Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы корылтаена чит илләрдән килүчеләр кимегән, Донбасстан – арткан


Татар конгрессы җыены алдыннан, архив фотосы
Татар конгрессы җыены алдыннан, архив фотосы

Шәйхразиев моннан сәясәт эзләмәскә чакырды.

Быел дөнья татар конгрессы корылтаена 45 ил вәкилләре чакырылган, делегатлар 35 илдән генә киләчәк. Бу хакта 22 июльдә Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев матбугат очрашуында белдерде.

"Өченче көн генә без 37 илдән делегат киләчәк дидек. Бүген инде 35кә калды. Безгә ике ил делегатлары очкыч билетлары бәяләрен карап, ачуланмагыз, мөмкинлек юк дип әйтте. Монда сәясәт юк, үз илләрендә аларга "бармагыз" дип әйтүчеләр юк, диде ул.

Кайсы илләрнең килүдән баш тартуы турында Милли шура рәисе әйтмәде. Чит илдән делегатларның кимүен Шәйхразиев һава юлларының катлаулануы һәм билет бәяләренең артуы белән бәйләп аңлатты. Татарстан бу чыгымнарны үз өстенә алмый.

"Менә безнең делегат Канададан киләчәк, Америкадан килеп җитә алмый. Элек очкычлар Мәскәүгә турыдан-туры килә иде. Хәзер башка илләр аша очарга кирәк. Очу вакыты һәм шуның белән бәясе дә бермә-бер арта. Делегатлар үз акчаларын түләп килә. Без аларга түләмибез", диде ул.

Шул ук вакытта корылтайга фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары киләчәк, дип сөйләде Милли шура рәисе. Моңа кадәр алар Изге Болгар җыенында, Кузбасста узган Шахтерлар сабантуенда кунак булган.

Шәйхразиев сүзләренә караганда, татар конгрессы корылтае гибрид форматта узачак. Аны онлайн рәвештә һәм ТНВ каналында җанлы эфирда карарга булачак. Чит ил вәкилләре интернет аша турыдан-туры сорау да яудыра алачак диелде.

Дөнья татар конгрессының VIII корылтае 30 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Җыенда конгрессның 30 еллыгы да билгеләп үтеләчәк. Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Очрашу вакытында катнашучылар төрле секцияләрдә эшләр дип көтелә. Пленар утырыш Kazan Expo үзәгенең Илһам Шакиров залында узачак. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр.

Җыен барышында Милли шура рәисе һәм аның әгъзалары сайланып куелачак. Васил Шәйхразиев сүзләренчә, быел Милли шурага кергән 75 әгъзаның якынча 10-15 кешесе алышыначак. Шулай ук конгрессның низамнамәсенә дә үзгәрешләр кертергә җыенулары турында әйтелде.

Шәйхразиев делегатларны билет бәяләре кыйммәт булу аркасында килми дип әйтсә дә, Казанга барудан сәяси сәбәпләр белән дә баш тартучылар бар.

Мәсәлән, Германиядән "Ханым" оешмасыннан берничә кеше Дөнья Татар конгрессы форумына чакырылган булган, ләкин алар бармаска булган. "Бүгенге көндә безнең барыбызның да урыны гаиләләребез, балаларыбыз янында булырга тиеш, андый зур чараларда түгел, дип саныйбыз", дип сөйләде "Ханым" оешмасы лидеры Гөлнур Даутова.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG