Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көлгенә (Золушка)


Фрагмент из мультфильма "Золушка" (Дисней, 1950)
Фрагмент из мультфильма "Золушка" (Дисней, 1950)

Кто не любит старых, добрых сказок? Предлагаем вашему вниманию всем известную сказку Шарля Перро – "Золушка" (Көлгенә) на татарском языке! Текст адаптирован для изучающих татарский, прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест для самопроверки.

Золушка (Көлгенә)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:53 0:00
йөкләү

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер бәхетле гаилә: әти, әни һәм аларның бердәнбер сөекле кызлары. Алар күп еллар хәсрәтсез, шатлык белән яшәгәннәр.

Бервакыт өйгә тирән кайгы килә. Кызга уналты яшь тулган елны аның әнисе авырып үлә. Ике ел узгач, кызның әтисе ике балалы бер тол хатын белән таныша. Алар өйләнешәләр.

Үги ана беренче көннән үк кызны күрә алмый. Ул аңа өйдәге бөтен эшне эшләргә куша һәм бер генә минут та тынычлык бирми.

Кыз гел шундый сүзләр ишетә:

— Әйдә, ялкау, селкен, су алып кил!

Идән себер!

— Нәрсә көтәсең син, шапшак, утын ташы!

Пычрак эштән кыз чыннан да һәрвакыт көл һәм тузанга батып йөри. Тиздән барысы да, хәтта әтисе дә, аны Көлгенә дип йөртә башлый, кыз үзе дә исемен оныта.

Слова и выражения

  • яшәгән ди, булган ди — жил-был
  • бердәнбер — единственный
  • сөекле — любимый
  • тирән кайгы — глубокое горе
  • күрә алмый — ненавидит
  • ялкау — ленивый
  • Идән себер! — Подметай пол!
  • шапшак — замарашка, грязнуля
  • утын ташы — таскай дрова
  • көл һәм тузанга батып йөри — ходи в золе и пыли
  • йөртә башлыйздесь: начинает называть

Көлгенәнең үги кардәшләренең дә холыклары әниләренеке кебек була. Алар кызның матурлыгыннан көнләшәләр һәм гел бәйләнәләр.

Бер көнне якын-тирәдә сүз тарала. Яшь шаһзадәгә (принцка) зур сарайда бик күңелсез икән. Шуңа ул берничә көн дәвамында бал үткәрергә тели.

— И, акыллыларым, — ди үги ана үзенең ямьсез кызларына.— Ниһаять, язмыш сезгә елмая. Без балга барабыз. Иманым камил, икегезнең берсе, һичшиксез, принцка ошар һәм ул өйләнергә теләр.

— Ә икенчесе? — дип бер авыздан сорыйлар кызлар.

— Борчылмагыз, икенчегезгә без берәр министр табарбыз.

Кызлар сөенеп туя алмый. Бал буласы көнне алар көзге яныннан бер дә китми, күлмәк сайлый. Ниһаять, бизәнеп-ясанып алар каретага утыралар һәм сарайга юл тоталар. Китәр алдыннан үги ана Көлгенәгә болай ди:

— Без булмаганда эшсез утырам дип уйлама. Мин сиңа эш табармын.

Слова и выражения

  • үги кардәшләр — сводные (сёстры, братья)
  • көнләшәләр — ревнуют
  • бәйләнәләр — пристают
  • якын-тирәдә сүз тарала — распространяется слух
  • иманым камил — ей-богу
  • һичшиксез — несомненно
  • бизәнеп-ясанып — разряженные и расфуфыренные
  • юл тоталар — выезжают

Ул як-якка карый. Өстәлдә, зур кабак янында ике тәлинкә тора: берсе тары белән, икенчесе мәк белән. Үги ана аларның икесен бергә бутый.

— Менә сиңа төн буена эш: тарыны мәктән аер.

Көлгенә ялгызы кала һәм беренче тапкыр елап җибәрә. Ничек итеп тарыны мәктән аерырга соң? Бөтен кызлар балда күңел ача, ә ул ертык киемнәрдән берьялгызы утыра. Ничек еламаска?

Кинәт бүлмә яктыра һәм ак күлмәкле матур кыз пәйда була. Кулында бәллүр таяк була.

— Балга барасың киләме?

— Бик килә, — дип авыр сулый кыз.

Күңелсезләнмә, Көлгенә, — ди ул. — Мин игелекле фея. Хәзер сиңа ярдәм итәрбез.

Бу сүзләрдән соң ул таягы белән тәлинкәгә кагыла. Бер мизгелдә тары мәктән аерыла.

Тыңлаучан булырга сүз бирәсеңме? Шул очракта мин сиңа балга барырга ярдәм итәм. — Тылсымчы кызны кочаклый һәм дәвам итә:

— Бакчага бар һәм кабак алып кил.

Слова и выражения

  • аер — отдели
  • елап җибәрә — заплакала
  • күңел ача — веселится
  • яктыра — осветилась
  • бәллүр таяк — хрустальная палочка
  • күңелсезләнмә — не печалься
  • Тыңлаучан булырга сүз бирәсеңме? — Ты дашь мне слово быть послушной?
  • кочаклый — обнимает
  • кабак — тыква

Көлгенә бакчага чыга, иң яхшы кабакны ала һәм тылсымчыга бирә. Әмма бу кабак аңа ничек ярдәм итә аласын ул һич аңламый.

Тылсымчы кабакка таягы белән кагыла һәм кабак шунда ук алтын белән йөгертелгән каретага әйләнә.

Аннары тылсымчы капкынга күз сала. Анда алты тере тычкан утыра иде.

Ул Көлгенәгә капкынны ачарга куша. Һәр тычканга таягы белән кагыла һәм тычканнар матур атка әйләнәләр.

Тылсымчы уйлана:

— Кучерны каян алырга икән?

— Капкынга күсе эләкмәгән микән? — ди Көлгенә. — Күседән кучер ясап була.

— Дөрес! — ди тылсымчы.

Капкында өч зур күсе утыра иде.

Тылсымчы иң зурысын һәм мыеклысын сайлый, таяк белән кагыла һәм күсе таза мыеклы кучерга әйләнә.

Аннары тылсымчы Көлгенәгә бакчадан алты кәлтә елан алып килергә куша. Аларны ул алтын киемнәргә киенгән алты хезмәтчегә әйләндерә.

— Менә хәзер балга бара аласын, — ди тылсымчы Көлгенәгә. — Син канәгатьме?

— Әлбәттә! Әмма мондый шыксыз күлмәктән мин ничек барыйм?

Слова и выражения

  • һич аңламый — совершенно не понимает
  • алтын белән йөгертелгән — позолоченный
  • әйләнәздесь: превращается
  • капкын — капкан
  • тычкан — мышь
  • күсе — крыса
  • мыеклысын сайлый — выбирает усатого
  • кәлтә елан — ящерица
  • Син канәгатьме? — Ты довольна?
  • шыксыз — безобразный

Тылсымчы Көлгенәгә кагыла һәм иске күлмәк алтын һәм көмеш, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән күлмәккә әйләнә.

Шулай ук тылысымчы аңа бәллүр туфлиләр бүләк итә. Мондый матур туфлиләрне беркемнең дә күргәне юк!

— Бар балга, сөеклем! Син моңа лаек! — ди тылсымчы. — Әмма исеңдә тот, сәгать уникедә минем тылсымымның көче бетәчек: синең киемең яңадан искегә, ә карета гади кабакка әйләнәчәк. Исеңдә тот!

Көлгенә тылсымчыга балдан вакытында китәргә сүз бирә. Ул бик бәхетле иде.

Патша улына балга таныш түгел бер шаһбикә (принцесса) килде дип хәбәр итәләр. Ул аңа каретадан чыгарга ярдәм итә.

Көлгенә залга керә. Бөтен кеше дә аңа карый.

— Бу кем тагын? — дип сорыйлар Көлгенәнең үги кардәшләре.

Залда шунда ук тынлык урнаша: кунаклар биюдән, скрипкачылар уйнаудан туктыйлар. Алар барысы да шаһбикәнең гүзәллегенә сокланалар.

— Нинди матур кыз! — дип пышылдыйлар.

Патша үзе дә аннан күзен алмый.

Хатыннар аның күлмәген карыйлар, иртәгә үк үзләренә дә шундыйны тектерергә телиләр.

Принц кызны биергә чакыра. Кыз бик матур бии иде.

Тиздән төрле тәмле ризыклар, җиләк-җимешләр чыгаралар. Әмма принц аларга кагылмый, ул гел принцесса янында йөри.

Ә кыз кардәшләре янына килә, ягымлы итеп сөйләшә һәм әфлисуннар бирә.

Кызлар таныш түгел принцессаның мондый игелеклелегенә бик гаҗәпләнәләр.

Слова и выражения

  • сөйкемлем — милая
  • лаек — заслуживаешь
  • исеңдә тот — помни
  • вакытында китәргә сүз бирә — даёт слова уйти вовремя
  • Бу кем тагын? — Это еще кто такая?
  • тынлык урнаша — воцарилась тишина
  • пышылдыйлар — шепчут
  • күзен алмый — не отрывает взгляда
  • җиләк-җимешләр — фрукты
  • әфлисун — апельсин

Әмма вакыт уза иде. Көлгенә тылсымчының сүзләрен истә тота һәм гел сәгатькә карый иде. Унике тулырга биш минутта кыз кинәт биюдән туктый һәм сарайдан чыга. Аны алтын карета инде көтә иде.

Көлгенә өйгә кайта һәм тылсымчыга рәхмәт әйтә.

Аннары өйгә үги әнисе һәм кызлар кайталар. Көлгенә аларга ишек ача.

— Озак булдыгыз сез балда! — ди ул күзләрен уып, әйтерсең, әле генә уянган.

— Балга шундый матур принцесса килде! — дип сөйли кызлар. — Аннан матуррак беркем юк. Безнең белән дә бик игелекле иде.

— Мин кушканны эшләдеңме син? — дип кырыс сорый үги әнисе.

Тарының мәктән аерылганын күргәч, кызлар һәм әниләре бик гаҗәпләнәләр.

Икенче көнне алар тагын балга барырга әзерләнә.

Бу юлы синең эшең күбрәк булачак, — ди үги әни. — Менә сиңа бер капчык борчак белән кушылган фасоль. Борчакны фасольдан аер, югыйсә, сиңа начар булачак!

Көлгенә тагын ялгыз кала. Әмма бер минуттан бүлмә тагын яктыра.

Тылсымчы кызга тагын ярдәм итә.

Ләкин бу юлы Көлгенә вакыт турында тәмам оныта. Музыка, бию һәм бәхет аны җиде кат күккә алып китә.

Көлгенәгә бик күңелле була. Кинәт сәгать унике тула.

Көлгенә кулларын принц кулыннан тартып ала һәм йөгерә. Принц аның артыннан йөгерә, әмма куып тота алмый. Ул баскычта нәрсәдер күрә. Бу туфли була, аны принцесса югалткан.

Егет аны ала һәм үзенә сүз бирә: гомер буе эзләячәк, әмма принцессаны табачак!

Принц сакчылардан сорый, әмма принцессаны беркем күрмәгән. Сарайдан иске кием кигән хәерче кыз гына чыккан.

Карета да, хезмәтчеләр дә юк иде. Шуңа Көлгенә өйгә үзе кайта. Аның кулында бәллүр туфли генә була.

Слова и выражения

  • күзләрен уып — потирая глаза
  • әйтерсең — будто
  • кырыс — сурово
  • бу юлы — в этот раз
  • борчак — горох
  • тәмам оныта — совершенно забывает
  • тартып ала — вырывает
  • куып тота алмый — не сумел догнать
  • сакчы — сторож

— Син кайда булдың? Тагын эшсез йөрдеңме? — дип сорыйлар өйдә.

Әмма аш бүлмәсендә үги әнисе ике капчык күрә, аның берсендә борчак, берсендә фасоль иде. Аның әмере үтәлгән иде.

Шул көннән соң принц матур кызны эзли башлый. Ул туфлинең хуҗасына өйләнәм дип әйтә.

Туфлине ул бик күп кызларга кидереп карый, әмма ул беркемгә дә ярамый.

Тиздән принц Көлгенә яшәгән өйгә килә. Үги кардәшләре туфлине кияргә йөгерәләр, ләкин аларның аяклары зур иде. Принц инде китәргә тели, шулвакыт Көлгенәнең әтисе:

— Туктагыз, галиҗәнап! Безнең тагын бер кызыбыз бар!

Принцның күзләрендә өмет чагыла.

— Тыңламагыз аны, галиҗәнап, — ди үги ана. — Нинди безнең кызыбыз булсын ди бу? Бу безнең хезмәтчебез, шапшак кыз.

Нишләтәсең, патшалыктагы бөтен кыз да туфлине киеп карарга тиеш, — ди принц авыр сулап.

Слова и выражения

  • Тагын эшсез йөрдеңме? — Снова бездельничала?
  • аш бүлмәсе — кухня
  • кидереп карый — примеряет
  • ярамый — не подошло
  • галиҗәнап — ваше высочество
  • өмет чагыла — заискрилась надежда
  • Нинди безнең кызыбыз булсын ди бу? — Какая же это наша дочь?
  • нишләтәсеңздесь: что поделаешь
  • патшалык — королевство

Көлгенә башмагын сала һәм туфлине кия. Ул аңа яраклы була.

Кызлар бик гаҗәпләнәләр. Көлгенә кесәсеннән икенче туфлине чыгара. Кызлар тагын да күбрәк гаҗәпләнәләр.

Принц кызның күзләренә игътибар белән карый һәм таный.

— Синмени инде ул миңа таныш булмаган гүзәл кыз!

Шул мизгелдә тылсымчы килә һәм таягы белән Көлгенәнең иске күлмәгенә кагыла. Ул шулчак бик матур күлмәккә әйләнә. Үги кардәшләре балга килгән матур принцессаның кем икәнен беләләр инде хәзер! Алар Көлгенә алдында тезләнә һәм аңа карата начар мөнәсәбәттә булганнары өчен гафу үтенә.

Көлгенә кызларны үбә һәм гафу итә.

Икенче көнне Көлгенәне сарайга алып баралар. Берничә көннән принц аңа өйләнә һәм туй ясый.

Көлгенәнең күңеле дә бик матур була. Ул үги кардәшләрен сарайга ала һәм сарайның зур түрәләренә кияүгә бирә.

Һәммәсе дә озак һәм бәхетле яши.

Слова и выражения

  • яраклы була — подошло
  • кесәсеннән — из кармана
  • шул мизгелдә — в это мгновение
  • шулчак — в это мгновение/момент
  • Көлгенә алдында тезләнә — преклоняется перед Золушкой
  • туй ясый — играет свадьбу
  • зур түрә — вельможа

***

Ну и как вам "Көлгенә" на татарском? Надеемся, что текст читался легко :) Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Көлгенә (Золушка)

Тест: Көлгенә (Золушка)

Сынау

А для тех, кто дошёл до конца, у нас есть небольшой сюрприз: мультфильм "Көлгенә" производства Союзмультфильм, переведённый на татарский язык! Приятного просмотра:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG