Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Татар конгрессын Украинадагы сугышка каршы чыгарга чакыра


"Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары Татар конгрессы корылтае делегатларын Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русияне кискен гаепләп чыгарга, Татарстаннан Украинага җибәрелгән "Алга" һәм "Тимер" батальоннарын республикага кире кайтаруларын таләп итәргә чакыра.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары Татар конгрессының VIII корылтае делегатларына ачык хат язган. Алар делегатларны Тарстаннан Украинага каршы сугышырга җибәрелгән "Алга" һәм "Тимер" батальоннарын республикага кире кайтаруларын таләп итәргә, шулай ук Русияне сугыш башлавы өчен кискен гаепләп чыгарга чакыра.

"Русиянең Украинага каршы сугышы вакытында быел Татар конгрессы 30 еллыгын бәйрәм рәвешендә билгеләп үтәргә жыена. Бу бик аяныч хәл. Соңгы елларда Конгресс тулысынча Путинга ялагай, мескен хәлдә калды. Белүебезчә, быел Татар конгрессы корылтае кысаларында узачак фикер алышу мәйданнарында татар теле мәсьәләсе аерым тема буларак күтәрелмәячәк. Украинада барган сугышка карата Русияне кискен гаепләп чыгарга, шулай ук "Алга" һәм "Тимер" батальоннарын Татарстанга кире кайтарырга чакырабыз. Әгәр дә сез Татарстанның дәүләт суверенлыгын, мөстәкыйльлеген, татар теленең хокукларын якларга теләмисез икән - таралышыгыз!" диелгән хатта.

Дөнья татар конгрессының VIII корылтае 30 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Җыенда конгрессның 30 еллыгы да билгеләп үтеләчәк. Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Пленар утырыш Kazan Expo үзәгенең Илһам Шакиров залында узачак. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да көтәләр.

Җыен барышында Милли шура рәисе һәм аның әгъзалары сайланып куелачак. Васил Шәйхразиев сүзләренчә, быел Милли шурага кергән 75 әгъзаның якынча 10-15 кешесе алышыначак. Шулай ук конгрессның низамнамәсенә дә үзгәрешләр кертергә җыенулары турында әйтелде.

Быел дөнья татар конгрессы корылтаена 45 ил вәкилләре чакырылган, делегатлар 35 илдән генә киләчәк. Алар арасында фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары" вәкилләре дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG