәм. Ого! Кызыл тәнлеләр сугыш юлында икән!

Дуслары Питерны утравы турында күп белүләре аңа күңелсез булды. Ул алар белән әрләшергә теләде. Әмма өч бала да кинәт тынды.

Кояш нурлары сүрелде, кояш качты, караңгылана башлады.

Алар кинәт моңсуланды. Әлбәттә, алар "Юк һәм булмаячак" утравы белән күптән таныш иде. Ләкин өйдә, бүлмәдә ул куркыныч түгел кебек иде. Янәшәдә Нэна да бар, лампалар да яна иде.

Питер да җитдиләнде. Очарга берни дә комачауламады кебек. Тик очу никтер әкренәйде. Әйтерсең, һавада ниндидер явыз көчләр комачаулый иде.

– Алар безнең җиргә төшүебезне теләмиләр.

– Кемнәр ул алар? – дип сорады Венди. Питер дәшмәде.

– Син иң башта нәрсә теләр идең, – дип сорады ул Джоннан тыныч тавыш белән, – маҗара булуынмы, әллә чәй эчәргәме?

– Чәй эчәргә, – дип җавап бирде Венди.

– Ә нинди маҗара? – дип сорады Джон.

– Аста бер пират йоклый. Теләсәң, төшәбез дә үтерәбез аны.

– Мин аны күрмим, – диде Джон.

– Мин күрәм.

– Әгәр уянса?

– Син нәрсә, – диде Питер, – мин йоклаган кешене үтерермен дип уйлыйсыңмы? Мин башта аны уятам.

Слова и выражения

  • утрау –​ остров
  • әйтергә кирәк – надо сказать
  • Уклар күрсәткән якта. –​ На стороне, куда указывают стрелы.
  • таныдылар – узнали
  • кулга ияләндерелгән бүре – приручённый волк
  • Тылсымлы елга аръягында. – На том берегу Волшебной реки.
  • кызыл тәнлеләр – краснокожие
  • сүрелде – погасло
  • җитдиләнде – стал серьёзнее
  • маҗара булуынмы – чтобы случились приключения

– Ә монда пиратлар күпме? – дип куркып сорады Джон.

–​ Бихисап.

– Ә аларның башлыгы кем?

– Капитан Ыргак.

– Джез Ыргак?! Китаптагы данлыклы пиратмы?!

–​ Нәкъ үзе!

Малайлар бик курыктылар. Алар пират Джез Ыргакның явызлыклары турында күп ишеткәннәр иде.

– Бу капитан Кара Сакалда боцман булып хезмәт иткән кешеме? – дип пышылдады Джон. – Ул бит иң куркыныч пират! Аннан хәтта куркусыз Кыздырылган Үгез дә курыккан!

– Әйе, шул, – диде Питер.

– Нинди ул? Зурмы?

– Бераз кечерәйгән.

– Ничек инде?

– Мин аның бер кисәген өздем.

– Син?

– Мин!

– Ә нәрсәсен өздең син аның?

– Уң кулын.

– Хәзер ул көрәшә алмыймы?

– Ничек кенә көрәшә әле!

– Ул сулагаймыни?

– Хәзер аның кулы урынында тимер ыргак. Ул кыргый җанвар тырнагы шикелле.

– Җанвар тырнагы!

– Тыңла, Джон.

– Әйе?

– Син миңа хәзер: "Әйе, сэр!" дип дәшергә тиеш.

– Әйе, сэр!

– Менә нәрсә. Минем командамда хезмәт итүчеләр сүз бирәләр. Син дә бир. – Джон агарынды. – Әгәр без Джез белән сугышта күрешсәк, син аны үтерергә тиеш түгел. Моны мин башкарачакмын.

– Әйе, сэр! – дип ризалашты Джон.

Шулвакыт Питер янына фея Динь-Динь очып килде һәм нәрсәдер пышылдады.

– Ул утрауга барган. Пиратлар безне күргәннәр һәм Зур Томны чыгарганнар, – дип тәрҗемә итте Питер.

– Пиратлар тубымы?

– Әйе. Алар җирдән Динь-Диньнең утын күрәләр. Без аның янында очканны белсәләр, атачаклар.

– Очып китсен моннан, әйт аңа, Питер! – дип кычкырды Майкл, Джон һәм Венди.

– Ул үзе дә курка. Берүзен ничек җибәрим...

– Алайса, – диде Венди, – утын сүндерсен.

– Сүндерә алмый. Феялар моны үзләре эшли алмыйлар. Ут йоклаганда гына сүнә.

– Алайса йокласын, – дип команда бирде Джон.

– Теләмәсә, йоклый алмый ул. Берәрегезнең кесәсе юкмы?

Балалар бик ашыгып чыктылар. Киенергә вакытлары юк иде. Шуңа дүртесенең берсендә дә кесә табылмады.

Кинәт Питерның исенә төште. Эшләпә!

Динь-Динь анда керергә ризалашты. Эшләпәне кулына Венди алды.

Дуслар караңгылыкта, тынлыкта очтылар.

– Хет бер тавыш ишетелсен иде, – диде Майкл.

Шул ук мизгелдә һавада көчле шартлау яңгырады. Пиратлар Зур Томнан аттылар.

Балалар бик курыктылар.

– Майкл, безне үтерделәрме? – дип сорады Джон.

– Мин аңламадым әле, – дип җавап бирде Майкл.

Әмма беркем дә яраланмаган иде.

Кызганыч, Венди эшләпәсен төшереп җибәрмәде.

Динь-Динь мәкерле планын алдан уйлаганмы икәне беркемгә дә мәгълүм түгел. Тик ул эшләпәдән чыкты да Вендины үзе белән үлем көтә торган якка алып китте.

Динь-Диньны бик начар дип әйтеп булмый. Дөресрәге, шул мизгелдә ул бик начар иде. Феялар шулкадәр кечкенә, эчләренә бер генә хис – я яхшылык, я начарлык сыя.

Ә Венди нишләсен? Ул Динь-Диньгә ышанды һәм артыннан билгесезлеккә очты.

Слова и выражения

  • бихисап – очень много
  • башлык –​ здесь: предводитель, руководитель,
  • данлыклы – знаменитый, прославленный
  • Нәкъ үзе! –​ Именно он!
  • явызлыклары – злодеяния
  • тимер ыргак – железный крюк
  • явыз җанвар тырнагы – коготь злого хищника
  • туп –​ здесь: пушка
  • шартлау яңгырады – прогремел взрыв
  • мәкерле план – коварный
  • мәгълүм түгел – неизвестно

*****

Ну и как вам, понравилось? Надеемся, что текст читался легко :) Вам также может понравится:

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Питер Пэн

Тест: Питер Пэн

Сынау

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG