Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эту сказку знают все. Значит, и читать хорошо знакомый текст будет полезным для запоминания лексики. Предлагаем вашему вниманию "Красную шапочку" Шарля Перро на татарском языке. Текст адаптирован для изучающих язык, мы добавили перевод ключевых фраз и аудиосопровождение.

please wait

No media source currently available

0:00 0:05:34 0:00
йөкләү

Борын-борын заманда ягымлы, сөйкемле кыз яшәгән. Аны һәркем яраткан. Әбисе аңа кызыл бәрхеттән калфак тегеп биргән. Кыз калфакны бик ошаткан, аны салмаган, гел кигән. Шуңа кызны Кызыл калфак дип атаганнар.

Беркөнне әнисе кызны чакырган һәм:

– Кызыл калфак, әбиеңә шушы бөккәннәрне илтеп кайт, – дигән. – Аның кәефе юк. Шуларны ашагач, бәлки, хәл керер. Ләкин сак бул, сукмактан бар. Әбиеңнән исәнлеген-саулыгын сора.

– Илтермен, әнием, – дигән Кызыл калфак һәм әбисенә киткән.

СЛОВА:
Борын-борын заманда ... – (традиционное начинание сказки) – Жила-была...; Давным-давно...
ягымлы, сөйкемле (синонимы) – миловидный, приятный​
калфак – национальный женсий головной убор
тегеп биргән – сшила​
бәрхет – бархат
бөккән – пирожок
илтеп кайт – отнеси​
хәл керер – полегчает
сак бул – будь осторожен
сукмак – тропа
исәнлеген-саулыгын сора – распроси о здоровье

Кызның әбисе урман уртасында, аланда яшәгән. Кыз урманга кергән һәм аның каршысына соры бүре чыккан.

Кызыл калфак бүренең ерткыч икәнен белмәгән. Шуңа ул бер дә курыкмаган.

– Хәерле көн, Кызыл калфак, – дигән соры бүре.

– Хәерле көн!

Иртә таңнан кая ашыгасың, Кызыл калфак?

– Әбием янына.

Алъяпкычыңа нәрсә яшердең?

– Бөккән һәм ширбәт. Әбием авырый. Шуңа күчтәнәч илтәм, бәлки терелер.

СЛОВА:
урман уртасында – посреди леса
алан – поляна
каршысына чыккан – вышел навстречу
ерткыч –​
хищный (зверь)
бер дәздесь: нисколько​
иртә таңнан – с утра пораньше
ашыгасың – спешишь
алъяпкыч – фартук
яшердең – спрятал

ширбәт – помадка (сладость)
күчтәнәч – гостинец
терелер – выздоровеет

– Әбиең кайда яши?

– Шушы юлдан барырга кирәк. Анда өч биек имән үсә. Әбиемнең өе шул өч имән уртасында. Бәлки син дә беләсеңдер, – дип, кыз барысын да бүрегә сөйләгән.

"Бу кыз бик тәмледер. Менә дигән ризык! Бәлки икесен дә ашап булыр...", - дип уйлаган бүре һәм кызга әйткән:

– Кызыл калфак, бу матур чәчәкләрне күрәсеңме? Кошлар сайравына да колак салмыйсың ахры? Мәктәпкә барасың юк. Табигатьтә ял ит бераз!

Кыз як-ягына күз салган һәм хәйран калган! "Әбиемә бу чәчәкләрне җыям, ул бик сөенер. Әле иртә, өлгерермен!", - дип уйлаган кыз. Шулай ул сукмагын югалткан. Ә бүре әби йортына киткән һәм ишек шакыган.

СЛОВА:
биек – высокий
имән – дуб
Менә дигән ризык! – Отличная еда!
кошлар сайравына – на пение птиц
колак салмыйсың – не прислушиваешься
як-ягына күз салган – огянулась по сторонам
хәйран калган – удивилась
сөенер – обрадуется
әле иртә – ещё рано
ишек шакыган – постучался в дверь

– Кем бар анда?

Оныгың Кызыл калфак. Әби, мин сиңа тәмле бөккән, ширбәт китердем. Ишегеңне ач, – дигән бүре.

Келәгә бас, үзе ачылыр. Хәлем юк, кызым, – дигән әби.

Бүре кергән һәм әбине йоткан. Үзе аның башлыгын, күлмәген кигән дә, ятакка яткан.

Ә Кызыл калфак һаман урманда чәчәк җыйган. Ниһаять, ул әбисе өенә килгән. Ә өйнең ишеге ачык булган. "Ай, ник болай шомлы монда? Гел күңелле була иде".

– Хәерле иртә! – дигән кыз, ләкин беркем җавап бирмәгән. Кыз ятак янына килгән, әбисе шунда ята икән.

– Әби, – дигән Кызыл калфак, – колаклар нигә зур?

– Сине әйбәтрәк ишетер өчен, кызым.

– Әби, күзләрен нигә шундый зур синең?

– Сине әйбәтрәк күрер өчен, кызым.

– Әби, нигә синең кулларың нык зур?

– Сине әйбәтрәк кочаклар өчен, кызым.

– Ә нигә, әби, синең авызың бик зур?

– Сине йотар өчен, кызым!

СЛОВА:
оныгың – (твой/твоя) внук/внучка
келә – крючок
йоткан – проглотил
башлыгын – головной убор; здесь – чепчик
ниһаять – наконец-то
шомлы – тревожно
әйбәтрәк –​ лучше
кочаклар​ өчен –​ чтобы ​обнять
йотар өчен – чтобы проглотить

Бүре шулай дигән һәм кызны йоткан. Аннан ул тагын ятакка менгән һәм йоклаган. Шул вакыт йорт яныннан бер аучы барган. Ул бүренең ямьсез гырылдавын ишеткән. Аучы йортка кергән һәм ятакта бүрене күргән. Ул аны атарга теләгән, ләкин кире уйлаган. "Бәлки бу бүре әбине йоткандыр?", – дигән аучы. Ул бүренең корсагын тишкән. Һәм аннан әби һәм аның оныгы чыканнар.

Кыз бүренең корсагына ташлар салган. Бүре качарга теләгән, ләкин корсагы бик авыр булган. Ул егылган да үлгән.

Әби аучыны Кызыл калфак алып килгән күчтәнәчләр белән сыйлаган.

СЛОВА:
ятакка менгән – забралась на кровать
аучы – охотник
гырылдавын ишеткән – услышал храп
атарга теләгән – хотел застрелить
кире уйлаган – передумал
корсагын тишкән – вспорол живот
ташлар салган – положила камни
качарга теләгән – хотел сбежать
авыр – тяжёлый
сыйлаган – угостил

Вот так звучит известная сказка на татарском языке. С содержанием проблем у вас, наверное, не было? А давайте проверим это и пройдем небольшой тест по тексту и лексике:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Мы продолжим радовать вас интересными текстами, а пока сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG